Авыллар тарихын язабыз, исемнәрне мәңгеләштерәбез

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм аның карамагында эшләп килүче татар краеведлары берләшмәсе татар авыллары тарихын язу, танылган милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә зур хезмәтләр башкара.

    Моннан җиде-сигез ел элек без өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәрләренең игътибарын ел саен чыга торган “Истәлекле даталар календаре”нда татар фамилияләренең чагыштырмача аз булуына юнәлткән идек. Аннары бу хакта ел саен исләренә төшереп тордык. Шуңа да карамастан, йөк урыныннан кузгалмады. Бездә татар тарихы, мәдәнияте hәм әдәбияты буенча белгечләр бөтенләй юк, диделәр. Һәм андый белгечләрнең кайчан да булса табылуы билгесез, дип өстәделәр. Төбәгебездә туып үскән танылган татарлар исемлеген үзебезгә төзергә туры килде. Кирәкле мәгълүматларның шактый өлешен Татар энциклопедиясе белән Ульяновск өлкәсе энциклопедиясеннән эзләп таптык. Шулай ук “Край Ильича” (Н.А.Кузьминский, 1980 ел), “Сембер татарларының әдәби мирасы” (Р.И.Абдулина, 2003 ел) җыентыкларында, А.Юсупов белән Н.Таиров китапларында урын алган материалларны файдаландык. Соңгылары Барыш, Зөя Башы hәм Гурьевкадан чыккан күренекле милләттәшләребез тормышын тирәнтен өйрәнгән булып чыкты. Шулай итеп, замандашларыбыз - Социалистик Хезмәт Геройлары, партия-совет хезмәткәрләре, милли-мәдәни автономия активистлары hәм татар этномәдәни оешмалары җитәкчеләренең биографияләренә бәйле бик күп мәгълүматлар тупланды. Мәсәлән, Димитровградтан Р.Х.Шәфигуллин 20дән артык шәхеснең биографиясен әзерләп җибәрде. Ә профессор Р.А.Мухамедов, фән кандидатлары Р.Р.Загидуллин белән К.А.Идиатуллов китапны редакцияләүдә катнаштылар. Татар-мишәрләр турында зур язма Р.З.Губайдуллов тарафыннан әзерләнде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, “Сембер-Ульяновск крае татарлары” дип исемләнгән китап барлыкка килде. Ул 2016 елда хәзер инде мәрхүм Э.Ә.Ганеев акчасына 1 мең данә тираж белән нәшер ителде.

    Безнең төбәктән чыккан күренекле татарлар исемлеге моның белән генә чикләнмәвен без яхшы аңлыйбыз hәм өлкәдә яшәүчеләр, шулай ук краеведлар ярдәме белән әлеге китапны тулыландырырбыз hәм киләчәктә яңадан бастырып чыгарырбыз дип өметләнәбез.

    Шунысы аеруча шатландыра: “Өмет” өлкә татар газетасы, шушы энциклопедия мәгълүматларына таянып, 2019 елда юбилейларын билгеләп үтүче күренекле милләттәшләребез исемлеген бастырып чыгарды. Газетаның бүгенге санында исә 2020 елга истәлекле даталар календаре дөнья күрде. Хәзер инде календарь төзүчеләр дә, мәгълүмат чыганагы буларак, “Сембер-Ульяновск крае татарлары” китабына сылтама ясыйлар.

    Элеккеге елларда истәлекле даталар календаренда ике-өч татар фамилиясе, нигездә, Советлар Союзы Геройлары hәм Дан ордены кавалерларының биографияләре генә урын алса, хәзер инде ун-унике милләттәшебез турында мәгълүматлар бирелә. Танылган татарларның фамилияләрен календарьда бастыру – киләчәктә аларны рәсми рәвештә тану бу. Шуның белән беррәттән, бу мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләренә үзләренең мәдәни-тәрбия эшчәнлегендә календарь материалларын да куллану кирәклеге турында искәртә.

    Өлкe татар милли-мәдәни автономиясенең тәкъдимен hәм үтенечен исәпкә алып, халык артисты Габдулла Шамуков белән шагыйрь Габделҗаббар Кандалый портретлары Ленин Мемориалында, данлыклы якташларыбызның портретлары галереясында урнаштырылды. Аларның фамилияләре hәм шулай ук Асия Измайлова белән Тимербулат Акчурин фамилияләре өлкәнең данлыклы шәхесләре исемлегендә - “Губернаторский” Халыклар дуслыгы йортындагы баннерда урын алды.

    Автономия үтенече буенча, Ульяновск шәhәренең яңа урамнарына Барый Тарханов, Габдулла Шамуков, Габдулла Тукай hәм Закир Кадыйри исемнәре бирелде.

    Бүген өлкә фәнни китапханәсендә зур чара - татар краеведларының IV нче төбәкара форумы уза, анда данлыклы якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә бәйле проблемалар каралачак. Ә  авыллары тарихын язучы авторлар үзләренең табышлары турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга җыеналар.

    Безнең регионда алтмыштан артык татар торак пункты исәпләнә. Утызга якын авылның тарихы китап рәвешендә дөнья күрде инде. Шушы авылларда яшәүче милләттәшләребез туган җирләренең үткәне китап сыйфатында басылуына, авылларының үзенә күрә паспорты булдырылуына чиксез шатланалар.

    Авыллары тарихын җыю, туплау белән шөгыльләнүче кешеләр бары тик мактау hәм рәхмәт сүзләренә генә лаек.

    Әлегә кадәр тарихы язылмаган авылларда яшәүчеләр, якын киләчәктә бездә дә бу эшне башкарып чыгарга теләгән энтузиастлар табылсын иде, дип хыялланалар.

    Һәр өйдә диярлек документлар, истәлекләр, фоторәсемнәр саклана...

    Иске Майна районы Ертуган авылында яшәүчеләрнең инициатив группасы - Н.Т.Абсолямова, Н.И.Сулейманова, И.С.Гельметдинов hәм Р.Х.Мифтахутдинова авыл тарихы буенча мәгълүматлар җыя башлагач, танылган авылдашлары Гариф Гәрәй улы Ахмеровның Бөек Ватан сугышы вакытында, Бөек Җиңү көненә бер атна кала, 1945 елның май аенда Берлин тирәсендә үзенең орудиесеннән атып, фашист самолетын бәреп төшерүе турында ачыклаганнар. Аннары ул күпләр сокланырлык лаеклы, намуслы тормыш юлы үтә. Пенсиягә чыкканнан соң, мәчет төзелешенә җитәкчелек итә hәм мулла вазыйфасын башкара.

    Гаиләсе архивында Гариф Гәрәй улының кулъязмалары олы ядкарь булып саклана. Ул үзенең дәвамнарына мөрәҗәгать язып калдырган. Әлеге мөрәҗәгать нәкъ менә васыять сыман яңгырый. “Балаларыбызга, оныкларыбызга истәлек итеп авылыбызның тарих китабы язылыр дип өметләнәм”, диелгән анда.

    Бүген тынгысыз йөрәкле авылдашлары олы горурлык хисе белән Гариф аганың васыятен үтиләр. Ертуган авылы тарихы язылып бетте, хәзер редакцияләнә инде. Шулай ук Нугай иле, Шлемасс, Yрән hәм Парау авыллары  тарихын язу эшләре тулы көченә бара.

    Һәр татар авылының, hәр бистәнең, барлык күренекле кешеләрнең тарихын язу - безнең уртак бурычыбыз. Бу максатка ирешербез дип уйлыйм. Без булдырабыз!

    Рифгать АХМЕДУЛЛОВ,

    татар краеведлары берләшмәсе рәисе,

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины.