Гөлсинә Ханәфи хикәясе

Сагыну

(Хикәя)

            Кызыл “Икарус” автобусы тигезле-тигезсез асфальтта тирбәлә-тирбәлә, җилләр белән ярышып, маршруты буенча чакрымнар саный. Уйларына бирелгән Ләйсәнә, җәйге күренешнең гүзәллегенә сокланып, тәрәзәдән карап бара... Әнә, уң якта – Кызыл Яр авылына борылыш. Аның йөрәк тибеше ешайды... Бу авыл турысыннан дулкынламыйча гына уза алмый ул соңгы елларда. Авыл зиратында аның якын дусларының берсе, алай гына да түгел, Ләйсәнәне туганы кебек күргән яшьлек дусты Динә җирләнгән... Чираттагыча, бугазына тыгылган күз яшьләрен йота-йота, үзенең бар белгән догаларын күңеленнән укып чыгып, дустының якты рухына багышлады... Сагына ул дустын... Бик сагына! Кызганычка каршы, хәзер инде ул аның уйларында гына яши... Уйлар... Барасы юл озын һәм... уйланырга берни дә комачауламый... Яшьлек еллары,  утыз-кырыкны узган чорлар һәм... иллегә якынаеп килгән дустының үле хәбәрен ишетү мизгеле - кинолента тасмасы кебек, бер-бер кадрдан торган күп серияле кинога әверелеп, күз алдыннан чагылып уза башлады...

            ...Мәктәптә укуының соңгы елында, Яңа ел чыршы бәйрәмендә, Динәне ул беренче тапкыр күрде. Буйга биек түгел, ачык йөзле чибәр кызны, бер ел алдан мәктәпне тәмамлап киткән кызлар авылга кунакка алып кайтканнар. Ул вакытта, билгеле, якыннан таныша алмадылар. Ләйсәнә мәктәп укучысы буларак, ә кунак кызы – бергәләп килгән дусларыннан аерылмыйча, чыршы бәйрәменә бизәлгән спортзалның икенче яртысында булуы сәбәпле, бер-берсе белән аралашырга туры килмәде...

            Икенче очрашу, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китеп укырга һәм эшкә урнашкач, тулай торак коридорында булды. Шундый зур шәһәрдә бу көтелмәгән очрашу - икесе өчен дә язмыш билгесе, алар арасында гомерлек дуслык төене бәйләнүен, алар әле белмиләр иде... Шул танышу белән, бер бүлмәгә урнашып, икесе - калган утыз елга, аерылмас дусларга әйләнде...

            ...Динә, Ләйсәнә яшәгән авылдан уналты чакрым ераклыктагы татар авылыннан булып чыкты. Унбиш яшендә әнисез калган. Әтисе башка хатынга өйләнгән. Авылда аның тагын әле ике энесе дә бар икән. Иң кечесе, алты яшеннән шактый олы яшендәге әбиләре тәрбиясендә. Үги ана балаларны якын кабул итә алмаган... Шуңа да, Динә мәктәпне тәмамлап шәһәргә китеп барган. Училищедә укып, техник профессиясен үзләштереп, заводка эшкә урнашкан. Әле алай гына да түгел, сөйләшә торгач, тагын бер нәрсә ачыкланды: аның үги әнисе, Ләйсәнә яшәгән авылдан - күршесе булып чыкты... Бу кадәрле туры килүләр, билгеле, алар өчен искиткеч хәлләр иде!..

            ...Ике ел тирәсе бер бүлмәдә, бер тәлинкәдән ашап, диләрме, яшәделәр алар. Кием алсалар - алмашлап киделәр, булган серләрен дә икесе генә белеп, бик тату дуслар булып калдылар. Якын дустының кияүгә шәһәр егетенә чыгарга теләвен дә, бик яхшы белә иде Ләйсәнә. Аңардан бер ел алдан килеп, шәһәр тормышын үзләштергән кеше буларак, дип, Ләйсәнәгә еш кына үз киңәшләрен дә бирергә тырышты дусты. Тик, Ләйсәнә кияүгә беренче булып чыкты. Егете дә Татарстан якларыннан хәрби хезмәттәге татар егете булып, дустының киңәшенә туры килмәсә дә, аларның туенда Динә аның шаһит кызы булды. Һәм бер елдан соң, үзе дә, эзләгәненә тап булып, шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Ләйсәнә яшәгән күп катлы йорттан ерак түгел шәхси ертта, иренең әти-әнисе белән дә бергәләп яши башладылар. Аралары – җәяүләп ун-унбиш минут кына барасы. Шулай итеп, мында да күршеләр булып чыктылар. Аларның икесе өчен дә бу хәл - язмышның зур бүләге, дип кабул иттеләр!..  Язмыш юллары аларны аерса да, ул вакытлыча гына булып, бер-берсеннән ерак җибәрмәде...

            Кайнанасы тимер юл вокзалында ресторанда эшли икән. Кайнатасы да ниндидер эштә җитәкче. Ире таксичы. Барысы да ул хыялланганча! Бар яктан да файдалы вариант. Теләгенә ирешү, дустының алдагы гомеренә җәннәт тормышы күз алдына килә. Шуңа, үз-үзе белән бик тә канәгать иде Динә! Тик... язмышның үз карашы иде аның ситуациясенә. Туйлары узып берничә ай үткәч, янгын чыгып, өйләренең бер яртысы янды. Агач йорт кара күмергә әйләнде... Туйга җыелган акчаларына шул янган якны сатып алып, үз көчләре белән ремонт ясадылар да, икенче яктан ишек уеп, аерылып чыктылар. Беренче балалары дөньяга аваз салды. Тик, күпмедер вакыттан соң, кайнанасының чыланда асылынган гәүдәсен таптылар.  Билгеле булмаган сәбәпле, ул үз-үзенә кул салып, бакыйлыкка күчте. Кайната эчкечелеккә бирелде. Баш якка боларны кертми башлады.  Үзенең бу йортка хуҗа булуын һәр орыш-талаш вакытында исләренә төшереп торды һәм...  аерым якта яшәсәләр дә, тора-бара үзләрен йортттан ук куа башлады... Документ буенча өйнең хуҗасы үзе булганлыктан.

            Үз авылына кайтса да, Динәнең хәле туган йортыннан ярдәм өметләнерлек түгел иде. Урта яшендәге үги анасының әтисе белән уртак кыз балалары туган иде ул чакка.  Кәләш дилбегәне тулысынча үз кулына чорнап тотып өлгергән. Балалары туганнан соң, аягы тагын да катыга баскан. Әтиләре анардан узып берни эшли алмый торган кешегә әйләнгән.  Яннарында калган уртанчы энесе дә, усал хатын янында үги бала күрәчәген кичерә. Динә алар өчен - өзелгән кисәк, артык тамак икәнен белә... Карт әбисенең дә анарга әлләни булышырлык мөмкинлеге юк: аның янында Динәнең тагын бер энесе яши иде...

            Бар булган халендә дә, ул, Ләйсәнәгә еш килеп йөрде. Ләйсәнә дә бара иде,  дусты яшәгән ул ертка. Тар урамны гына чыгасы, бит! Тагын, тимер юлны аша чыгасың да, урамнары чия, слива, сирин, шомырт куакларына күмелеп утырган асфальт сукмак буйлап, туп-туры ул яшәгән йортка барып керәсең. Шәһәр уртасында калган  шәхси йортлар, авылны хәтерләтеп, үзенчә җылылык биреп тора, бигрәк тә - авыл кешесенә. Йорт дигәч тә, авылдагы кебек иркен түгел йорт тирәләре. Ашьяулык кадәр җирнең һәрбер кисәгенә нәрсәдер утыртылган. Җиләк-җимеш куаклары, һәрьяклап яшелчә түтәлләре кечкенә генә капканың як-ягында урнашкан. Шуңа да, дөресе, ул йортларны - бакча, дип әйтергә була... Йорт хуҗаларын да күргәне булды. Кайнанасы да яхшы кеше буларак исендә калган...

            Шатлыгы да, кайгысы да уртак иде аларның. Ул вакытка ире такси эшен ташлап, башка - тагын да файдалырак эш эзләп йөргән чаклары еш булды. Бер тиен акчасыз калган чакларында да, Ләйсәнәгә килә иде Динә... Бирәлгән кадәр бүлешеп, сумкасына ашамлыклар тутырып, олы кызчыгына үз баласыннан кечерәеп калган кием-салым һәм үзенең артык киемен кидереп, я биреп җибәрә иде анарга Ләйсәнә. Ничек итеп аның үз тамагыннан ризык үтсен инде, якын дусты авыр хәлдә калганда?!. Шуңа да, Динә анарга килеп, үз кичерешләрен сөйләп елаганда, аны бертуган сеңелесе кебек күреп, вазифасы дип, һәрьяктан ярдәм итәргә тырышты. Ул вакытка, Динәнең икенчегә ир баласы туып, әлегә кадәр тарткан йөге тагын да авырая төште. Анарга ярдәм кулы сузарлык, Ләйсәнәдән кала башка якын туганы юк иде Динәнең. Ләйсәнә өчен бу эш - башкача була да алмый торган бер нормага әйләнде. Үз дустын чын-чынлап якын күрде, һәм Динә дә, кирәк булса Ләйсәнә өчен җанын бирергә әзер кебек тойды.

            Икәү бергә чакта күпме якты мизгелләр кичерделәр алар?!. Очрашкан чакта - сөйләшеп туя алмыйлар!.. Икесе генә белган, күпме серләр төене калды алар арасында... Ләйсәнә гаиләсе белән башка шәһәргә күчеп китү хәбәрен белгәч, ничек елаган иде Динә?!.  Ләйсәнәгә дә. дустын калдырып китү җиңел булмады. Иренең хәрби хезмәттә булуы сәбәпле, калырга мөмкинлекләре дә юк иде... Шул аерылышу, мәңгегә аерылуның башы булгандыр алар өчен...

            ...Ләйсәнә, уйларыннан бераз арынып, тәрәзәгә карап, автобусның шәһәргә якынлашып килүен күрде. Ике сәгать юлның үтүен сизмичә дә калган икән... Кызларына килеп баруы аның.  Шул шәһәрдә туып-үскән кызы, гаиләсе белән хәзер шунда яши. Яшьлек дусты белән күршедә яшәгән шәһәрдә...

            - Кызым, беләсеңме-юкмы, мында авылда шундый хәбәр ишетелде: Динә дустың үлгән икән?!. Күршебез Җария апаң - Динәнең үги әнисеның туганы, шулай дип әйтте?! - дип,  көтелмәгән кайгылы хәбәрне, Ләйсәнәнең әнисе телефон аша җиткерде. - Эчүдән йөрәге туктаган, диләр...

            Ләйсәнәнең, билгеле, ышанасы килмәде бу хәбәргә. Булмас?!. Юк. Ничек шулай?.. Йөрәгенең авыртуына зарланганы бар иде Динә. Тик, ул вакытта Ләйсәнә аның сүзләрен чынга алырга теләмәде. Никтер, дустын сау-исән дип кенә беләсе килде аның. Һәм, начар сүзләрне телдән сөйләп, күңелгә алмасаң, алар үзлегенннән юкка чыгар кебек тоела иде Ләйсәнәгә... Ул чыннан да авыраган, күрәсең?!.  Аның үзенең дә йөрәгенә кадалды бу хәбәр! Күңел ярасыннан ургылып ташып чыккан күз яшьләре, ихтыярсыз ага башлады...

            Ул вакытта да ашулай булды, әле дә якын дустын сагынып искә алу, үзенеке белән бәйләнгән дустының язмышын тагын бер башыннан кичерү - аның күңеленең иң нечкә кылларына кагылу булып, зарлы моңнарга чумырды. Ә ул моңнар, һавада яңгыр болытлары куерган сыман, күңел күген сагыш болытына урады... Юл буе, күзеннән туктаусыз яшь акты...

            Аерылышканнан соң, үткән ун ел өчендә сирәк күрештеләр алар.  Ул елларда, бер шәһәрдән икенчесенә төрле сәбәпләр белән барып йөрсә дә, аларның очрашыр мөмкинлекләре сирәк булды. Бик теләсә дә, я Ләйсәнәнең вакыты чикле, я дусты эштә... Кәрәзле телефон белән аралаша башлаулары да, ул үләр алдыннан гына булды. Ләйсәнәгә, аның телефон номерын, интернет аша кызы эзләп тапты. Икесе өчен дә нинди шатлыклы мизгел булып исләрендә калды ул сөйләшү! Барлык сүзләрдән соң, дусты аңа, хәлләрнең ничек булуын белүгә карамастан, ташлап киттең, дип үз шелтәсен белдергән иде... Кичерә алмаган аны Динә...

            Шул сөйләшүдән соң, Ләйсәнә ул шәһәргә кызларына тагын бер баруында, шул вакытта якын дусты сатучы булып эшләгән базар турысына автобустан тешеп калды. Ничек аны күрми китсен?! Дусты аның муенына сарылып, кочаклап елаганы әле дә хәтерендә... Шунда да, Динә аны аерылышуларында гаепләп, шелтәләгән иде... Аның өчен, бәлки шулай тоелгандыр?..

- Дустым, син киткәнне бирле, синең кебек таянычым юк минем... Канатым сынды - синсез!..- дигән иде ул, моңсуланып. - Мин үзем дә, бәхет өчен яралган зат булмаганмын, кызганычка каршы... Язмышым давылларыннан телгәләнгән йөрәкнең тибеше, майламаган арба көпчәге сыман,  шыгыр-шыгыр килеп, бер тибә, бер сикереп ала... Яхшыга түгееел... Әнием дә шул чирдән вакытсыз китеп барды... Ике энем дә...

            Ул вакытта, Ләйсәнә дустын начар уйларыннан арындырырга теләп, нинди генә сүзләр белән юатырга тырышса да, Динә аны елап озатып калды...

            Шунда да белмәгәнмееен, ул безнең соңгы очрашу булган икән, дип, авырсулап куйды Ләйсәнә?!. Һәм, шунда гына, уйларыннан арынып бетәр-бетмәс - тәрәзәгә карады.

            Автобус автовокзал йортында тукталган... Ә ул салонда берүзе утырып калган...

Гөлсинә Ханәфи.