Ирек Фиргалиев парчалары

                                            Ике парча

                                   «Сайлау - синеӊ эш»                          

Рәхәтләнеп егет булып йөрисе чагында, энем, өйләнәм, дип каударлана башлады. Җитлеккән социализм төзеп бетереп килгән чорлар бу. Көннәрнеӊ берендә үзеннән алты–җиде яшькә олы, бик кәттә, үтә чибәр, татарча ләм–мим берәүне өйдәгеләргә дә алып кайтып күрсәтте. Әни, армиядә хезмәт итеп кайткач та өлгерер идеӊ әле, диде дә, авызына су капты. Әти дә, хәзер инде татары укынмый, урысы чукынмый, дигәндәй, нинди милләтән булуына карамастан, шул ук кеше инде ул, әтиеӊ булсам да, бу өлкәдә бер киӊәш тә бирә алмыйм, үзеӊ хәл ит, сиӊа яшисе, дип чикләнде. Мин җилкәләремне генә сикерттем.

Икенче атна ахырына шәһәреннән тагын кайтып җитте бу. Күзенә ак-кара күренми, үз туксаны туксан. Олы якка кереп, әбигә әйтәм дә, өйләнәм мин шул Валяга, ди. Икәү әби каршысына кереп баскач:.  

- Әби, хәзер ни урысы, ни татары дин тотмый, илебездәге кешеләр барысы да тигез, шуӊа Валяга гына өйләнергә булдым инде мин , - дип әти фикерен кабатлады энем. Әби уйланып тыӊлап торды-торды да:  

- Килешәм, улым, дин тоталармы-юкмы, кешеләр дәүләт органнары, хокук-кануннар каршында бөтенесе дә бертигез. Тик семья булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Тормышыгызда бер-бер каршылык, йә булмаса чатаклык килеп чыкса, татар кызына өйләнсәӊ, һәрвакыт хатын гаепле, хатын юләр була, марҗага өйләнсәӊ, үзеӊ придурок буласыӊ. Сайлау синеӊ эш, - дип өстәл өстендәге ачык Коръәненә иелде.

                                               «Келәфи тек келәфи»

Новоульяновск шәһәрендә яшәп яткан энем, кичке техникум тәмамлап, нәни кызы белән хатынын ияртеп, авылга кайтып төште. Үзебез күптән түгел генә эшләнеп беткән өр-яӊа өйгә күчтек, ә энекәшләр күршедәге иске өебезгә урнаштылар. Озакламый  колхозга инженер булып эшкә дә керде бу. Юл йөрергә, үзенә шәхси траноспорт – «Урал» мотоциклы бирделәр. Шулай беркөнне эше төшеп, «Сельхозтехника» идарәсенә сугылып чыгарга уйлый ул. Идарәдә эше пешкәч, склад мөдирен эзләп китә. Кабинетына барып керә дә, горур рәвештә «Сельхозтехника» начальнигы имзалаган доверенностьне мөдирнеӊ өстәл өстенә китереп сала. Гомере буе  шушы складта утырып мүкләнеп беткән, чын исеме Искәндәр булуга карамастан, үзен Сан Саныч, дип йөрткән елгыр да, хәйләкәр дә «дөнья кендеге» кәгазьгә күз дә салмый. Бары кысык күзләрен елтыратып:

- Әйбәт, әйбәт, тик кем соӊ син? – дип кенә куя.                                  

- Ничек инде кем, теләсә кемгә доверенность тоттырып җибәрмиләр, мин – «Ямаш» колхозыныӊ баш инженеры, - дип кәперәя энем.             

- Ярар, аӊлашылды, тик кәгазьдә күрсәтелгән бер кенә запчастьне дә бирә алмыйм  бит әле сиӊа.

- Ни сәбәпле?

- Сәбәпләре бар инде аныӊ, бар… Беренчедән, келәфи чалбар кимәгәнсеӊ, икенчедән, чын инженер булуыӊа шигем бик тә зур.

Сан Саныч гел шулай сүз башында әйтелергә тиешле яӊгыру «гэ» авазын саӊгыраулаштырып әйтә. Шуӊа ул «ка» булып ишетелә. Имеш, егет белән кыз булып йөргән чакларында, ул, сакаулыгын сиздермәс өчен, булачак хатынына, матурым, күгәрченем, дип кенә дәшә торган булган. Ѳйләнешеп беркүпме яшәгәч, хатынын иркәләгән вакытта, Гөлфиям-күгәрченем, дип әйтәсе урынга, Келфиям-күгәрченем, дип ычкындыра. Хатын ятактан сикереп тә тора, әле син келфияләр белән типтерергә керештеӊме, дип уклауга барып та ябыша. Шуннан соӊ Сан Саныч «гэ» авазын бөтенләй күралмас булган,ди.  

- Сан Саныч абый, мин техникум тәмамлаган дипломлы специалист. Дөрес, армиядә булырга, галифе кияргә өлгермәдем әле, - дип акланырга керешә каушап калган энем.                                          

- Анысы не важно, браток, бәхәсләшмим, шулайдыр, дипломлыдыр, тик келәфи кими торып, чын инженер булып булмый.                

- Келәфи тек келәфи, - ди дә энем, доверенностен алып, кабинеттан башын иеп чыгып китә. Ике «ярты» кулына килеп керәсенә сөенеп, мөдир эрерәк запчастьләрне склад ишеге төбенә, ә вак- төякләрен кабинетындагы өстәп тартмаларына күчереп куя. Тик күпме генә көтсә дә, Сан Санычка җебегән арыш салмасы булып тоелган инженер күренми дә күренми. Инде гастрономнарныӊ да ябылу вакытлары җитә, ә ул мөдирне шомландырып суга сеӊә.   

Кичен эштән сөмсере коелып кайткан энем, өенә дә кереп тормыйча, туп-туры безгә юнәлә. Бу хәлне, ничек бар шулай, әбигә сөйләп бирә.һәм уфырып:

- Кайдан гына табасы шул каһәр төшкән галифене, - дип сыкрана.   

- Улым, ашыкма әле, бәлки, ул башка мәгънә салгандыр бу сүзгә, - дип карый әби.        

Тик энем:  

"Нинди генә мәгънә салса да, миӊа галифе табарга кирәк", - дип үз сүзендә тора.              

Сугышка китеп хәбәрсез югалган бабамныӊ кадерләп сагынмалыкка саклаган, төбенә кызыл күн ямалган галифе чалбарын сандыгыннан чыгарып бирергә мәҗбүр була моӊа әби.         

Иртәгесе көнне Сан Саныч, бу яшь-җилкенчәк эшне зурга җибәргәндә начальнигы алдында аклану өчен җитдирәк дәлилләр эзләп утырганда, кабинетына кызыл күн төпле  галифе чалбардан инженер килеп керә. Моны күрүгә мөдир, эче катканчы буыла-буыла көлүдән, өстәл өстенә  бөгелеп төшә. Көчкә шаркылдавыннан туктап:

- Бераз диванарак булуыӊны кичә үк чамалаган идем, брат, ну, болай ук булырсыӊ, дип уйламадым. Күӊелне күтәрдеӊ, китер кәгазеӊне, әйдә,алып кит запчастьләреӊне, - ди.           

Эштән кайтып, култык астына бабайныӊ кызыл төпле галифесен кыстырып, хәл белешергә кергән энемне әби:                                 

- Йә, ничек булып бетте инде, улым, - дип каршылады.                 

- Ничек бетсен, буыла-буыла көлде дә, тимер-томырларны биреп җибәрде, колхоз складына кайтарып бушаттым.                             

- Әйткәнне тыӊламыйча, авылдагылардан гына түгел, район кешеләреннән дә көлдереп йөрисеӊ инде шунда.                          

- Бер литр аракылык акчаны янга калдырып булса, мин аларны барган саен көлдерергә дә риза, -  диде энем, әбине аркасыннан сөя-сөя, үз-үзеннән канәгать калып.                                                                

Ирек Фиргалиев, Абдулла авылы.