Ислам дине берләштерә, мәчетләр күрештерә

Ульяновск шәhәренең Дзержинский урамында урнашкан 2 нче Җәмигъ мәчетендә хәзер инде традициягә кергән «Ачык ишекләр көне» үтте. Яшь буынны ислам дине белән таныштыру  максатында оештырылган әлеге чарада төрле милләт вәкилләре катнашты.

    «Ачык ишекләр көне» уңаеннан мәчеткә бик күп кунаклар килгән иде. Шәhәребездә уңышлы гына эшләп килүче милли-мәдәни оешмалар вәкилләре аларны мөселман халыкларының тарихы, мәдәнияте hәм аш-сулары белән таныштыру өчен зур тырышлык куйдылар. Татар милли-мәдәни автономиясе дә бу эштән читтә калмады. Милләт җанлы мөгаллимә Розалия Зиганшина белән 20 нче санлы «Искринка» балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинова татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә әзерләгән иде. «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы, «Бәхет» клубы, «Өмет» газетасы hәм 17 нче милли китапханә вәкилләре аларга ярдәмгә килделәр hәм бергәләп халкыбызның рухи мирасын күрсәтергә тырыштылар. Әзәрбәйҗан кардәшләребез барча халыкны милли ашлары -  долма белән сыйладылар. Ә күргәзмәләр белән танышканда, Yзбәкстанның биш ил - Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Төркмәнстан hәм Әфганстан белән чиктәш булуы турында сөйләделәр. Хәзерге Төркмeнстан территориясендә 3 мең ел элек үк инде кешеләр яшәгәнлеге хакында мәгълүмат алдык.  Дөньядагы иң зур hәм иң матур Аллаhы йорты - «Чечня йөрәге» («Сердце Чечни») мәчете Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәhәрендә урнашкан булуы турында да хәбәр иттеләр.

    - «Ачык ишекләр көне»ндә катнашучы барлык милләт вәкилләрен дә саф hәм пакь динебез берләштерә. Барыбызның да максаты изге hәм уртак бит - ата-бабаларыбыз әманәт, рухи мирас итеп тапшырып калдырган традицион ислам кануннары буенча яшәү, гамәл кылу. Ә очрашу урыныбыз - Аллаhы йорты, аның ишекләре hәркемгә ачык,- диде 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов.

    Өлкә администрациясенең милли hәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский Губернатор Сергей Морозовның кайнар сәламен җиткерде. Төбәгебездә йөздән артык милләт вәкилләре үзара дус-тату, аңлашып яшиләр, төп диннәрнең берсе булган ислам тарафдарлары шушы бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертәләр, диде хакимият вәкиле.

    Ульяновск өлкәсенең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов әлеге бик тә мөhим hәм кирәкле чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юллады hәм киләчәктә мәчетләребезнең халык белән тулы булуын теләде. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мөселман халыкларының тарихы hәм рухи мирасы белән таныштыру ниятендә зур көч куйган милли-мәдәни җәмгыятьләр активистларына соклануын белдерде.

    Бу көнне ислам дине белән кызыксынып Аллаhы йортына аяк баскан hәрбер кешене телеңне йотарлык тәмле пылау, милли ашлар hәм чәй белән сыйладылар. Мәчетләргә илтүче сукмаклар беркайчан да өзелмәс, дип ышанасы килә.

    Рузия ХӘЛИМОВА.