«Сәламәтлек почтальоннары» проекты

Губернатор Сергей Морозов инициативасы буенча өлкә районнарында «Сәламәтлек почтальоннары» ("Почтальоны здоровья") дип аталган проект тормышка ашырыла.

    Өлкә cәламәтлек саклау министрлыгы белән «Почта России»нең Ульяновск филиалы арасындагы килешү нигезендә, бу проектта Иске Кулаткы, Радищево, Павловка, Новоспасское, Николаевка, Яңа Малыклы, Чынлы, Мәләкәс районнарының торак пунктлары катнаша.

    - Әлеге проектта катнашучы почта хезмәткәрләре махсус курслар үтәләр, анда аларны аеруча куркыныч авыруларның билгеләре белән таныштыралар hәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Өлкәнең медицина профилактикасы hәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру үзәге белгечләре халыктан сорашып белешү өчен анкета әзерләделәр. Анда дөрес туклануга, физик активлык дәрәҗәсен hәм начар гадәтләрне ачыклауга, диспансеризация үтүгә бәйле сораулар бар,- ди өлкә cәламәтлек саклау министры Сергей Панченко.

    Төбәгебез башлыгы Сергей Морозов шулай ук «Кайгыртучан күрше» («Заботливый сосед») проектын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Киләчәктә почтальоннар, ягъни хат ташучылар тиешле программасы булган махсус җайланмалар белән тәэмин ителеп, анда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, мошенниклардан алданган кешеләр турында мәгълүматлар кертелер дип көтелә.