Якташыбыз әсирлектә Муса Җәлил белән күрешкән

Новоспасское бистәсендә гомер иткән ветеран Мәсум Имади улы Салиховка Бөек Ватан сугышы елларында пленда вакытта патриот-шагыйрь Муса Җәлил белән очрашырга туры килә.

    Бөек Ватан сугышы 75 ел элек җиңү белән тәмамлана. Бу, кем әйтмешли, тарихи факт. Әмма аннан исән кайтучылар өчен ул hаман төгәлләнмәгән кебек әле. Алар бүген дә сугыш эпизодларын төшләрендә күреп уяналар.

    Новоспасское эшчеләр бистәсендә гомер иткән сугыш каhарманы Мәсум Имади улы Салихов та исән чагында озак еллар төшләрендә сугышчан дусларын югалта hәм фашистларны юк итә алуына сөенә. Ул фронтта күпне күрә, күпне кичерә. Берничә тапкыр яралана, чолганышка эләгә, пленда була hәм аннан кача, шуннан соң партизан отряды составында сугышта катнаша. Гитлер Германиясен без бары тик илебез халыкларының дуслыгы аркасында гына җиңдек, дип саный ул.

    Ульяновск өлкәсенең кечкенә генә бер татар авылында туып үскән Мәсумны язмыш җилләре яшьлек елларында СССРның төрле почмакларына илтеп ташлый. Ачлык хөкем сөргән утызынчы еллар башында аларның гаиләсе ерак Сәмәркандка барып урнаша. 1942 елның январенда ул Туган илне якларга сугышка китә. Курку белмәс Мәсумны Көньяк фронтка җибәрәләр. Нәкъ шул вакытта Харьков тирәсендә канкойгыч бәрелешләр бара. Безнең командование ничек булса да бу шәhәрне фашистлардан азат итү бурычы куя. Кызганычка каршы, совет гаскәрләренең шактый өлеше - 70 меңгә якын кеше пленга эләгә. Шушы язмышка дучар ителгән бәхетсез җаннар арасында Мәсум Салихов та була. Әсирләрне товар вагоннарга утыртып, концентрацион лагерьга озаталар. Аларга юл буе янган арыш бөртеге ашаталар. Шуңа да әсирләрнең күбесе юлда үлеп кала. Ә Мусум Имади улына Волхов фронтында пленга элeккән бөек якташы, танылган татар шагыйре Муса Җәлил белән бергә язмыш сынаулары аша үтәргә язган була.

    Әлбәттә, язмыш бүләге инде - беркүпме вакыт үткәннән соң, аларга күрешергә насыйп итә. Польшаның Радом шәhәрендә урнашкан концлагерьда очрашалар алар. Әсирләрне плац уртасына чыгаралар да, “Тезелеп басыгыз!” дигән команда яңгырый. Гадәттә, менә шулай тезеп бастыргач, чын мәгънәсендә, экзекуцияләр башлана. Аз гына булса да гаеп табып, hәр икенче яки өченче кешене шунда ук атып үтерәләр. Көтмәгәндә-уйламаганда, әсирләр каршында немец офицерлары hәм штатский киемнән бер кеше пәйда була. Аннары гитлерчы офицер тәрҗемәче аркылы Идел буе татарлары hәм башкортларыннан “Идел-Урал” легионы оештырылуы, әлеге легион Идел буе халыкларын руслар hәм большевиклар игосыннан, ягъни золымыннан азат итү бурычы куюы турында хәбәр итә. Офицер зур тырышлык куеп әсирләрне легионга керергә үгетли hәм колхозлар белән коммунистлардан башка гына бәхетле тормышта яшәтергә вәгъдә итә.

    Шуннан соң сүзне чем кара чәчле, ачык йөзле штатский киемле кешегә бирәләр.

    - Кадерле якташлар, туганнар, дигән тәмле, җылы сүзләре белән ул барыбызны да үзенә каратты,- дип исенә төшерә Мәсум Имади улы. - Аның шигырьләре күңелгә тәмам сарымай булып ятсалар да, бу кешенең вербовщик, ягъни үз ягына аударырга теләүче булуына шигебез юк иде.

    “Агыйдел елгасы ямьле,

    Аның суы да тәмле.

    Шушы судагы оннан

    Изеп пешергән күмәч

    Тагын да бит тәмле,

    Ул исебезгә төшерә

    Ерактагы туган өйне”,-

дигән шигъри юллары Мәсумның хәтеренә уелып кала.

    Шушы вакыйгадан соң беркүпме вакыт үткәч, шигырь укучы кешенең Муса Җәлил булуы ачыклана. Әсирләргә “лагерь телефоны” аркылы Мусаның “Идел-Урал” легионының пропаганда бюросында эшләргә ризалашуы хакында мәгълүм була. Максаты билгеле - азмы-кyпме иреклек бирелүдән файдаланып, лагерьларда киң тармаклы яшерен оешма булдыру. Билгеле ки, соңрак Җәлил җитәкчелек иткән подпольщиклар фашистларның планнарын фаш итү, аларны милли частьләр булдыру ниятеннән баш тартырга мәҗбүр итү буенча зур эш җәелдерәләр. Һәм төп максатка ирешәләр. Фронтка озатылган беренче татар батальоны, немец офицерларын тулысынча юк итеп, партизаннарга кушылгач, гитлерчылар милли берләшмәләрне ярдәмгә җибәрергә җөрьәт итмиләр. Соңрак Мәсум Салихов hәм аның иптәшләре Муса Җәлилнең тирән мәгънәле шигырен әсирләргә еракта калган туган яклары hәм соңгы сулышка кадәр Ватанга тугрылыклы булып калу кирәклеге турында искә төшерү максаты белән укуын аңлыйлар.

    Мәcум Имади улы белән аның иптәшләренә, кем әйтмешли, җиде тәмуг уты аркылы үтәргә туры килә. Аларны Польша, Франция лагерьлары буенча йөртәләр. Безнекеләрдән Кызыл Армиянең hәм аның союзникларының уңышлары турында хәбәрләр килеп тора. Шушы яңалыкларны ишетеп, фашистлар тагын да котырына төшә. 1943 елда Мәсумны hәм аның иптәшләрен Белоруссиягә урман кисү эшләренә китерәләр. Мәсум Имади улы карт белорус крестьянының исемен гомере буе хәтерендә саклый. Илбасарлар аның өен төртеп яндыралар hәм барлык туганнарын да атып үтерәләр. Партизаннар белән элемтәдә торган өчен гитлерчылар җирле халыкны рәхимсез рәвештә юк иткәннәр. Шуңа да карамастан, Вася ага Читалович фашистлардан качкан әсирләр группасын урманнар hәм сазлыклар аша партизаннар отрядына кадәр озатып кую әмәлен таба. Тикшерүләр узганнан соң, яңа сугышчыларны партизаннар отрядына алалар hәм лагерьда кичергән барлык михнәт-газаплар, иптәшләренең үлеме өчен үч алу, фашистларга каршы зур армиянең чын сугышчылары итеп тою мөмкинлеге бирелә.

    Төрле милләт вәкилләреннән оештырылган партизаннар отряды дус-тату, бердәм булуы белән аерылып тора. Украиннар hәм белоруслар, әрмәннәр hәм грузиннар, татарлар hәм руслар, чувашлар hәм казахлар иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынышып, бер сафка басып явыз дошманга каршы чын батырларча сугышалар. Советлар Союзы халыкларының уллары hәм кызлары арасына дошманлык орлыгы салырлык бернинди көч тә булмый. Чөнки аларны немец-фашист илбасарларын мөмкин кадәр тизрәк тар-мар итү бурыч-максаты берләштерә. 1944 елның июлендә Cовет Армиясе Белоруссия территориясен азат иткәч, партизан отряды регуляр частьләргә кушыла hәм Мәcум Салихов өчен армия тормышы, әйтерсең лә, яңадан башлана. Ул туган якларына 1945 елның августында милитаристик Японияне тар-мар итү буенча сугыш тәмамлангач кына кайта.

    Мәсум Имади улының дәүләт бүләкләре әллә ни күп түгел, әмма аларның hәркайсы бик тә кадерле. Мәсәлән, “За отвагу” медален армия часте составында каты бәрелешләр вакытында батырлык үрнәге күрсәткән өчен ала. Ә “За боевые заслуги” медален партизаннар отряды оештырган операцияләрдә кыюлык hәм батырлык үрнәге күрсәтүе өчен бирәләр.

    Сугыш каhарманының барлык медальләрен дә хәзер якыннары - бала-оныклары hәм оныкчыклары олы ядкарь итеп саклыйлар. Бабабыз, карт бабабыз белән горурланабыз, аның батырлыкларын онытмыйбыз, ди алар.

         Е.ВОЛЬСКИЙ.