2 февраль - Россиянең хәрби даны көне - Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн

Кадерле Сталинград сугышы ветераннары!

    Ихлас йөрәктән сезне Сталинград тирәсендә нацизм илбасарларын тар-мар итүнең 77 еллыгы уңаеннан котлыйм. 1943 елның 2 февралендә гитлерчылар җиңелү алдына килеп басалар, чөнки нәкъ менә шул көнне совет гаскәрләре сугышның барышын үзгәртүгә ирешәләр hәм Икенче бөтендөнья сугышының ахырына кадәр стратегик инициативаны үз кулларына алалар.

    Хәзерге заман тарихында беренче тапкыр зур немец армиясе - 300 меңнән артык солдат hәм офицер капитуляцияләнә. Безнең халыкның батырлыгын, патриотлыгын, кыюлыгын hәм геройлыгын совет гаскәрләре аркылы клин ясарга маташкан йөзләгән дошман танкы да, Дон hәм Идел далалары өстендәге күкне тутырган бихисап самолетлар да сындыра алмый.

    Бүген безнең төбәк территориясендә 14 ветеран - шушы искиткеч куркыныч вакытның тере шаhитлары яши. Россиянең хәрби даны кoнендә без геройларның - кешелек тарихындагы бөек сугышта катнашучыларның хәлләрен белешәчәкбез. Хәтер hәм дан елында өлкәнең барлык шәhәрләрендә hәм торак пунктларында истәлекле чаралар узачак. Анда, hичшиксез, яшьләр катнашачак, безнең максатыбыз - Туган илебезне дошманнан саклаган чын геройлар турында истәлекләрне буыннан-буынга тапшырып калдыру.

    Кадерле ветераннар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, көч-кут hәм озын гомер телим!

    С.И.Морозов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы.