Ленинград блокадасын үз җилкәсендә татыган

Өлкә башлыгы Сергей Морозов блокадалы Ленинградта яшәгән милләттәшебез Рауза Адельша кызы Шамсутдинова янында кунакта булды.

    27 январь hәр елны Россиянең хәрби даны көне - 1944 елда Ленинградны фашистик блокададан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле дата уңаеннан Губернатор Сергей Морозов Радищево бистәсендә гомер итүче милләттәшебез - блокадалы Ленинградта яшәгән Рауза Адельша кызы Шамсутдинова янында кунакта булды hәм ветеранны бәйрәм белән котлады. Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Рауза апа өлкән буын вәкилләре турында кайгыртучанлык күрсәткән hәм аларга карата игътибарлы булган өчен регион җитәкчесенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

    Рауза Адельша кызы үзенең балачак hәм яшьлек хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Ленинград блокадасы вакытында аңа нибары 7 яшь була. Кече яшьтә булуына да карамастан, дәhшәтле сугыш елларының бик күп вакыйгалары хәтерендә уелып калган.

    - Янәшәдә генә снаряд шартлаган тавыш бүгенгедәй колагымда яңгырый hәм үзем дә сизмәстән сискәнеп куям. Фашистик бомбардировщиклар якынлаша башлагач, еш кына су өчен люклар эченә тиз-тиз кача идек. Yлүчеләрне дә шушы су каналына рәт-рәт итеп тезеп куйганнары хәтеремдә. Ул чорда ипи кисәге, икмәк бар нәрсәдән дә кадерле әйбер иде,- ди Рауза апа Шамсутдинова, моңсуланып.

Рауза апа язмыш сукмагында күпне күрсә дә, сынып hәм сыгылып төшмәгән. Ул бүген дә hәр яңа туган көнгә cөенеп яши. Ветеран бөтен тырышлыгын куеп, осталыгын эшкә җигеп, татар халык ашлары әзерли hәм аллы-гөлле чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә.