Өзелгән җыр

Тик бер мизгел сәхнә түрләрендә

    Аккош сыман канат җилпеде.

    Җырын җырлый-җырлый, безгә карап,

    Гомер үтте, диеп көрсенде.

    Фәния Самат кызы Халиуллованың 54 яшен тутыра-тутыра ук арабыздан китүенә шушы көннәрдә бер ел булды.

    Фәниябез эшләгән мәгариф учагына - Димитровградның Г.Тукай исемен йөртүче 22 нче санлы татар мәктәбенең ишеген ачып кергән саен аның бүлмәләренә, почмакларына качып калган сагыш күзләре белән очрашкандай булам... Фәнияле вакытларга кабат кайткандай булам. Инде өзелеп калган моңлы тавышына ияреп, аның артыннан каядыр ашыгам кебек. Юк инде, аның эзләрен күпме генә эзләсәң дә таба алмассың. Әйтерсең лә, күз алларын томан каплый, ә ул, Фәния, гүя, качышлы уйнавын дәвам итә. Янына җыр-моңнары белән дәшкәндәй була да, кабаттан томаннарга чумып, югала.

    Әйе, Фәния Самат кызы дөньяга ни өчен килгәнен, ни кылырга тиешлеген аңлап, үзеннән соң ни дә булса калдырырга кирәклеген белеп яшәде. Ул, үзе дә сизмичә, бик еш, күңеле моң белән тулган чакларда тормышка дәште сыман:

    Мин дөньяга җырлар өчен килдем,

    Мин бит җиргә моңнан яралган.

    Тыңла минем тормыш җырларымны,

    Мин җыр булып җирдә торалам!

    Югары категорияле педагог, «Карлыгач» балалар ансамбленең, «Сүнмәс йолдызлар» халык җыр ансамбленең җитәкчесе Фәния Халиуллова менә бер ел инде арабызда юк. Ул үзенең хезмәт дәверендә иң югары дәрәҗәләргә иреште, халык арасында киң танылып өлгерде. Укучыларының иң яраткан, сөйкемле мөгаллимәләре иде.

    Мин аны тормыш сынауларына бирешми яшәде дип, көчле рухлы шәхес итеп күз алдымда тотам.

    Фәния... Бу исем безгә таныш исем генә түгел, бу исем – йөрәкләребездә үзенә урын тапкан исем. Ул Кеше дигән бөек исемне аклап яшәргә өлгерде. Бүген менә арабызда бер ел инде аның юклыгына ышанасы килми, әлбәттә.

    Фәния Самат кызы Халиуллова истәлегенә багышланган кичәләр ул эшләгән 22 нче мәктәптә, бу якты дөньяга аваз салган, аның зиратында әти-әнисе янәшәсендә мәңгелеккә урын тапкан Филип авылында уздырылды.

    Димитровградның танылган рәccамы Вагиз Габбас улы Хайрулловның Фәния Самат кызына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе Димитровград каласының иң затлы, иң мәhабәт залында - Славский исемендәге мәдәният үзәгендә ачылды. Ул күргәзмә ай ярым дәвамында эшләячәк.

Инде безнең шушы, аңа багышланган чаралар изге догаларыбызга тиң булып, рухын шатландырсын. Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Халкыбыз җанҗылымлы кызын беркайчан да онытмас. 

Равил ШӘФИГУЛЛИН.