Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан төбәгебездә яшәүче татарларга мөрәҗәгате

Кадерле милләттәшләребез,  хөрмәтле дин кардәшләребез!

    Берләшкән милләтләр оешмасы тәкъдимнәренә hәм халыкара стандартларга  туры китереп безнең илдә hәр ун ел саен диярлек халык санын исәпкә алу, ягъни перепись үткәрелә. Ул быел октябрь аенда узачак.  Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре экономика, оборона, демография сәясәте өлкәсендә hәм шулай ук төрле милләтләргә этномәдәни ярдәм күрсәтү турында карарлар кабул итү өчен нигез булып тора.

    Кызганычка каршы, гомумроссия халык санын исәпкә алуны оештыручыларда бүген яшәп килүче милләтләрне төрле төркемнәргә бүлгәләү омтылышы сизелә. Алар бу эшне оештыру белән махсус рәвештә шөгыльләнмәсәләр дә, аның шул юнәлештә баруын хуплыйлар. Кайбер галимнәр раславынча, татарлар территориаль hәм дини, ягъни конфессиональ принциплар буенча бүленә. Себердә яшәүче руслар рус булып кала, шул ук вакытта анда көн күрүче татарлар яңа милләт вәкилләре - cебер татарлары булып санала. Шул рәвешле әcтерхан, бараба, типтәр hәм башка җирлек татарлары барлыкка килә. Һәм андый татарлар берничә дистә төркемгә бүленә.

    Ислам динен кабул иткән рус кешесе рус булып кала. Ә христиан диненә күчкән татар - ул инде яңа милләт кешесе, аны керәшен, нагайбәк дип йөртәләр.

    Шуны исебездә тотарга, онытмаска, хәтеребездә сакларга тиешбез: Сахалиннан алып Калининградка кадәр, Мурманскидан алып илебезнең көньяк чикләренә кадәр яшәүче  барлык татарлар, кайсы төбәктә көн күрүенә hәм кайсы динне тотуына карамастан, туган илебез Россиянең төп халкы булып тора hәм бердәм татар милләтен барлыкка китерә.

      Россия Федерациясе Конституциясе (26 нчы статья) hәр кешегә үзенең кайсы милләттән булуын билгеләү hәм күрсәтү хокукы бирә. Безнең hәркайсыбыз үзен теге яки бу милләт вәкиле итеп исәпли. Традиция буенча, анкета тутыручылар үзләренең кайсы милләттән булуларын әти-әниләренең милләтен күздә тотып билгелиләр. Бүген Ульяновск өлкәсендә яшәүче барлык татарларның да ата-аналары, аларның әби-бабалары да үзләрен татар итеп санаган. Шуңа күрә халык санын алганда үзебезнең тамырларыбызга тугрылыклы булып калыйк hәм ышанычлы итеп татарлар булып язылыйк.

    Безнең горурланырлык нәрсәләребез бар. Танылган татар җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз  Закир Кадыйри 1913 елда болай дип яза: «Без дәүләтне барлыкка китерүче рус халкы белән күп гасырлар дәвамында дус, тату hәм килешеп яшәдек. Бөек рус дәүләтен булдыру өчен бергәләп бик күп көч куйдык hәм зур эшләр башкардык».

    2020 елда халык санын исәпкә алганда безнең төбәктә мәгариф органнары эшчәнлеге аеруча борчылу тудыра. Бик күп мәктәпләрдә, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда авырлыклар килеп чыгуга сылтап, татар, чуваш, мордва hәм башка милләттән булган укучыларга анкеталар hәм гаризаларда ана теле итеп рус телен сайларга тәкъдим итәләр. Менә шушы тәкъдимне истә тотып, бик күп укучыларның кайсы милләттән булуларын дөрес итеп язмау куркынычы бар.

    Узган елларда да, бүген дә халык санын исәпкә алуга әзерләнү hәм аны үткәрү чорында үзләрен болгар  милләтеннән дип санаучылар барлык татарларны да болгар булып язылырга өндиләр. Монда шуны әйтергә кирәк, без болгар тарихын һәм аның күп гасырлык бай мәдәниятен  белергә тиешбез, ләкин бүген безнең бүлгәләнергә, таркалырга һич кенә дә хакыбыз юк! Гасырлар буе татар булып яшәгән һәм татар булып бакыйлыкка күчкән  әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең рухына һич кенә дә хилафлык кылырга ярамый. Нинди генә авыр чорлар һәм катлаулы еллар булса да, алар безгә телебезне, динебезне һәм мең еллык әдәбиятебезне, мәдәниятебезне саклап калганнар. Бу турыда бала-оныкларыгызга, дусларыгызга да җиткерсәгез иде. Бу эштә безнең мәчет имамнары, дин әһелләре дә читтә калмасын иде, мәчетләрдә, халык белән очрашканда  һәм мәҗлесләрдә вәгазь сөйләгәндә бердәм һәм бүленмәс татар милләте турында әйтсәгез иде.

          Халык санын исәпкә алу татар халкының бердәмлеген көчәйтүгә, милли үзаңын үстерүгә хезмәт итәргә тиеш. Узган елларда татарлар халык саны буенча Ульяновск өләксендә генә түгел, Россиядә дә икенче урында булган икән, без моны саклап калырга тиешбез. Халык санын исәпкә алуда актив катнашу - безнең гражданнар буларак өлгергәнлегебез күрсәткече ул. Безгә барыбызга да дәүләт тарафыннан үткәрелгән халык санын исәпкә алуда катнашырга кирәк. Ә анкетаның кайсы милләттән булу турында графасында, hич тә икеләнмичә, үзебезне Татар дип күрсәтик.