Халыкка якын депутат

Күренекле татар хатыны - Ульяновск шәhәр Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы hәм актив җәмәгать эшлеклесе Алсу Фәрит кызы Айзатуллина ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел булуы белән халыкның олы хөрмәтен казанып, игелекле эшләре өчен сайлаучыларыннан рәхмәт сүзләре ишетеп яши.

    Тормыш юлында фәкать үз тырышлыгы hәм көче белән югары үрләр яулаган, олы данга ирешеп тә, милләте hәм диненнән, газиз ана теленнән беркайчан да читләшмәгән, зур сәхнәләрдә hәрвакытта да үзебезчә чыгыш ясаучы Алсу Фәрит кызының нәсел тамырлары күрше Татарстанның Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылына барып тоташа. Ул шушы авылда якты дөньяга аваз салып, өч яшенә кадәр ягымлы әбисенең бишек җырларын тыңлап, яңа гына аерткан тәмле каймак белән сыйланып, милли hәм дини-рухи тәрбия алып үсә. Аннары әтисе Фәрит абый белән әнисе Рәйсә апа ике балаларын үзләренә ияртәләр дә, бәхет эзләп, Ульяновскига күченеп киләләр. Көне-төне тир түгеп, гади хезмәт белән көн күргән Айзатуллиннар кызлары Алсу белән уллары Илдусны да кече яшьтән үк эшкә, тәүфыйклы, иманлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Һәрвакытта да үз алдына олы максатлар куючы, сынатмаска, авырлыклар алдында югалып калмаска күнеккән hәм гаҗәеп тәвәккәл Алсу шәhәребезнең “Юность” паркы янында урнашкан 29 нчы урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, өлгергәнлек аттестатын Мәскәүнең Плеханов исемендәге халык хуҗалыгы институтына илтеп тапшыра. Алтын медаль иясе буларак нибары бер имтихан гына биреп, шушы данлыклы, дөнья күләмендә танылган вузның җәмәгать туклануы технологиясе факультетына укырга керү бәхетенә ирешә. Алты ел дәвамында тырышып белем алып, инженер-технолог hөнәрен үзләштергәннән соң, яшь белгеч, әлбәттә инде, Ульяновскига, әти-әнисе янына әйләнеп кайта. Мөстәкыйль хезмәт юлын ул “Автозапчасть” заводының җәмәгать туклануы комбинатында башлап җибәрә. Аннары 2 нче санлы hөнәри-техник училище hәм 52 нче урта мәктәп ашханәләрендә производство мөдире булып эшли. Ә 2004 елда булдыклы, оештыру сәләтенә ия милләттәшебезне Засвияжье районының мәктәп туклануы комбинаты җитәкчесе итеп билгелиләр. Алсу Фәрит кызына шулай ук Засвияжье hәм Тимерьюл районнары белем бирү учреждениеләрен тукландыручы “Симбирский школьник” комбинаты директоры вазыйфаларын да башкарырга туры килә. Ә хәзер ул Ульяновск гражданлык авиациясе институтының җәмәгать туклануы системасын уңышлы гына әйдәп бара.

    2013 елда шәhәребезнең Ерак Засвияжье районы халкы теләсә нинди эшне дә җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп башкаручы, власть органнары белән hәрвакыт уртак тел таба белүче, гади кеше мәнфәгатьләрен беренче урынга куючы Алсу Фәрит кызын шәhәр Думасы депутаты итеп сайлыйлар. Хәзер инде ул өлкә үзәге парламентының бюджет hәм экономик сәясәт буенча комитеты рәисе вазыйфаларын да үти.

    Актив депутат буларак аның соңгы елларда башкарган эшләренең нәтиҗәләре, чынлап та, күзгә күренерлек. Өлкә Губернаторы Сергей Морозов ярдәменә таянып, “Халык бюджеты” дип исемләнгән махсус программа нигезендә, “Строитель” мәдәният йорты яңартылган. Тиздән “УАЗ” культура йортында да капиталь ремонт эшләре тәмамланачак икән. Айзатуллина округында урнашкан барлык мәктәпләр hәм балалар бакчалары биналарында да пластик тәрәзәләр куйганнар, шулай ук күбесендә түбәләрен алмаштыру, актлар залын ремонтлау чарасын күргәннәр. 37 нче санлы мәктәп бинасын капиталь ремонт көтә, ул тулысынча яңартылачак, ә 33 нче гимназия йортында заманча спорт мәйданчыгы булдыру мәсьәләсен уңай хәл иттек, бу максатта бюджеттан 3 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, ди Алсу ханым. Соңгы дүрт ел эчендә депутат булышлыгы белән 33 торак йорт территориясенә яңа асфальт юл җәелгән, дистәгә якын йорт капиталь ремонтланган, шулай ук районда 22 балалар мәйданчыгы hәм 4 спорт мәйданчыгы калкып чыккан. Дүрт ел элек Алсу Фәрит кызына зур ышаныч белдергән сайлаучылар боларны барысын да, ягъни үз йортларындагы уңай якка үзгәрешләрне күрәләр, югары бәялиләр hәм халыкка якын булган депутатка олы рәхмәт сүзләре әйтәләр. 

    Алсу Фәрит кызы күңеле вә җаны кушуынча хәйриячелек (благотворительность) белән дә бик теләп шөгыльләнә. Мәсәлән, узган елда өлкә Губернаторы инициативасы белән үткәрелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” социаль акциясе кысаларында 130 гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларны букчалар hәм мәктәп кирәк-яраклары белән сөендергән. Ә Яңа ел бәйрәме алдыннан мохтаҗлыкта көн күрүче 100 балага татлы күчтәнәчләрен илтеп тапшырган. Шулай ук ветераннарга, авыр тормыш ситуациясенә элeккән кешеләргә дә ярдәм кулы суза. Ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире борып чыгарганым юк әле, чөнки алай эшләргә вөҗданым hәм намусым кушмый, hәркайсына ничек тә булса булышырга тырышам, төпле киңәшләр бирәм, дөрес юлны күрсәтәм, юристлар hәм башка төрле белгечләр белән очраштырам, ди депутат.

    Милли җанлы, иманлы Алсу Фәрит кызы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм мохтариятнең Засвияжье район бүлекчәсе, өлкә мөселман хатын-кызлар союзы белән тыгыз элемтәдә тора. Ул милли hәм дини чараларда катнашу белән генә чикләнмичә, аларны оештыруга үзенең хәләл малыннан зур өлеш тә кертә. Хәзер “Строитель” культура йортында Татар теле hәм мәдәнияте көннәре, “Молодежный” паркында Сабантуй бәйрәме ел саен аның саллы ярдәме белән югары дәрәҗәдә үтә. Милләтебез язмышы турында кайгырып яшәүче депутат Засвияжье районы татарларын елына берничә тапкыр автобус белән Шәhри Болгарга экскурсиягә алып бара. Соңгы елларда изге җирләребез танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде, шуңа да барасы гына килеп тора, аннан күңелләр сафланып, чистарып кайта сыман, ди депутат.

    Бөтен гомерен халыкка тугрылыклы хезмәткә багышлаган үрнәк татар хатынының шәхси тормышы, гаиләсе дә сокланырлык. Яшьли яратышып кушылган тормыш иптәше Ирфан Халиулла улы белән менә 38 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Аларның гаиләдә халкыбызның барлык милли hәм дини традицияләрен, гореф-гадәтләрен hәм йолаларын хөрмәт итеп яшәүләре, җиренә җиткереп үтәүләре дә күпләр өчен үрнәк булырлык. Уллары Шамилне дә шушы рухта тәрбияләп үстергәннәр. Ул башкалабыз Мәскәүдә Россия Хөкүмәте каршындагы финанс институтны тәмамлаган, хәзер Югары экономика мәктәбендә магистратурада белем ала. Тырыш егет спорт белән җитди рәвештә мавыга - зур теннис буенча спорт мастерына кандидат. Улыбыз укуын тәмамлап, Ульяновскига кайтып урнашырга хыяллана, ди бәхетле ана.

    - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан барлык гүзәл затларыбызга, ханымнарга hәм туташларга, әниләргә hәм әбиләргә исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, бәхет телим, алар бәхетле булып яшәргә хаклы, моңа тулысынча лаек. Шулай ук көчле затларыбыз – үзләренең яраткан ирләре өчен бу катлаулы тормышта төп терәк hәм таяныч, ышаныч булырга тырышсыннар иде. Ил-көннәребезгә тотрыклылык, иминлек насыйп итсен, сугышлар бүтән беркайчан да булмасын. Төн йокыларын калдырып, күкрәк сөтен имезеп үстергән газиз аналар бала хәсрәте күрмәсеннәр, уллары hәм кызлары, балдан татлы онык-оныкчыклары аларны бары тик уңышлары белән генә шатландырсыннар. Шулай ук яшь буын вәкилләренең динебезне онытмауларын, йолаларыбызны үтәп яшәргә тырышуларын бик тә телим, халкыбызның киләчәге алар кулында бит,- диде Алсу Фәрит кызы.

    Исхак ХӘЛИМОВ.