19 январь - Ульяновск өлкәсе көне

Кадерле якташлар! Ихлас йөрәктән сезне истәлекле бәйрәм - Ульяновск өлкәсенең барлыкка килүенә 77 ел булу уңаеннан котлыйм!

    Безнең регион hәрвакытта да илебез өчен иң мөhим hәм әhәмиятле территорияләрнең берсе була. Ульяновск өлкәсенең hәрьяклап үсеше хәзер дә дәвам итә. Кыска гына вакыт эчендә төбәгебез экономика hәм промышленность үсешенең темплары, социаль hәм мәдәни сәясәт буенча лидерлар сафына чыкты. Биредә масштаблы инвестицион проектлар уңышлы гына тормышка ашырыла, фәнни экономика белән бәйле предприятиеләр үсеш юлыннан атлыйлар. Халыкара экспертлар бездәге эшлекле климатны Россиядәге иң яхшысы итеп бәялиләр. Без төбәгебез hәрчак бай булган милли мәдәниятләрнең күптөрлелеге белән чиксез горурланабыз. Бик күп халыклар Ульяновск өлкәсе территориясендә дус-тату, аңлашып hәм үзара килешеп яшиләр.

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгы - агымдагы елда безнең өлкә hәм бөтен Россия өчен төп вакыйга. Барлык вакыйгаларны да иң югары дәрәҗәдә үткәрү өчен без бу тантанага күптән әзерләнә башладык инде. Хәтер hәм дан елында без сугыш истәлекләрен мәңгеләштерү hәм яшь буын безнең ата-бабаларыбыз, карт бабаларыбыз батырлыгы белән горурлансын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Шул ук вакытта яңа гына башланып киткән ел Яшьләр елы буларак та билгеләп үтеләчәк. Аларның hәрьяклап үсеше, белем алу, хезмәт итү, карьера ясау, үзләренең туган җирләрендә уңышка ирешү өчен без бөтен шартларны да тудырабыз. Нәкъ менә яшь буын Ульяновск өлкәсе үсеше өчен потенциалны hәм яңа мөмкинлекләр ачуны дәвам итәчәк.

    Хөрмәтле ульяновскилылар! Ихлас күңелемнән сезне безнең өлкәнең туган көне уңаеннан котлыйм. Яңа казанышлар, нык исәнлек hәм бәхет, гаилә учагының җылысын, барлык башлангычларда да уңышлар телим!

    С.И.Морозов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы.