Ржевтан алып Венага кадәр

Минем карт бабам Нәбиулла Ярулла улы Мунзафаров 1915 елның 15 июнендә Зур Чирекле авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июль аенда аны фронтка алалар.

    Нәбиулла бабам беренче сугышчан чирканчыкны Калинин өлкәсенең Ржев шәhәре тирәсендә ала. 1943 елның апрелендә фронтның Көнбатыш hәм Калинин юнәлешендәге сугышларда кыюлык hәм тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән өчен, ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

    Ә 1943 елның җәендә карт бабам Ленинград фронтына барып эләгә. Анда явыз дошман зур көчкә ия булып, шәhәрне ныклы блокадада тота. Немецлар барлык юлларга да миналар куеп чыгып, көчле оборонага күчәләр. Шуңа күрә дә куәтле ракета артиллериясе кирәк була. Безнең гаскәрләр артиллерия әзерлеген тәмамлап, фашистларга каршы hөҗүмне башлыйлар. Әмма гитлерчылар Пулков биеклеге тирәсендә каршылык күрсәтәләр. Нәбиулла Мунзафаровның орудие расчеты сугышчылары биредә фашистларны чын геройларча дөмбәслиләр. Совет гаскәрләре немецларның оборонасын өзеп, яңадан-яңа позицияне яулый. Ниhаять, Лениград hәм Волхов фронтларының фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә оборона тулысынча өзелә. Ленинград тирәсендәге сугышларда безнең солдатлар hәм офицерлар тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. «Катюша» командиры, Пушкиноның Кызыл Байраклы 321 нче гвардияле миномет полкының гвардияле өлкән сержанты Н.Я.Мунзафаров «Ленинградны оборонада тоткан өчен» медаленә лаек табыла. 

    1944 елда минем карт бабам Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Эстония, Латвия hәм Литва җирләрен гитлерчы илбасарлардан азат итүдә катнаша. Ә Венгрия, Австрия белән Чехословакияне ул өченче Украина фронты составында азат итә. Вена тирәсендә барган каты бeрелешләр вакытында, батырлык үрнәге күрсәтеп, III нче дәрәҗәле Дан ордены hәм «Венаны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Нәбиулла бабам Бөек Җиңү көнен Чехословакия территориясендә каршылый.

    Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән карт бабама, барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә hәм сугыш чоры балаларына рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Аларның батырлыкларын онытмыйбыз, күңелебез түрендә саклыйбыз!

    Нәбиулла Ярулла улы Мунзафаровның оныкчыгы - Зур Чирекле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алсу МУНЗАФАРОВА.