Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне 8 март бәйрәме белән тәбрик итәм. Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.

Безнең яшәешебезне, тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз бизи. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталык – җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.

Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар  телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев