Без дус hәм тату яшибез

Күптән түгел генә безнең гаилә «Милли киемле ана hәм балалар» дип исемләнгән фоторәсемнәр конкурсында катнашты. Без дус, тату яшибез hәм күп балалы гаилә булуыбыз белән горурланабыз. Гаиләбезнең терәге hәм таянычы - әтиебез Наилгә - 43 яшь, барыбызны да иркәләп йокыдан уятучы, тәмле ашлар белән сыйлаучы әниебез Рафия Рәфик кызына - 38 яшь. Кадерле, яраткан апам Мәрьямга 17 яшь тулды, ә сөекле сеңелем Алсу 4 яшендә генә әле. Миңа - 10 яшь. Бүген мин Зур Чирекле урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында белем алам. Без мәктәптә татарча укырга hәм язарга, җырларга hәм биергә өйрәнәбез. Мин үземнең гаиләмне, туган авылымны hәм мәктәбемне бик тә яратам.

    Ләйсән ЯГУДИНА, Зур Чирекле авылы.