«Очрашкан саен сез дусларым белән, якты хисләр кала өстәлеп»

Димитровград шәhәренең «Восход» культура йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. «Очрашкан саен сез дусларым белән, якты хисләр кала өстәлеп» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә легендар шагыйрь hәм рәссам, «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланган иде.

    Бәйрәм кунаклары мәдәният йорты фойесында үзеннән соң якты эз, бай рухи мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровның кулъязмалары, китаплары hәм рәсемнәре күргәзмәсе белән таныштылар. Анда танылган иҗат әhеленең Казан, Ульяновск, Самара шәhәрләрендә басылган сигез китабы hәм каләмен тешләре арасына кыстырып ясаган утыз рәсеме урын алган иде. Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы мәктәп укучылары сынауларга hич тә бирешмәгән Гакыйль аганың тормыш юлы хакында тагын бер тапкыр искә төшереп үттеләр. Мәләкәс төбәге татарлары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Кандалый, С.Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты Гакыйль Сәгыйровны онытмыйлар, аның иҗатын үз итәләр, чын ихластан яраталар.

    Татар теле hәм мәдәнияте көнендә катнашучыларны беренче булып шәhәр хакимияте вәкиле Наталья Сандрюкова сәламләде. Ул ил күләмендә танылган якташыбызның рухи hәм әдәби мирасын күз карасыдай сакларга, аның иҗатын башка милләт вәкилләренә, аеруча да балаларга hәм яшьләргә җиткерергә өндәде. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Гакыйль Сәгыйровның кызыклы әңгәмәдәш, hәр нәрсәгә дә үз карашын hәм төпле фикерен белдергән күпкырлы талант иясе булуын искә алып үтте.

    - Безнең өлкә татар автономиясе Гакыйль Сәгыйров иҗатын пропагандалау, яшь буынга җиткерү максатында төрле чаралар оештыра. 2018 елда «Өмет» газетасы редакциясе белән берлектә  аның моңа кадәр әле беркайда да басылмаган шигырьләрен, хикәяләрен hәм рәсемнәрен туплап, саллы гына китап чыгару бәхетенә ирештек. Ә шушы көннәрдә генә Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы татар мәктәбендә «Гакыйль Сәгыйров укулары» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы балалар катнашты,- диде автономия җитәкчесе.

    Рамис Сафин Гакыйль аганы соңгы көненә кадәр кадерләп тәрбияләгән бертуган энесе Наил абый белән Халидә апага рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләк тә тапшырды.

    Профессор, техник фәннәр кандидаты, шәhәр татар автономиясе рәисе урынбасары Хайдәр Галиуллин Гакыйль аганың озак еллар дәвамында нәкъ менә Димитровград шәhәрендә яшәп иҗат итүе белән чиксез горурлануы хакында сөйләде. Гакыйль Шәрифулла улы Казан язучылары белән аралашып яшәде, безгә дә алар белән якыннан танышырга насыйп итте, диде ул.

    Әдәби-музыкаль кичәнең концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Сәхнә йолдызлары - Разия Бильданова, Ринат Агаев, Алсу Альметова, Рафаэль Мустафин, Гакыйль hәм Рәйсә Шакуровлар, Римма Афандеева, Суфия Зайнуллина, Сәлмән Снагатуллин, Равил Шәфигуллин, Миләүшә Халитова hәм Вил Идрисов Гакыйль Сәгыйровның hәркемне уйландырырлык шигырьләрен, аның cүзләренә иҗат иткән җырларны яңгыраттылар.

    Рузия ХӘЛИМОВА.