Минҗия Махмутова - атказанган юрист

Мәркәзебез Казаннан сөенечле хәбәр алдык: күренекле якташыбыз Минҗия Миннәхмәт кызы Махмутова  Татарстан Республикасының атказанган юристы hәм «Ел юристы» дигән дәрәҗәле вә мактаулы исемнәргә лаек булган. Почетлы исем бирелүе турында таныклыкны аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырган.

    Минҗия Миннәхмәт кызы Махмутова (Салахова) Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үсә. Авылда урта мәктәпне «бик яхшы» билгеләргә, ягъни отличнога тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Яшь белгеч Ульяновскиның китап сәүдәсе техникумында студентларга юридик белем бирә hәм Чардаклы районының Октябрьский бистәсендә нотариус булып эшли. Ә хәзерге вакытта ул Казан шәhәре нотариаль округының нотариусы вазыйфаларын үти. Югары профессиональ сыйфатларга ия якташыбыз эшен зур җаваплылык хисе тоеп hәм җиренә җиткереп башкаруы, ачык йөзле, ярдәмчел, игелекле hәм кешелекле булуы аркасында халык хөрмәтен hәм ихтирамын казанган. Юридик ярдәм кирәк булса, консультация алу өчен күпләр аның янына ашыгалар.

    Һәрдаим гыйлемгә омтылучы Минҗия Миннәхмәт кызы фән белән шөгыльләнергә дә вакыт hәм мөмкинлек таба. Ул «Балигъ булмаганнарның мөлкәт хокукларын яклау» дигән темага диссертация яклап, юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәcен алу бәхетенә ирешкән. Әлеге фәнни хезмәтендә гражданлык, эшмәкәрлек, гаилә, халыкара хокук мәсьәләләрен  күтәрә hәм тормыш барышында килеп чыккан төрле ситуацияләрдә балигъ булмаган балаларның хокукларын закон нигезендә саклау hәм яклау юлларын ачыклый. Танылган якташыбыз югары профессиональ юридик уку йортлары өчен «Мирас хокукы» («Наследственное право») дип исемләнгән дәреслек авторы да әле.

    Тормыш юлында бары тик үз тырышлыгы hәм көче белән зур дәрәҗәләргә ирешүче Минҗия Миннәхмәт кызының күпьеллык фидакарь hәм намуслы хезмәтен Татарстан җитәкчелеге югары бәяләгән. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә аңа Татарстанның атказанган юристы дигән мактаулы исем бирелде. Шушы уңайдан күренекле якташыбызны кайнар котлыйбыз hәм яңа уңышлар телибез.

    И.ХАСИБОВ.