Ана теле укытучыларының төбәкара форумы

21 февральдә - Халыкара ана теле көнендә Ульяновскиның балалар hәм яшьләр иҗаты йортында ана теле hәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды. Анда өлкә мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар hәм киләчәккә планнар кордылар.

    Форум фойеда укытучылар hәм укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә әзерләнгән күргәзмәләр hәм мастер-классларны, милли сәнгать коллективларының чыгышын карау белән башланып китте. Биредә Павловка районы Татар Шмалагы мәктәбе балалары татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә алган тирән белемнәрен презентация рәвешендә тәкъдим иттеләр. Ә Чардаклы районы Абдулла авылы мәктәбе hәм Ульяновск шәhәренең 64 нче санлы мәктәбе укучылары милли кул эшләре күргәзмәсе әзерләп килгән иде. Алар янына утырып кулъяулык чигүчеләр дә, калфак тегүчеләр дә булды. Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамбле hәм Ульяновскиның 2 нче санлы балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче “Булгар” халык ансамбле чыгышын да мөгаллимәләр яратып кабул итте.

    Пленар утырышны өлкәнең мәгариф hәм фән министры урынбасары Ирина Киселева ачып җибәрде. Ул өлкә Губернаторы Сергей Морозовның ана теле укытучыларына фидакарь hәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    - Ульяновск өлкәсе – күпмилләтле регион. Мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләрен өйрәнү өчен шартлар тудыру төрле милләт вәкилләре арасында татулыкны ныгыту мөмкинлеге бирә. 2019 елда төбәгебездә игълан ителгән Милли бердәмлек елы кысаларында Ульяновск өлкәсе Татарстан, Чувашия hәм Мордовия республикалары белән дүрт яклы килешү төзеде. Бу документ ана теле укытучыларының эшен күпкә активлаштырырга ярдәм итәчәк,- диде министр урынбасары.

    Ирина Киселева ана телен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче педагогларга бүләкләр дә тапшырды. Өлкә Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында Барыш районы Калда авылы урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Эльза Хуснутдинова да бар иде.

    Ульяновск шәhәр Думасы рәисе Илья Ножечкин да ана теле укытучыларының тырышлыгын югары бәяләде.

    - Дәүләт тарафыннан тиешле мөмкинлекләр тудырылса да, телне өйрәнү өчен, беренче чиратта, педагоглар, үз эшенең чын осталары кирәк. Сез барыгыз да бик мөhим, бәяләп бетергесез зур эш башкарасыз. Шулай ук ана теле укытучыларына hәрьяклап ярдeм күрсәтүче милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтәсем килә,- диде ул.

    Илья Ножечкин танылган мөгаллимәләрне - Ульяновскиның 44 нче санлы гимназиясе татар теле түгәрәге җитәкчесе Әлфия Абутдинова hәм Карсун районы Нугай иле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Равия Юсупованы “Бердәм Россия” сәяси партиясе региональ бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

    Ульяновск өлкәсенең Мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев белдерүенчә, “Иң яхшы ана теле кабинеты” төбәк конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укытучысы Нәсиха Ягудина “Иң яхшы татар теле кабинеты җитәкчесе” исеменә лаек табылды. Ә дәрәҗәле икенче урын Ульяновск шәhәренең 69 нчы санлы мәктәбе мөгаллимәсе Илсөяр Тухфатулловага бирелде.

    Мәртәбәле форумда Татарстанның Мәгариф үсеше институты проректоры Гөлнара Сагеева катнашты. Ул үзенең чыгышында  соңгы елларда татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашучы балалар санының кими баруы турында борчылып сөйләде. Моның сәбәбе билгеле – мәктәпләрдә ана телен өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны сизелерлек дәрәҗәдә азайды, диде ул.

    Россия Федерациясе халыкларының ана телләре үсеше институты баш белгече, филология фәннәре докторы Дмитрий Савинов, төбәкләрдә ана теле укытучыларының белемен, ягъни квалификациясен күтәрү максатында, тел белгечләре әзерләү курсларын яңартып җибәрергә тәкъдим итте.

    Хәзер инде традициягә кергән форум педагогларның тәҗрибә уртаклашуы hәм фикер алышуы белән тәмамланды.

         Рузия ХӘЛИМОВА.