Шөкер кылу мәҗлесе

Ульяновск шәhәренең Yзәк Җәмигъ мәчетендә милләт hәм дин җанлы Варис хаҗи Равиловның 75 яшьлек юбилее уңаеннан шөкер кылу мәҗлесе узды.

    Гомер бәйрәмен билгеләп үтүче танылган милләтпәрвәрне беренче булып ерак араны якын итеп килгән шәрәфле кунак - Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншин тәбрикләде. Ул узган гасырның сиксәненче еллары ахырында «Туган тел» оешмасының чишмә башында торган, бүген дә алгы сафта атлаучы Варис хаҗиның тормыш юлына соклануын белдерде.

    - Менә утыз елдан артык инде татар халкына армый-талмый хезмәт итәсез. Милли hәм дини эшләрне бер-берсеннән аермыйча, бергә үреп алып баруыгыз мактауга, рәхмәт сүзләренә лаек,- диде Ильяс хәзрәт hәм мәдрәсәнең Рәхмәт хатын тапшырды.

    Ә «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Варис хаҗины өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин исеменнән  котлап, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

    - Сез - газета битләрендә ислам дине темасын тирәнтен яктыртучы бердәнбер хәбәрчебез. Бай эчтәлекле, вәгазьгә тиңләрлек шигырьләрегез hәм мәкаләләрегезне укучылар hәрвакыт көтеп алалар. Алар уйландырып кына калмыйча, күпләргә туры юлдан барырга этeргеч тә бирә,- диде баш редактор.

    Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафинның  тәбрикләү cүзләрен мәхәллә рәисе Ирфан хәзрәт җиткерде. Ул озак еллар дәвамында мәхәллә тормышында активлык күрсәтүе өчен Варис хаҗига рәхмәт сүзләрен юллады.

    Мөселман хатын-кызлар союзы рәисе, мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова да игелекле, ярдәмчел Варис Алтын улына рәхмәтләрен ирештерергә ашыкты. Шәкертләребез вәгазьләрегезне hәрвакыт яратып тыңлыйлар, гыйбрәт алалар, диде ул.

    Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Заволжье районы татар автономиясе рәисе Рафаэль Назмутдинов, филология фәннәре кандидаты Резеда Садыйкова hәм мәхәллә вәкилләре Варис хаҗиның милләтебезгә hәм динебезгә хезмәткә багышланган тормыш юлы турында сокланып сөйләделәр hәм язмыш сукмагында төп таянычы, терәге булган хәләл җефете Минҗиян ханым белән озак еллар тигезлектә, исәнлектә яшәүләрен теләделәр.

    Шөкер кылу мәҗлесендә катнашучылар милли ризыклар белән сыйланганнан соң, мәчеттә җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыдылар.

    Рузия ХӘЛИМОВА.