Тәвәккәл элемтәче hәм төбәкче

Бөтен гомерен туган авылы Зөя Башына, аның тарихын өйрәнүгә, күренекле шәхесләрен барлауга багышлаган тынгысыз, ярсу йөрәкле Абдулхай Али улы Урмеевны бүген дә күпләр хәтерли, мактау hәм рәхмәт сүзләре белән искә ала.

    Бөек Ватан сугышының утлы вә тузанлы юллары аша узган Абдулхай Али улы Урмеевка язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татырга туры килә. 18 яше тулгач ук үзен фронтка алалар. Сталинград сугышына барып эләгә, Курск дугасында фашистларны дөмбәсли, бик күп газаплар күргән Белоруссияне немец гаскәрләреннән азат итүдә катнаша. Аннары Пруссия hәм Польша халкына җиңү шатлыгы бүләк итеп, Германия җиренә аяк басу бәхетенә ирешә. Тәвәккәл, курку белмәс элемтәче егет, чын батырлык hәм геройлык үрнәкләре күрсәтеп, «Сталинград оборонасы өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» дип аталган медальләр hәм «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнә.

    ...Польшаның Черск шәhәренә якынлашканда, каты сугышка әзерләнү максаты белән радистлар ашыгыч рәвештә станцияне урнаштыра башлый. Көтмәгәндә-уйламаганда, немец бомбардировщиклары пәйда була. Машинаны коткарып калуы мөмкин түгел инде. Кешеләр окопка сикерәләр. Фашистлар бомбага тотуны төгәлләп, үз якларына киткәннән соң, дежурда торучы Лариса Кликовнинаның расчетта булмавы ачыклана. Солдатлар станция белән бергә шартлаткан машина янында аның үле гәүдәсен табып алалар. Ул бик тә әйбәт кыз буларак исемдә калды, сугышка кадәр мәктәптә балалар укыткан, әнисе Киров шәhәрендә яши, дип хатирәләре белән бүлешкән иде фронтовик.

    Абдулхай Али улы 1945 елның апрель аенда безнең гаскәрләрнең Одер елгасы буенда Берлинны штурм белән алуга ныклап әзерләнүләре турында да мавыктыргыч итеп сөйләгән иде.

    Безнең авиациянең көчле прожекторлар яктысында фашистларны бомбага тота башлавына hәм «Катюша»ларның ут яудыруга керешүенә немецларның тәмам хәйран калулары турында бик күп китапларда язылган. Абдулхай Урмеевка бу мәхшәрне үз күзләре белән күрергә туры килә. Аларның станциясе Одер буе плацдармын алуда катнашучы 121 нче бронетанк корпусына хезмәт күрсәтә. Ул радио элемтәсен тотрыклы рәвештә тәэмин итү өчен аппарат янында еш кына 36 сәгать буе дежурда тора.

    Берлинны алыр алдыннан Одер буе җирендәге каты бәрелеш соңгысы була. Радист Урмеев hәм аның cугышчан иптәшләре Германияне капитуляцияләү турында хәбәрне нәкъ шунда ишетәләр дә инде hәм безнең союзниклар - америкалылар белән бергә моңа чиксез шатланалар.

    Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Абдулхай Али улы Горький хәрби округында почтаның хәрби экспедициясе начальнигы булып хезмәт итә. Аннары Саратов тирәсендә урнашкан артиллерия полкына радист итеп күчерәләр. Туган якларына Урмеев бары тик 1947 елның җәендә генә кайтып төшә.

    Сугыштан соңгы авыр, катлаулы елларда ул тормышта үз урынын табып матур гына яши башлый. Кешелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән булуы белән аерылып тора. 25 ел дәвамында фабрика клубына уңышлы гына җитәкчелек итеп, авылдашлары күңелендә якты истәлекләр, үзеннән соң тирән эз калдыра. Яшь буын вәкилләре туган ягыбыз тарихын белсен, күренекле шәхесләр белән горурланып үссен, сәүдәгәр Акчуриннарның рухи мирасы еллар узу белән югалмасын, саклансын өчен, бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, бистәдә музей оештыра, аны экспонатлар белән тулыландыра hәм өлкә күләмендә иң яхшы, үрнәк булырлык музейханә дәрәҗәсенә күтәрә.

    Узган гасырның җитмешенче еллары башында ул клубта Сугышчан дан почмагы булдыра. Кыска гына вакыт эчендә биредә бик кыйммәтле материаллар туплана, шуңа күрә ул Идел буеның мәдәни урыннары региональ каталогына кертелә. 1974 елда Зөя Башы постау фабрикасының 125 еллыгы уңаеннан Ульяновск телевидениесе Абдулхай Али улы ярдәмендә фабрика hәм бистәнең күркәм традицияләре турында фильм төшерә. Шулай ук краевед Урмеев материалларына таянып, «Господа Акчурины» дип аталган китап басылып чыга.

    Абдулхай Али улы озак еллар дәвамында Татарстан hәм Идел буе төбәкчеләре белән хатлар алыша, Ульяновск hәм Казан архивларында айлар буе утыра. Аның фидакарь тырышлыгы музей экспозицияләрендә чагылыш таба. Татар халкы hәм бистә тарихына кагылышлы 400гә якын ядкарь, берничә мең фоторәсем туплана.

    Кеше китә, эзе кала, диләр. Якташлары, милләттәшләребез Бөек Ватан сугышы hәм хезмәт ветераны Абдулхай Али улы Урмеевның игелекле hәм изгелекле эш-гамәлләрен онытмыйлар. Ул алны-ялны белмичә, вакыты белән исәпләшмичә, сәламәтлеген кызганмыйча җыйган кыйммәтле экспонатлар бүген Зөя Башы урта мәктәбе музеенда ядкарь булып, кадерләп саклана. Әлеге музейны олы йөрәкле, саф күңелле, йөзендә иман нуры балкыган Абдулхай ага Урмеев булдырган иде, рәхмәт аңа, диләр авылдашлары горурлык хисе белән.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.