Бинаәни (нигезле) Хикәя

Бала вакытлар. Бәләкәйрәк булынгандыр инде, ыштаннан гайре нәрсәне күрергә дә, танырга да теләмәгән юләр чак. Шуны тиз генә тартып төшерәбез дә, авылныӊ чуваш очы белән татар ягын аерып торган Чатказ елгасы аша эре бүрәнәләрдән салынган агач күпер өстеннән, анадан тума килеш, тирән суга сикереп уйныйбыз. Күптән җитмеше узса да, һаман наянлыгын югалтмаган җитез хәрәкәтле Зариф бабай көнаралаш, безгә хәйләкәр елмаеп, күперне чыгуга, чуваш очына - Югарычка юл тота. Аны бик гыйлемле, тәкъва карт, диләр. Белмәгән нәрсәсе бер дә юк, имеш. Заманында даны тирә-юньгә таралган Буа мәдрәсәсендә мәшһүр Зариф Бәшириләр белән бер чорлардарак гыйлем эстәгән, ди. Шуӊадырмы, ул мәҗлесләрдә, ахырзаман муллалары шикелле, хәерне нигә мәчеткә китермисез, ярлы-ябагайга өләшәсез, дип мәхәллә картларын сүгеп утырмады. Дөрес, сөйләгәндә фикерләрен нигезлерәк күрсәтергә теләп, «бинаән галәйһи» кәлимәсен еш куллнырга ярата иде, монысын танып калып булмый. Шулай йөренә торгач, көннәрдән бер көнне бу  Клашук Настюгында сатыласы туклы булуын ишетә һәм шуӊа күз салып чыгарга уйлый. Сукыр тәрәзәгә (бездә өй эченнән чыкмый йортны, каралты-кураларны күзәтү өчен тишелгән кечкенә тәрәзәгә шулай диләр) чиртеп, кызыл чырайлы, йомры гәүдәле япь-яшь тол хатынны чакырып чыгара да, аӊа ияреп, абзарга кереп китә. Хуҗабикәнеӊ үзе сымаграк тыпырдап торган йомры сарык бәрәнен күпме генә сыртыннан эләктереп күтәрергә тырышса да, булдыра алмый, аптырагач, өстенә атланып, янбашларын капшарга керешә, иелеп, имчәкләрен тарткалый, янәсе буаз түгелме. Шунда моныӊ сөмсез күзләре Настюкныӊ кат-кат итәкле кызыл шакмаклы күлмәгенеӊ изүен төртеп чыгарлык булып тулшып-кабарынган күкрәкләренә төшә. Туклы онытыла. Бушап калган кулларныӊ:

- Настюк, бәрәнеӊне капшадым, сүз дә юк, симез күренә, бинаән галәйһи, инде үзеӊне капшап карыйк, - дип әйтеп ташлагач, үзләреннән-үзләре мул имиләргә сузылуларын сизми дә кала. Хатын югалып калмый, җитез генә артка чигенә дә, чытлыкланып, тагы бер бәрән хакы өстәсәӊ, капшасаӊ да, комнары коелмас әле, ди.                

- Ягъни, мәсәлән, бинаән галәйһи, туклыӊны күпмегә куясыӊ инде, - дип сорый күзләре томалана башлаган картлач.                         

- Егерме тәӊкәдән дә ким бирмим, Зариф пичче. 

Оялмыйча, ун сумлык бәрәненә егерме тәӊкә сорап торган була бит, дип күз алдында шәүләләнгән тәмле тойгыларыннан арынып китә бабаӊ. Бераз дәшми торгач, телгә килеп:                                             

- Туклыӊ ун тәӊкәдән артыкка тартмый, Настюк, көпә-көндез кычкыртып таларга җыенуыӊа һушымны югалта яздым, - дип саран гына дәрт чаткылары бөреләнеп өлгергән күзләрен чибәркәйгә төби.

Дәһшәтле сугышка кадәр үсмер Настядан Клашук әбисенеӊ, бөтен туган-тумачасы, кардәш-ыруы чуваш мазарына җирләнүенә карамастан, һәр атна кич аръяк остабикәгә хәер илттерүен һәм үзе үлгәч тә моныӊ шулай дәвам ителергә тиешлеген үтенүен, үләр алдыннан аны чакыртып ясин чыгартуын, әбисеннән буйга җиткән кыз булып калса да, торган саен аякларыныӊ үзләреннән-үзләре шунда өстерәүләрен, авыр сугыш елларында көчкә исән калып, сугыш тәмамланыр-тәмамланмас остабикәнеӊ вафат булуы, шуннан соӊ дөньяда яшәүнеӊ бер мәгънәсе дә калмаган кебек йөрүләрен, аӊардан ишеткән гарәп сүзләренеӊ күбесе бернинди көч куймый  ничектер хәтеренә тиз генә сеӊеп калуын һаман төшенеп җитә алмаган, озакламый үзе дә гомер көзенә килеп керәчәген яхшы тоемлаган, әлегә үз көченә нык ышанган бу яшь чибәр хатын:    

-   Биниһая нахал кеше икәнеӊне беләдер идем, Зариф пичче, ну, болай ук булырсыӊ дип уйламаган идем, куышыӊны югалтырлык булгач, яшь хатын янына сатулашырга килмиләр аны,- дип ярып сала горур кыяфәттә, күзләрен уйнаткалап. Зариф пиччегә:                   

- Бинаәни, бина кылынган, Настюк,- дип кабатлаудан башка чара калмый.                                                                                                                                                               

Атна кич – пәнҗешәмбе киче                                                  

Бина кылынган – нигезләнгән                                              

Биниһая – иге-чиге булмаган                                                      

Бинаән галәйһи – шуӊа нигезләнеп                                           

Пичче – абый                                                                                              

Тәкъва – дини, дин кушканча яшәвече  

Ирек Фиргалиев, Абдулла авылы.