Сугыш чоры балаларына - таныклыклар

Ульяновск өлкәсенең муниципаль берәмлекләрендә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бу көннәрдә сугыш чоры балаларына таныклыклар hәм күкрәк билгеләре тапшыралар.

    Павловка район хакимияте башлыгы А.А.Тузов hәм районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Н.Ю.Чернышева Евлейка авылында гомер кичерүче Рәйсә Айсә кызы Ибраhимованы «Сугыш чоры баласы» таныклыгы hәм күкрәк билгесе белән шатландырдылар. Рәйсә апа сугыштан соңгы авыр елларга бәйле истәлекләре белән бүлеште. Бүген рәхәт, тыныч тормышта яшибез, без - өлкәннәр турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен Ульяновск өлкә Хөкүмәтенә hәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт, диде ул.