Өлкә ифтарына әзерләнәбез

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәтендә якынлашып килүче изге Рамазан аенда инде традициягә кергән өлкә ифтарын оештыру комитетының беренче утырышы узды.

    Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллинның тәкъдимен исәпкә алып, өлкә ифтарын җомга көнне, 22 майда үткәрү турында килешенде. Ульяновск өлкәcенең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов татар бизнесменнарын, хәйриячелек традицияләренә тугрылык саклап, быел да ифтар мәҗлесен үткәрүдә ярдәм итәргә өндәде. Ә Губернатор администрациясенең милли hәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский, хакимият органнары өлкә ифтарын оештыруда һәрьяклап булышлык күрсәтәчәкләр, дип белдерде.