Хатын-кызны саклау кирәк - аннан тормыш башлана

8 март бәйрәме уңаеннан Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан «1 нче мәхәллә» мәчетендә чәй табыны артында очрашу узды. Татар автономиясенең район советы hәм «Ак калфак» оешмасы тырышлыгы белән үткәрелгән мәҗлестә Татарстанның Буа hәм Чүпрәле районнары вәкилләре дә катнашты.

    Күркәм бәйрәм алдыннан гүзәл затлар арасында милли ризыклар әзерләү, Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку hәм мөнәҗәтләр әйтү буенча бәйге игълан ителгән иде. Мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов шушы мәртәбәле конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Эшкә оста, сүзгә кыска Гөлнара ханым, Флера ханым, Дания Хаертдинова hәм Зәкия Хайруллова татар халык ашларын иң тәмле пешерүчеләр итеп танылдылар. Ә Фатыйма ханым, Флера ханым, Тәнзилә ханым, Гөлия ханым hәм Гөлчәчәк абыстай Коръән сүрәләрен калебләргә үтеп керерлек, күңелләрне йомшартырлык итеп укыдылар hәм моңлы итеп мөнәҗәтләр дә әйттеләр.

    Мәҗлес кунакларын ямьле язның беренче бәйрәме белән Ульяновск өлкәсенең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе директорлар советы рәисе Руслан Гайнетдинов тәбрикләде.

    - Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйhиссәлам үзенең хәдисендә, җәннәт - аналарның аяк астында, дип әйткән. Рәсүлебезнең шушы сүзләрен исебездә тотып, безне тәрбияләп үстергән газиз әниләребезне елына бер көн - 8 мартта гына түгел, ә даими рәвештә, гомеребез буе кадерләргә, хөрмәтләргә тырышсак иде,- диде Руслан Шәвкәт улы.

    Ә Заволжье район администрациясе башлыгы урынбасары Наталья Александрова район татар автономиясе белән «Ак калфак» оешмасының hәрвакыт активлык күрсәтүләре, барлык чараларда да бик теләп катнашулары турында сокланып сөйләде. Ул районның социаль-экономик, мәдәни үсешенә, төрле милләтләр hәм диннәр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

    «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова да җирле автономия белән хатын-кызлар оешмасының аңлашып, кулга-кул тотышып нәтиҗәле эшләүләрен, дөньяви hәм дини чараларны бергәләп югары дәрәҗәдә үткәрүләрен үрнәк итеп күрсәтте. Ә өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина Заволжье районы гүзәл затларын биш ел дәвамында уңышлы гына әйдәп барган Гөлшат Шарафутдиновага Рәхмәт хаты тапшырды hәм очрашуда катнашучыларны район оешмасының яңа рәисе белән таныштырды. Ул шушы җаваплы эшкә алынган Эльвира Хуснутдиновага тантаналы рәвештә чигүле калфак кидерде.

    Догалы мәҗлесне «1 нче мәхәллә» мәчете мөгаллимәләре Айсылу абыстай белән Гөлчәчәк абыстай искиткеч матур алып бардылар. Алар Ислам динендә хатын-кызларның урыны hәм роле, аналарга йөкләнгән бурыч hәм вазыйфалар турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр hәм Коръәни-Кәримнән аятьләр яңгыраттылар.

    Гүзәл затларыбыз «Ак калфак»лылар әзерләгән татар халык ашлары белән сыйландылар hәм күтәренке кәеф, бәйрәм рухы, онытылмас тәэсирләр бүләк иткән өчен очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юлладылар.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.