Ничек яшисең, авыл?

Владимир Путин рәислегендә узган Дәүләт Советы утырышында илнең агропромышленность комплексы үсешенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашты.

    Өлкәнең агропромышленность комплексы hәм авыл территорияләре үсеше министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер 312 меңнән артык кеше, ягъни Ульяновск өлкәсе халкының дүрттән бер өлеше авыл җирендә яши. Төбәктә 336 авыл хуҗалыгы оешмасы, 609 крестьян (фермер) хуҗалыгы hәм 261 мең шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) эшләп килә.

    2020 елның июленә кадәр hәр регионда авыл территорияләренең үсеш программасы барлыкка килер дип көтелә. Бу программада сәламәтлек саклау hәм белем бирү объектларын төзү hәм реконструкцияләү, аларны кадрлар hәм җиhазлар белән тәэмин итү планы чагылыш табачак.

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы авылда яшәү өчен уңайлы, ягъни комфортлы шартлар тудыруны өстенлекле бурыч итеп саный.

    - 2019 елда Ульяновск өлкәсенең торак пунктларын газлаштыруга региональ бюджеттан 98 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Өлкәнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә 2 миллиард 13,1 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде, 2018 ел белән чагыштырганда, бу - 559 миллион сумга күбрәк. Ә хәзер авыл территорияләренең комплекслы үсеш программасын үтәүгә керешәбез. Аны тормышка ашыру өчен зур акчалар каралган - 2025 елга кадәр 2,3 триллион сум чамасы бүленәчәк. Шуның бер триллион 60  миллиард сумы - федераль бюджеттан. Моңа кадәр гамәлдә булган программа белән чагыштырганда, бу - 12 тапкыр күбрәк. Әлеге акча социаль инфраструктура, медицина үсешенә, торак төзүгә тотылачак,- диде Сергей Морозов.