Моңнар чишмәсендә хозурландык

Чардаклы районы Yрән авылы мәдәният йортында Димитровград шәhәре «Доверие» социаль үзәгенең «Чишмә» татар ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Әнвәр Латыйпов) концерты булды.

    Миңа ике ел рәттән Димитровград шәhәренең «Доверие» социаль үзәгендә (җитәкчесе - Ирина Викторовна Баканова) Чардаклы районының «Көмеш администрациясе» вәкиле буларак атналык программаларда катнашырга туры килде. Анда өлкәбезнең муниципаль берәмлекләреннән йөздән артык кеше килгән иде. Ирина Викторовна үзенең бер чыгышында «Чишмә» татар ансамбле турында бик җылы сүзләр сөйләде. Аннары миңа 22 нче санлы татар мәктәбендә оештырылган гармунчылар фестивалендә бу ансамбль белән якыннан танышырга насыйп итте.

    Яңа ел алдыннан Чардаклы районы Yрән авылы ветераннарына бәйрәм ясау теләгеннән чыгып, коллективның cәнгать җитәкчесенә - күптән түгел генә 80 яшьлеген билгеләп үтүенә дә карамастан, егетләр кебек янып йөрүче Әнвәр абый Латыйповка ансамбльнең концертын оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттем. Коллектив белән сөйләшим әле, сеңелем, аннары хәбәр итәрмен, диде ул. Озак та көттерми, без киләбез, дигән җавап алдым hәм белдерүләр, чакыру кәгазьләре таратуга, телефон аркылы авыл халкы белән эшләүгә керештем. Һәм 16 декабрь көнне 14 сәгатьтә «Чишмә» ансамбле чыгышы - гармун моңнары, халкыбызның «Сарман», «Кайтам инде», «Фазыл чишмәсе» кебек бик күп онытылмас җырлары тамашачыларыбызны хозурландырды. Авылдашларыбыз үзләре дә артистлар белән бергә рәхәтләнеп җырлап утырдылар. Бу ансамбль халкыбызның иҗатын тарату юнәлешендә бик кирәкле hәм зур эш алып бара. Аларны транспорт белән тәэмин итүче җитәкчеләргә дә зур рәхмәт әйтәсе килә. Әнвәр абый бу юлы яңа гармунда уйнады, аңа бернинди тавыш көчәйткеч аппаратура да кирәк түгел. Чыңлап торган гармун тавышы, матур моңлы тавышлы Рузалия Яруллова, Гөлсинә Зарипова, Гөлсирә Сафина белән Марс hәм Әнисәнең җыр-моңнары бөтен клубны күтәрде.

    - Шушы гармунымны алуда ярдәм иткән (хакы саллы гына - 112 мең сум икән) җитәкчеләргә - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән Димитровград шәhәр Думасының элеккеге депутаты, «Лидер-Д» фирмасы хуҗасы, танылган меценат Фәрит Халиуллинга зур рәхмәтләремне җиткерәм,- диде Әнвәр абый, бәхетле елмаеп.

    Барча халыктан җиткерегез, кайчан ишетер идек әле шундый тальян көйләрен, дип җөпләде залдагылар. Ә залдагы тамашачыбыз Рауза Яруллова хәтта өр-яңа гармунда уйнап карау бәхетенә дә иреште. Бөтен зал җырлады, биеде, чын-чынлап бәйрәм булды. Yзешчән сәнгать коллективына татар автономиясенең Рәхмәт хатын тапшырдык, шулай ук үзебезнең «Ак калфак» оешмасыннан бал белән Җәмилә Мифтахованың шигырьләр җыентыгын бүләк иттек. Яңа иҗат уңышлары сезгә, хөрмәтле «Чишмә»леләр. Ә мәкаләмне шигырь юллары белән тәмамлыйм:

    «Сез булганда җирдә игелек бар,

    Сез булганда яши моңнар да.

    Сез юк җирдә юктыр  матурлык та,

    Сез юк җирдә юктыр  җырлар да.

    Шатлык килсә бергә уртаклашып,

    Кайгыларны бергә бүләбез.

    Сөендереп безне иҗатыгыз белән,

    Картаймыйча, кояш кебек балкып яшәгез!»

    Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

    Чардаклы районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе.