Татар хатын-кызлары гүзәллеккә омтыла

Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре 17 нче милли китапханәгә чираттагы мастер-класска җыелдылар.

Оешма җитәкчесе Кәримә Алиуллина актив “Ак калфак”лыларны алда торган бурычлар һәм эш планы белән таныштырып үтте. “Бөек Җиңүнең 75 еллык тантанасыннан беребез дә читтә калырга тиеш түгел. Сугыш ачысын, аның газап-михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган милләттәшләребезне онытырга хакыбыз юк. Аларның өйләренә барып, төрле чаралар үткәреп, мөмкин кадәр хөрмәтләргә, күңелләрен күрергә тырышачакбыз”,- диде Кәримә Хамзә кызы.

Танылган психолог Гөлфирә Алиякберова җитәкчелегендә “Татар гаиләсендә хатын-кызның роле” дигән темага “түгәрәк өстәл” артында фикер алышу үтте. Гүзәл затларыбыз, татар хатын-кызлары ирләренә буйсынып, әти-әниләрен олылап яшәргә, балаларга милли тәрбия бирергә тиеш, дигән фикерне җиткерделәр.

Яз җитү белән табигать йокыдан уяна, бар дөнья җанлана, ә хатын-кызлар матурлыкка омтыла башлый. Шул уңайдан танылган косметолог Регина Задиханова гүзәл затларга дөрес итеп бизәнү серләрен чиште. “Дөрес итеп сайланган косметика ханымнарны матурлый да, сәламәтлекләрен дә ныгыта”,- диде Регина Тәльгат кызы. Ә бизәүче-косметолог Гүзәлия Ахмадуллина “Ак калфак”лыларны бизәнү әйберләрен дөрес итеп сайларга өйрәтте. Һәр кеше үзенә туры килгән кремнар, маскалар, иннекләр генә кулланырга тиеш, диде ул.

Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.