Спонсор турында җылы сүз әйтик...

Билгеле ки, мәкальләр hәм әйтемнәрдә халыкның гасырлар буена сакланып килүче зирәклеге яшеренгән. Вакыт узу белән аларның беренчел мәгънәсе югалырга да мөмкин. Ә шулай да, «Дөньяда игелекле кешеләр бар әле» дигән әйтем төп мәгънәсен югалтмаган, бүген дә актуаль яңгырый.

    Балалар - безнең киләчәгебез, тормышыбыз бизәге, гомер чәчәкләре. Кызганычка каршы, аларның барысы да сау-сәламәт булмый шул. Аларга ярдәм итәргә тырышу, хәлләренә керү еш кына сабыйларны үcендереп җибәрә, бәхетле итә. Нарасыйларга спонсорлык ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булуы дөньяда начар кешеләргә караганда яхшылары күбрәк икәнлеген тагын бер тапкыр исбатлый.

    Дөресен әйткәндә, кеше язмышына битараф булмаган, ярдәмчел, игелекле, тирә-юньдәгеләргә булышырга омтылучылар аркасында дөнья яши, тормыш алга бара. Балалар өчен бәйрәм оештырып, аларның күңелләрен күрү, чиксез шатландыру - бу могҗиза түгелме соң?!

    Сөенми мөмкин түгел: безнең районда балаларга hәм өлкәннәргә hәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер булган кешеләр бар!

    2019 елның октябрь аенда Чынлы районында «Парус надежды» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең сәламәтлек ягыннан акыл hәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар hәм яшүсмерләрне тернәкләндерү, ягъни реабилитацияләү бүлеге ачылган иде. Цильна эшчеләр бистәсендә яшәүче Руслан Ринат улы Мухмутов менә шушы бүлеккә кыска гына вакыт эчендә берничә тапкыр хәйриячелек (благотворительность) ярдәме күрсәтте инде. Руслан Ринат улының әлеге изге, әҗер-саваплы эшен әти-әнисе белән якыннары да хуплыйлар.

    Яхшы, игелекле эш-гамәлләр беркайчан да онытылмый, алар нәкъ менә маяк сыман ярдәмгә мохтаҗларга юлны күрсәтеп тора. Спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр, материаль кыйммәтләр бүләк итү белән чикләнмичә, шатлык-сөенеч тә бүләк итәләр, иң мөhиме – киләчәккә, тирә-юньдәге кешеләргә карата өмет-ышаныч уяталар.

    Бүлекнең хезмәткәрләре hәм инвалид балаларның әти-әниләре исеменнән хөрмeтле Руслан Ринат улына олы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Ул безнең үзәккә сизелерлек ярдәм күрсәтеп, төбәктә хәйриячелек хәрәкәте үcешенә бәhасез өлеш кертә. Без барыбыз да Руслан Ринат улына тормыш юлында hәм эшендә уңышлар, үзенә hәм гаиләсенә, туганнарына исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, бәхет телибез.

    Эльвира БУРКЕЕВА,

    балалар hәм яшүсмерләрне тернәкләндерү бүлеге мөдире.

    Чынлы районы.