Якын дустым Фәниягә генә багышланган юллар

Сәхнәдәге җырчыма чәчәк белән

Халкымнын сез иң күркәм кызы!

Төн яктыртып аткан йолдызы!

Бар гүзәлләрдән – иң гүзәле сез!

Кояш сыман нурлы күзләрегез!

                   Нур балкытып чыккан ай кебек,

                   Юл күрсәтеп янда барасыз!

                   Сәхнәдән яңраткан моңнарны

                   Йөрәккә сеңдереп каласыз!

Сезне күргәчтән – шигырь туа.

Якты хисләрдән – күңел җырлый.

Канәгатьләнеп куяр идек,

Ләкин, сокланып туеп булмый!

Йомры, йомшак...

Син – каты чикләвек кебек.

Ничек тә чишеп булмый!

Йөзеңдә бер уй диеп торам –

Әйтәсең башка уйны.

                   Эчеңнән – горур буласың,

                   Ә тыштан – бик тә гади.

                   Үзеңне “вредный” диясең –

                   Сине күрмәдем андый.

Син – мамык кебек бик йомшак.

Йомшак күңел! Йомшак кул!

Йомшак тавыш, йомшак хис,

Гомергә син йомшак бул!

                   Йомшак сүзеңне әйткәчтин,

                   Кулыңны тиереп алгач,

                   Каты дөньялар йомшара,

                   Рәхәт яныңда булгач!

Менә, бүгенне алсак,

Ярты көн үксеп йөрдем.

Синең белән сөйләшкәч,

Тынычлап, йоклап киттем.

                   Һич тә тыңлап туялмыйм,

                   Яныңнан китмәс идем.

                   Җылы, йомшак сүзләреңне,

                   Тыңлар да тыңлар идем!

Шигырь башында кем әйтте:

“Каты чикләвек”, -диеп?

Ялгышканмым!  “Ачык, йомшак,

Матурым”, - дияр идем.

Теләгем

Синнән башка дөньям тонык булыр иде,

Тумас иде уйда шигырьләр.

Тулды күңлем синең моңлы җырдан,

Нурлы бәхет аңа бирделәр.

Тулсын дөньяң якыннарың белән,

Миннән көчле сине сөйсеннэр.

Нинди татлы синең күз карашың,

Дус – ишләрең нурың күрсеннәр!

Томагоччи

(электрон уенчык)

Томагоччи бала тапты –

Матур кыз бала туды.

Исемен дә синнэн алды –

Гүзәл “Фәния” булды.

                   Үз балам күк якын күрәм,

                   Вакытында ашатам,

                   Инде елый башласа да,

                   Җырым көйләп юатам.

Көндезен бергә уйныйбыз.

Уенда бик шатлана.

Сөюен ничек аңлыймын?

Йөрәген бирә миңа.

                   Уенда җиңсә – көләдер,

                   Җиңә алмаса – елый.

                   “Фәниям” гел янымда да –

                   Адашын күреп булмый.

Уйларым

Сәхнәгә чыккан вакытта

Минем нинди тойгылар? –

Тамашачыга күренми.

“Бәхетле!” – дип уйлыйлар.

         Кем дә күрми кичләремдә,

         Мендәр каплап, елавым.

         Тамашачыга кирәк тик

         Минем моңлы җырларым.

Андый – мондый эш бирәләр,

Концертларга өндиләр.

“Алтыным, хәлләрең ничек?

Терелдеңме?” – димиләр.

         Артистның да бар бит әле

         Сәхнә артында тормыш:

         Ир, я хатын, балалары

         Һәм Ходай язган язмыш.

Артистка да җиңел түгел

Бала ташлап китәргә.

Ярый әле булса иде

Тулысынча гаилә...

         Булса иде якын дустым –

         Ярдәм итүче ирем –

         Бүгенге хәлләрем белән

         Болай өзелмәс идем...

...Сәхнә артында көткәндә

Чыгыш итеп җырлавым -

Менә шундый тойгыларым.

Менә шундый уйларым.

         Ә чыгып, залга карагач,

         Китә дөнья кайгысы!

         Җыр һәм мин! Күңелем оча!

         Теләмидер кайтасы...

Шушы чыгыштан аламын

Үземә яшәү көче.

Бар авырлыкны җиңәрмен!

Сезнең белән мин көчле!

Йолдызкай,.....!

  1. Сәхнәне балкытып, нур чыккан,

Тавышың чишмәләрдәй сыман!

Тамашачың моңың сагынган,

         Әй, матур да үзең, йолдызкай!

  • Китмә, китмә безнең каршыдан,

Йөрәкләр бит сиңа ярсыган!

Күңелләр мөлдерәмә тулган,     

         Ягымлы да үзең, матуркай!

  • Бүләк ит, зинһар тагын бер җыр,

Сәхнәбез,син булганда, балкыр!

Җырларың ямьле хис уятыр.

         Башларны иябез, и, тургай!

  • Бик озак чыгышыңны көттек,

Сөюне шигырьдә белдерттек!

Дөньяга мең рәхмәтләр әйттек,

Анда син булганга, гүзәлкәй!

Чәчкәм аталмады

Кирәкмәдең, сатып алган чәчкәм...

Кирәкмәдең.

Бирәлмәдем яраткан җырчыма...

Бирәлмәдем.

Аңа шигырь буләк итәр булдым...

Итәлмәдем.

Ходаема тавыш сорап киттем...

Җитәлмәдем.

Бик зарыгып чыгышыңны көттек...

Күрәлмәдек.

Яңа җырларыңа өмет иттек...

Ишетмәдек.

Башка җырчы йөрәкне сорады...

Бирәлмәдек.

Синең җырлы киләчәккә өмет

Өзәлмәдек.

Кичер мине

Алтыным! Әгәр ялгыш

Күңелеңне төшерсәм,

Алдан гафулык сорыйм,

Кичерүең үтенәм.

                   Кичер мине! Гафу ит!

                   Ялгыш авыр сүз әйтсәм.

                   Гафу ит! Кичер мине,

                   Күңелеңне төшерсәм!

Бәгырькәем! Алтыным!

Бик якын күрәм сине.

Нинди җәза мин алыйм,

Борчыганга үзеңне?

                   Ходаем бүләк итеп,

Миңа шундый (!) дус биргән.

Алтыным, кичер мине,

Синнән шуны утенәм!

         Әйе, авыр чакларың

         Йөрәгем аша уза.

Үз балам кебек әрнимен,

Сиңа бик авыр чакта.

Аңла мине, алтыным,

Син – сулыш кебек кирәк!

Хавасыз кеше яшиме?

Хавасыз кеше    үлә...

Ходай шулай яралкан:

Шатлык – кайгы чолганган.

Һәрчак булыр идем синең

Иң кирәкле дуслардан!

Авыр чакта – юатам,  кәнфит биреп алдатам

 Күңелсез вакытларың

Йөрәкне уртак яра.

Алтыным, белсәм иде,

Авыртуыңны ала!!!

                   Кечкенә булсаң иде,

                   Уч төбенә куярлык.

                   Барысыннан саклар өчен,

                   Булыр идем “ышыклык”.

Менә, “Фея” булалсам,

“Золушка” итәр идем.

Әкиятнең иң кызыгын

Гел сиңа бирер идем.

                   “Ышыгың” булалмыйм шул.

                   “Фея” – ашмаслык теләк.

                   Нишләргә? Уйлап таптым!

                   Тапшырам сиңа бүләк!

Һәр бала бүләк көтә.

Шуңа бала сыена.

Син миңа үз балам кебек,

Елмаерсыңмы аңа?

                   Бүләкне чишендерик.

                   Кәгазен ачып карыйк.

                   Нәрсә куйганнар анда?

                   Шоколад!  Ураа!!!  Ашыйк!

Алтыным, зинһар өчен,

Акылдан язган димә!

Бала кебек кылынышым,

Бик яратканга күрә.

                   Кайвакыт тормыш авыр

                   Минутлар биреп куя.

                   Күңел моңа карышып,

                   Шул авырлыктан туя.

Ташла барлык уйларны,

Яктылык керт күзеңә!

Көзгегә бар – матур кыз

Карап тора үзеңә.

                   Кемнәрдер аны сөя.

                   Кемгәдер ул бик якын.

                   Җавабын тап – кем соң ул,

                   Сөйкемле Гүзәл Хатын?

Юлдашым

Ай нинди түбән...

Тотынып була.

Әллә картаеп,

Җиргә утыра?

         Яндагы йолдыз

         Каядыр качкан.

         Бәлки, шаярып,

         Кояшка очкан?

                   Күп күзәткәнсең

                   Гашыйк парларны,

                   Һәм ишеткәнсең

                   Сөю – назларны,

                            Хәсрәтле җаннар

                            Сөрткәнне яшен,

                            Салкын ялгызлык –

                            Күктән күргәнсең.

Замана башка,

Ә син һаман шул.

Кайда булсам да –

Гел юлдашым бул!

Иртә – кич

Сәгать ун тулуны көтеп торам,

“Тыныч йокы” сиңа әйтергә.

Нинди бәхет икән, дустың булып,

Һәр кич “Тыныч йокы” теләргә!

                   Ә иртәсен кабат шалтыратам,

                   “Якты иртә!” диясем килә.

                   Ходаема меңләп рәхмәт әйтәм

                   Якты хисләр  биргә күрә.

Күңел бүләге

(туган кенгә җырларын кассетага яздыртып бүләк итте)

Бүләк иткән җырларыңа

Зур рәхмәт чын күңелдән!

Аерылмас синең моңнарың

Минем белән бүгеннән.

                   Тавышың тыңлап туялмыйм,

Йөрәк йота һәр сүзең.

                   Саф моңнарың канатында

                   Килдең кебек син үзең.

Аңлый алмыйм, ничек халык

Белмичә сине яши?

“Алтын тавыш “ чыңлаганда

Салатын һаман ашый?

                   Бу, туйны әйтеп китүем,

                   Исем китте шунарга;

                   Өзелеп моң сузылганда,

                   Ничек була ашарга?

Җырның моңы керер микән,

Туклы ризык кергәндә?

Тамада  булмасаң иде,

Сиңа бик килешсә дә.

                   Күңел белән очар идең

                   Караңгы болытларга,

                   Яшеннән дә курыкмыйча,

                   “Төнге яңгыр” яуганда.

Ничек икән чыгарасың

Тавышыңнан шундый (!) моң?!

Яздырырга хәзер торыш,

Аннарысы булыр соң.

                   Ничек аңлыйсың кешенең,

                   Кайчак нечкә тойгысын.

                   Үзең соң син аңлыйсыңмы,

                   НИНДИ бүләк ясыйсың?!

Миңа синең моңлы җырлар

Барсыннан кадерлерәк

Гомергә күңел түрендә

Сакланыр шушы бүләк.

                   Сүз белән әйтә алмыймын

                    Тойгыларын күңелнең.

                   Бәлки, язучының хисен

                   Син үзең сиземләрсең?

“Тагын шигырьләр язмамын”, -

Дигән идем үземә.

Кала алмадым җавапсыз

Күңелем бүләгенә.

Гафуыңны үтенәм

Кичер мине! Гафу ит,

Ялгыш авыр сүз әйтсәм!

Гафу ит! Кичер мине,

Күңелеңне төшерсәм!

         Бәлки, авыр сүзләремне,

         Уйламыйча әйткәнмен.

         Ничек кире кайтарыйм соң,

         Очып чыккан сүзләрне?

Ничек әрнүем бастырыйм,

Йөрәгем сызлый һаман.

Кешеләр сүзен ишеткәч,

Бөтен дөньям буталган.

         Бәгырькәем! Алтыным!

         Гафу ит! Кичер мине!

         Кабат, кабат кабатлыймын

         Үтенү сүзләремне.

Бәгырькәем! Алтыным!

Бик якын күрәм сине!

Нинди җәза алыйм икән

Борчыганга үзеңне?

         Сиңа ант диеп әйтәм:

         Авыр сүз җиткезмимен.

         Әгәр мине ташласаң –

         Менә шулай эшлимен:

Яңадан, яңа баштан

Танышуны башлыймын.

Син яратмаган ягымны

Холкымнан мин ташлыймын.

         Үземә кире каратам!

         Ташлаттырмыйм үземнән!

         Чөнки, бер генә Чын Дусым,

         Хәм аны- Ходай биргән!

Дуслык

Киләчәкне әйтеп булмый,

Бүгенгә син бик(!) кирәк.

Сине күбрәк белгән саен

Кирәклегең көчлерәк!

                   Уйлама: алдагы дусын

                   Оныткандай – онытыр.

                   Бәлки, безнең дуслыгыбыз

                   Нык көчле булмагандыр?

Чын дуслыкта : бер – береңә

Ышану бик тә кирәк!

Сагыну, мәрхәмәт хисен

Тиз сизеп ала йөрәк.

         Әгәр шуларны югалтсаң,

Яисә, тапмасаң да,

Димәк, ул – синеке түгел,

Дуслык юк арагызда.

Яңа ел белән, дустым!

Синең турыда уйламый,

Искә алмый – торалмыйм.

Ана телендә котламый,

Яңа елда калалмыйм.

                   Кыш бабайга хат салырмын,

                   Сиңа зур бәхет сорап.

                   Битең булсын алсу йөзле,

                   Эшең барсын уңышлап!

Ак бәхет телимен сиңа,

Гаиләңә – тигезлек!

Балаларыңа – исәннек,

Дусларыңа – изгелек!

                   Әти – әниеңә рәхмәт,

                   Шундый(!)бала биргәнгә.

                   Аларга да телим бәхет,

                   Исәннектә яшәргә.

Йомшак булсын тормыш юлың,

Курыкмыйча басарга!

Каты булсын әйтер сүзең,

Туры килсә, дошманга.

                   Соңгы сүзне яхшы түгел

                   Сиңа котлап язарга.

                   Ләкин, инде ни итәсең,

                   Була кайчак шулай да.

Кыш бабай үтәр, дип уйлыйм,

Шул изге теләкләрне,

Чөнки, чын күңелдән сорыйм,

Өздереп йөрәкләрне!

                   Килгән ел туклы булыр:

                   “Маймыл” булса, хур булмас!

Ботактан ботакка йөреп,

Банансыз ул калдырмас!

Күз карашы

Тетрәтеп керә үзәккә

Күзләреңнең карасы.

Карашыңны очраштыргач,

Килми күзне аласы.

               Төпсез күзләреңә чумгач,

               Онытам тирә – юньне.

               Ләкин, кинәт куркып китәм:

               “Дөрес аңламас мине”

Бәлки, миннән арыгансың,

Шулхәтле бергә булгач.

Саубуллашуы авыр шул,

Карашыңны очраткач.

               Безнең ике арабызда

               Күренмәс җеп бар сыман

               Суларга сулыш кебек үк,

               Кайчак сине юксынам!

Йөрәгеңә якын алма

Шушы язган юлларны.

Тик онытма: бу дөньяда

Сөюче дусың булганны.

               Бәлки, заман алмашыныр,

               Синең башка дус булыр.

               Әмма, шушы шигырьләрем

               Тирән бер эз калдырыр.

Сиңа бер кат язган серне

Ярыймы кабат язсам?

.....Йөрәгем яшь белән елар,

Ялгыш сине югалтсам.....

ОЯЛМА ҺӘМ АШЫК!

Нигә кайчак оялабыз

                                  матур сүзләр әйтергә,

Сөю биләгән йөрәкнең

                                  җылысын белгертергә?

Әллә соң ул начар эшме –

                                  тойгыңны туры әйтү,

Яраткан кешең турында

                                  кайгыртканны күрсәтү?

Менә күпме сорау туды

                                  шушы кыска шигырьдә.

Җавабын эзләп карагыз

                                  сез дә ... йөрәгегездә!

Бәлки, бардыр тилмерүче,

                                  сезнең җылы сүзләргә?

Булыгыз ямь – нур бирүче,

                                  өмет сүнгән күзләргә!

Юлдашыңа кулың биреп,

                                  дөрес юлдан барырга,

Олылардан изге теләк,

                                  АШЫК АЛЫП КАЛЫРГА!

Гөлчәчәк Сингатуллова.