Засвияжьеда Ислам мәдәният үзәге ачылды

Засвияжье районында яшәүче мөселман кардәшләребез тормышында зур вакыйга булды - Московское шоссе 75 нче йорт адресы буенча («Автовокзал» тукталышы») Ислам мәдәният үзәге ачылды. Иллегә якын дин кардәшебез өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагында эшләячәк әлеге үзәктә җыелып беренче тапкыр җомга намазын укыдылар.

    Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте hәм татар милли-мәдәни автономиясенең район советы җитәкчеләре милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән Засвияжьеда намаз уку бүлмәсе булдыру өчен бина бирүне сорап шәhәр хакимиятенә берничe мәртәбә хат юлладылар. Шәhәр башлыгы Сергей Панчин 1 февральдә «Строитель» культура йортында узган Татар теле hәм мәдәнияте көнендә чыгыш ясап, бу мәсьәләне тиз арада уңай хәл итәргә ышандырган иде. Һәм ул халыкка биргән вәгъдәсен үтәп, 18 февральдә 270 квадрат метр мәйданы булган бинаны аренда өчен түләтмәү шарты белән татар автономиясе карамагына тапшыру турында карарга кул куйды. Хәзер бу бинада Засвияжье районы мөселманнарының мәхәлләсе hәм татар мохтариятенең җирле бүлекчәcе урнашачак. Мөфтият карары нигезендә, мәхәлләнең имам-хатыйбы итеп Дамир хәзрәт Сатдинов билгеләнде. Ә мөәзин hәм азанчы вазыйфаларын Гакыйль ага Гатауллов башкара. Мәхәллә рәисе вазыйфалары Шәфикъ Иматдиновка йөкләнелде.

    Яңа гына ачылган Ислам мәдәният үзәгенә җомга намазына берничә дистә мөселман кардәшебез җыелган иде. Сәҗдә кылу өчен сафка басучылар арасында яшьләрнең дә шактый булуы аеруча сөендерде. Мәхәлләнең имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Сатдинов бинаны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә бүгенге очрашуны оештыруда безгә спортның олимпиянеке булмаган милли төрләре буенча ассоциациясе башкарма директоры Сергей Лукьянов бик нык булышты, аңа да чиксез рәхмәтлебез, диде ул. Сергей Лукьянов үзенең чыгышында мәхәллә эшчәнлегендә уңышлар теләде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ата-бабаларыбыздан мирас булып күчкән традицион исламны күз карасыдай сакларга, перепись вакытында бердәм булырга өндәде. Биредә татар телен өйрәнү буенча курслар, яшьләр hәм хатын-кызлар өчен милли түгәрәкләр оештыру бик тә урынлы булыр иде, диде ул. Засвияжье районында яшәүче дин кардәшләребезнең олы шатлык-сөенечен өлкә мөcелманнарының мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин да уртаклашты. Ул әлеге мәхәлләне булдыру ниятендә бик күп көч hәм тырышлык куйган өчен җирле автономия җитәкчесе Шәфикъ Иматдиновка рәхмәтләрен җиткерде. Бу үзәк дин кардәшләребезне берләштерү, традицион исламны җәелдерү, татар телен куллану юнәлешендә тырышып эшләр дип ышанабыз, диде Илдар хаҗи.

    Коръәннең «Ясин» сүрәсен яңгыратып, ана телебезне саклау, милли тарихыбызны белү кирәклеге турында вәгазь тыңлаганнан соң, мөселман кардәшләребез җомга намазын укыдылар. Аннары аларны hәммәсен дә милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны көтә иде.

    И.ХАСИБОВ.