Якташыбыз Рамил Сарчинның «Кырыгынчы елларда туганнар» китабы чыкты

Әлеге басмага 1940-1949 елларда туып шигърияткә узган гасырның 60-70нче елларында килгән әдипләр турындагы мәкаләләр тупланган. Китап геройлары – Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Кадыйр Сибгат, Равил Фәйзуллин, Лена Шагыйрьҗан, Харрас Әюп, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров.

Китап  һәм аны сатып алу хакында өстәмә мәгълүматны:  rsarchin@yandex.ru электрон почтасы аша алып була.