Зифа Кадырова - Ульяновскида

1 февраль көнне Ульяновск шәһәрендә “Өмет” газетасында басылып килүче “Көтеп узган гомер” повестен язучы, популяр китаплар авторы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Зифа Кадырова белән очрашу кичәләре узды.  Әдәбият сөюче семберлеләргә яраткан язучылары белән ике урында - Зөяаръягы районында урнашкан “Строитель” мәдәният йортында һәм Яңа шәһәрнең “1 нче мәхәллә мәчетендә” күрешергә насыйп булды. Очрашу барышында алар Зифа Кадырованың китапларын сатып алдылар һәм автографлы булу бәхетенә дә ирештеләр. Шулай ук әдәбият сөючеләр үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар да ишеттеләр. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде.