Милли оешмалар өчен конкурс

Ульяновскилылар коммерцияле булмаган оешмалар, ягъни НКОлар проектлары конкурсында катнаша алалар. Заявкалар 4 февральдән 4 мартка кадәр кабул ителә.

    Губернатор Сергей Морозов йөкләмәсе нигезендә 2020 елда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар проектларына финанс ярдәм күләме 50 миллион сумга кадәр җиткерелде, шуның 10 миллион сумы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту сферасындагы проектларны тормышка ашыру өчен каралган.

    Субсидия алу өчен конкурста Ульяновск өлкәсе территориясендә яшәүче Россия халыклары турында белемне таратуны, гражданлык патриотизмы булдыруны, тарихны бозып аңлатуларга каршылык күрсәтүне, шулай ук традицион рухи hәм әхлакый кыйммәтләргә ярдәм итүне күздә тоткан проектлар катнаша ала. Конкурста җиңүчеләргә грантлар өч категория буенча биреләчәк. 500 мең сумлык - сигез субсидия, 300 мең сумлык - унике субсидия, 100 мең сумлык биш субсидия бирү күздә тотыла.

    2019 елда 22 коммерцияле булмаган оешма конфессияара hәм милләтара татулык hәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән проектларын тормышка ашыру өчен грант рәвешендә ярдәм  алган.

    - Ульяновск өлкәсендә барлык милли мәдәниятләр үсеше өчен дә уңай шартлар тудырылган. Власть органнары тарафыннан шундый ярдәм бөтен регионнарда да күрсәтелми, шуңа күрә без илнең башка субъектлары өчен үрнәк булып торабыз. Мәсәлән, 2019 ел Губернатор инициативасы буенча Милли бердәмлек елы буларак билгеләп үтелде. Тематик чараларда өлкәдә яшәүче 300 меңгә якын кеше катнашты. Милли бәйрәмнәр, шул исәптән Троица, Сабантуй, Шумбрат hәм Акатуйны уздыру өчен ел саен өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Без Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәбез, милли-мәдәни чараларга мөмкин булган кадәр күбрәк яшьләрне тартырга тырышабыз,- ди Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

    Конкурста катнашу өчен заявканы Ульяновск өлкә Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре hәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарәсенә тапшырырга кирәк. Адрес: Ульяновск, Спасская урамы, 8 нче йорт, 126 нчы кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 58-94-02, 58-94-04, 27-38-42.