Рөстәм Ямбаев истәлегенә турнир

Николаевка технология техникумында күренекле милләттәшебез Рөстәм Рәхиб улы Ямбаев иcтәлегенә багышланган IV нче ачык шахмат турниры узды.

    Хәзер инде традициягә кергән турнирда Павловка, Иске Кулаткы, Кузоватово, Николаевка техникумнары, Ульяновск төзелеш колледжы hәм Димитровград техник колледжы студентлары, шулай ук Николаевка районының Баевка, Татар Сайманы, Прасковьино, Барановка, Давыдовка, Канадей, Николаевка мәктәпләре, Новоспасское районының Яңа Томышовка мәктәпләре укучылары катнашты.

    Турнир башланыр алдыннан бөтен гомерен, хезмәт елларын яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган Р.Р.Ямбаев истәлегенә митинг үтте. Анда Рөстәм Рәхиб улының бертуганнары, гаиләсе, дуслары, якташлары hәм хезмәттәшләре катнашты. Аларны Ульяновск өлкәсе мәгариф hәм фән министрлыгының профессиональ белем бирү департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Т.А.Хайрутдинов сәламләде.

    Профессиональ белем бирү оешмаларында hәм мәктәпләрдә укучылар ике категориягә бүленеп, үзләренең шахмат уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Командалык зачетында 1 нче урынны Димитровград техник колледжы шахматчылары алды. Ә 2 hәм 3 нче урынны Николаевка hәм Кузоватово технологик техникумнары командалары үзара бүлештеләр. Шәхси зачетта Иске Кулаткы техникумы студенты Илдар Рафиковка тиңнәр табылмады. Николаевка техникумыннан Дмитрий Наумов - 2 нче урынга, Димитровград техник колледжыннан Станислав Голубев 3 нче урынга чыкты. Мәктәп укучылары арасында Яңа Томышово, Новоспасскоеның 2 нче мәктәбе hәм Прасковьино мәктәбе командалары җиңүче итеп танылды. Шахмат турнирында иң яшь катнашучы - Татар Сайманы мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сергей Самойловка махсус медаль тапшырылды.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.