Янгын сүндерүче Бадаевларга – яңа костюм

Николаевка районы Зур Чирекле авылының янгын сүндерү дружинасында барлыгы өч кеше – Фәрит Бадаев hәм аның ике улы хезмәт итә. Күптән түгел аларга Россия Президенты исеменнән бүләк - саклану костюмы тапшырылды.

    - Советлар заманында Зур Чирекледә янгын сүндерү командасы бар иде, колхоз аның чыгымнарын үз өстенә алды, техника белән тәэмин итте, ә без - малайлар, пожарныйларга хәлебездән килгән кадәр булыша идек,- дип күңел хатирәләре белән бүлешә Фәрит Самәт улы Бадаев. - Yсмер чакта авылда янгын чыга калса, пожарныйларны hәрвакыт каршы алып, әйдәгез, абыйлар, су алу урынын үзем күрсәтәм, дип озата барганым хәтеремдә. Безнең йортыбыздан ерак түгел генә зур кое бар иде, алар суны hәрвакыт шуннан тутырдылар.

    Әмма ул яшьлек елларында янгын сүндерүче hөнәрен сайламый. Сурское районында хәзерләүләр конторасында, колбаса ясау цехында эшли. Туксанынчы елларда Зур Чиреклегә кире әйләнеп кайткач, тәмам хәйран кала: колхоз таркалган hәм аның белән бергә янгын сүндерү командасы да юкка чыккан.

    - 1997 ел иде. Башта моторы да булмаган ЗИЛ-157 йөк машанасы сатып алдым, аны үз кулларым белән төзәтеп аякка бастырдым. Аннары акрын гына чыгып йөри hәм ярдәм итә башладым,- ди Фәрит Бадаев.

    Ул вакытта әле аның ирекле янгын сүндерүче дигән рәсми статусы булмый. Әмма аңардан башка да еш кына катлаулы пожарларга машинасы белән барып җитә. Мәcәлән, 2010 елда Никулино станциясендә зур янгынны сүндерергә туры килә. Билгеле инде, еллар үтү белән ЗИЛы тәмам искереп бетә. Шуңа машинаны алмаштыру белән генә чикләнмичә, авылда чын дружина булдыру карарына киләләр.

    Җиде ел элек Фәрит Бадаев hәм аның уллары Шамил белән Наил Зур Чирекле авылында рәсми рәвештә теркәлгән ирекле янгын сүндерү дружинасы булдыралар. Ни гаҗәп, аталары да, уллары да пожарный hөнәренә ия түгелләр бит. Шамил белән Наил - икесе дә Мәскәү вузын тәмамлаган юристлар, эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп көн күрәләр. Әтиләре аларга дружинник булырга тәкъдим итә, егетләр каршы килми. Гаиләләре дә ризалык бирә.

    - Yз акчабызга гараж ясадык, ЗИЛ-131 машинасы сатып алдык, аның будкасы урынына цистерна куйдык. Аны “пожарный” машиналар төсенә буяп җибәрдек тә, көрәк белән мигалка урнаштырып, янгын сүндерергә чыгып киттек,- дип сөйли Фәрит Самәт улы.

    Бадаевлар дружинасына эш hәрвакытта да җитәрлек. Язын коры үлән яна башлагач, мәшәкать аеруча арта. Бик тә катлаулы янгыннарны да сүндерергә туры килә. Шулай бервакыт Зур Чирекле авылындагы бер йортта пожар чыга. Бадаевлар анда беренче булып килеп җитәләр hәм Наил тиз генә яна торган бина эченә кереп китә.

    - Миңа ул өйдә берничә тапкыр кунакта булырга туры килде, шуңа күрә бүлмәләрнең ничек урнашуын яхшы кyзаллый идем. Нәтиҗәдә, бер авылдашыбызны ут эченнән алып чыктым. Ә ике кеше hәлак булдылар,- ди Наил Бадаев, авыр сулап. - Берсен булса да коткардым...

    Гаилә дружинасы күрше авылларга барып та янгыннарны сүндерергә ярдәм итә. Кайчак күрше Пенза өлкәсенә дә юл тоталар. Бадаевлар моңа кадәр өсләренә искереп беткән форма киеп утка каршы көрәшкәннәр. Еш кына аларның замоклары да каптырылып бетми иде, ди алар. Фәрит Бадаев җиде ел дәвамында доброволец булып эшләгәннән соң, үз дружинасы өчен яңа пожарный костюмы сорап карарга була. Кемнән диген әле, Президентның үзеннән!

    Дружина командиры яңа костюм бирүләрен сорап, Президентның турыдан-туры линиясенә шалтырата. Тиздән бу мәсьәлә белән Гомумроссия халык фронтының региональ штабы шөгыльләнә башлый. Фронт активистлары өлкә Губернаторы Сергей Морозов булышлыгы белән Бадаевларга яңа пожарный костюмы юнәткәннәр.

    Шушы көннәрдә генә ОНФның региональ башкарма комитеты башлыгы Николай Ягодин волонтерлык штабы утырышында Фәрит Бадаевка яңа костюмны рәсми рәвештә тапшырды. Хәзер командирның яңа костюмы белән шлемы бар – нәкъ менә чын профессионал пожарныйныкы кебек!

    - Размеры бик тә туры килә инде, миңа үлчәп теккәннәр диярсең,- дип шаяртып куйды Фәрит Бадаев, Президент бүләген алгач.

    Бадаевлар дәүләтебез башлыгына тагын бер үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр икән. Алар барлык ирекле янгын сүндерүчеләрне борчыган проблеманы - пожарный машинасы басып торган гаражда кулланган электр энергиясе өчен түләүдә льгота булдыру мәсьәләсен күтәрәләр. Хәзер без ут өчен юридик затлар кебек 7,6 сум түлибез, шуның яртысын гына калдырсалар да, бик шат булыр идек, ди янгын сүндерүчеләр дружинасы башлыгы.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.