Cугыш ветераннары түләүсез йөриләр

Ульяновск өлкәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары җәмәгатьчелек транспортында хәзер түләүсез йөриләр.

    Губернатор Сергей Морозов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында киңәшмә уздырды.

    - Хәтер hәм дан елы безнең алдыбызда җитди бурычлар куя. Президент үзенең Юлламасында, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төрле категория ветераннар өстәмә түләүләр алачак, дип белдерде. Ульяновск өлкәсе дә өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тиеш дип саныйм. Ветераннар белән якыннан торып эшләп, аларны борчыган проблемаларны ачыкларга hәм хәл итәргә бурычлыбыз,- диде регион башлыгы.

    Өлкә промышленность hәм транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елның 1 январеннан ветераннарга шәhәр, шәhәр яны hәм районара автомобиль транспортында түләүсез йөрү хокукы бирелә. Моның өчен “Ветеран ВОВ” дип исемләнгән махсус карта алырга кирәк. Әлеге льготадан түбәндәге категория гражданнар файдалана ала: Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” медале белән бүләкләнүчеләр, концлагерьлар, геттоларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары hәм шулай ук аларны озата баручы затлар.

    Өлкә министры Дмитрий Вавилин әйтүенчә, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чараларына транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсе буенча ведомствоара штаб булдырылган.

    Моннан тыш, Хәтер hәм дан елында “Яндекс. Такси” да Ульяновск өлкәсе территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын hәм аларны озата баручыларны түләүcез йөртә.