Яңартылган «Строитель»дә татар кичәсе

Засвияжье районының капиталь ремонттан соң яңа гына ачылган «Строитель» культура йортында Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Район татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган милли бәйрәмдә күрше Татарстанның Чүпрәле районы сәнгать осталары  катнашты.

    Шәhәребезнең төрле районнарыннан җыелган милләттәшләребез концерт башланыр алдыннан фойеда популяр язучы Зифа Кадырова белән рәхәтләнеп аралаштылар, чират торып аның китапларын сатып алдылар, шулай ук данлыклы спортчы Фәнис Заббаровның милли татар көрәше буенча мастер-классын карадылар.

    Өч йөз урынга исәпләнгән тамаша залын шыгрым тутырып килгән халыкны беренче булып Засвияжье районы татарларының лидеры Шәфикъ Иматдинов сәламләде. Ул автономия эшчәнлегенә hәрьяклап булышлык күрсәтүләре өчен өлкә hәм шәhәр җитәкчеләренә рәхмәтләрен юллады. Бүген бездә «Туган як» татар ансамбле эшләп килә, ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле hәм мәдәнияте көне үткәрелә, дистәгә якын мәктәптә ана теле факультативлар hәм түгәрәкләрдә өйрәнелә, диде ул. Ә Ульяновск шәhәре башлыгы Сергей Панчин татар халкының власть органнарына рәхмәтле булуы, барлык мөhим эшләрдә дә активлык күрсәтүе турында сокланып сөйләде. Бүген без Засвияжьеда ислам мәдәният үзәге ачып җибәрү өчен 270 квадрат метр мәйданы булган бинаны региональ диния нәзарәте белән район татар автономиясе карамагына тапшыру хакында килештек, анда телне, мәдәниятне hәм динне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак, диде Сергей Панчин. Шәhәр Думасы рәисе Илья Ножечкин да татарларның төрле милләт вәкилләре белән дус-тату, аңлашып яшәүләре, башка дин кешеләренең гореф-гадәтләрен hәм традицияләрен hәрвакыт хөрмәт итүләре хакында җиткерде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, милләттәшләребезне халык санын исәпкә алу - перепись вакытында бергә hәм бердәм булырга, ягъни татар булып язылырга өндәп, мохтарият активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә шәhәр Думасы депутатлары Алсу Айзатуллина hәм Рамил Абитов шушы көннәрдә генә район администрациясе башлыгы итеп билгеләнгән танылган милләттәшебез Наил Юмакуловка татар теле hәм мәдәниятен саклап калып үстерү, автономиянең дәрәҗәсен арттыру, халыкның бердәмлеген ныгыту юнәлешендә уңышлар теләделәр.

    Шәрәфле кунак – Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ут күршебез Татарстанның кайнар сәламен ирештерде.

    - Зур, күркәм юбилей - ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  сезгә бай эчтәлекле концерт программасы hәм татлы күчтәнәчләр әзерләп килдек. Ике төбәк - Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында мәдәни, рухи элемтәләрне ныгыту максатында, март аенда өлкә татар автономиясе белән берлектә «Ульяновск шәhәрендә Чүпрәле районы көне» дип исемләнгән зур чара үткәрергә ниятлибез, барыгызны да шушы очрашуда көтеп калабыз,- диде Марат Гафаров.

    Тәбрикләү cүзләре тәмамланганнан соң, милли моңга сусаган тамашачыны Татарстанның Чүпрәле районы сәнгать осталары концерты көтә иде.

    И.ХАСИБОВ.