Сугыш чоры балаларына түләүләр арта

2020 елда Ульяновск өлкәсендә сугыш чоры балаларына түләүләр артачак.

    Губернатор Сергей Морозов өлкән буын вәкилләренә - Бөек Ватан сугышы ветераннарына регион тарафыннан ярдәм күрсәтергә кушты, шулай ук Хәтер hәм дан елында «Җиңү байрагын – hәр өйгә» дип аталган акция үткәрергә тәкъдим итте.

    - Ветераннарга, сугыш чоры балаларына аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Быел без «сугыш чоры балалары» категориясенең яшь буенча диапазонын киңәйттек, шуңа күрә тагын сигез мең якташыбыз акчалата түләүләр алачак. Шулай ук без әлегә түләүләрне индексацияләү турында карар кабул иттек. Моннан тыш, Бөек Җиңү көне алдыннан ветеран яшәгән hәр өйгә Җиңү байрагы урнаштырылачак,- дип хәбәр итте Сергей Морозов.

    Быел регион җитәкчесе йөкләмәсе нигезендә сугыш чоры балаларына түләүләр артачак. Гамәлдәге закон буенча, шушы категориягә керүче ульяновскилылар Җиңү көне уңаеннан берәр мең сум күләмендә акча алалар. Агымдагы елда өлкә бюджетыннан өcтәм рәвештә 32 миллион сум бүлеп бирелә, бу акча социаль ярдәм чарасын 1,5 мең сумга кадәр җиткерү мөмкинлеге бирә.

    Быел сугыш чоры балалары статусы 1927 елдан 1931 елга кадәр туган ульяновскилыларга биреләчәк.

    - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан өстәмә рәвештә тагын сигез меңнән артык якташыбыз шушы категориягә кертеләчәк. Моның өчен алар МФЦга яки халыкны социаль яклау буенча район бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан тыш, безнең регионда башка социаль ярдәм чаралары да гамәлдә. Президент указын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 5819 сугыш ветераны үзләренең торак шартларын яхшырттылар,- дип сөйләде өлкә министры Ольга Касимова.