Рамис Сафин юбилеен каршылый

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Рамис Фарук улы Сафинга 1 январьда 55 яшь тула.

    Моннан нәкъ утыз ел элек Ульяновск өлкәсендә ике бертуган  милли мәгълүмат чарасы - «Чишмә» белән «Өмет» чыга башлады. Зәңгәр экраннан «Чишмә» телевизион тапшыруларын алып бару үз эшенең чын остасы, энергияле, көч-дәрте ташып торган, әдәби телдә матур итеп сөйләүче профессиональ журналистка йөкләнелде.

    Семберлеләр, Рамис Фарукович, Сезне беренче көннән үк үз иттеләр, яратып өлгерделәр. Югары профессиональ сыйфатларга ия журналист буларак, Сез төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, гади кешеләр белән тиз арада уртак тел таба белдегез, зур тырышлык куеп әзерләгән hәм милләттәшләребез зарыгып көтеп алган тапшыруларыгызны бай эчтәлекле, кызыклы итеп, геройларыгызның рухи дөньясын ачып күрсәтә алдыгыз. Төбәгебезнең кайсы гына почмагына барып чыксагыз да, Сезне кадерле кунак итеп каршы алалар. Милли тапшыруларыгыз татар дөньясына яңа сулыш өрде, телебез hәм мәдәниятебез үсеш юлына басты, онытыла башлаган гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз яңарды. «Чишмә» тапшырулары йогынтысында милләт җанлы, татар булулары белән горурланучы яңа буын тәрбияләнеп үсте.

    Сез, Рамис Фарукович, беренче көннән үк «Өмет» газетасының якын дустына, киңәшчесенә, ярдәмчесенә әверелдегез. Бүген «Өмет»леләр белән бер сукмактан атлыйсыз, кыйблагыз heрвакыт уртак.

    Оештыру осталыгы, кешеләрне үз яныгызга туплау сыйфаты – Сезгә тумыштан бирелгән сәләттер. Менә инде дистә елдан артык өлкә татар милли-мәдәни автономиясен уңышлы гына җитәклисез. Сез рәислек иткән чорда Ульяновск татарларының яхшы даны еракларга, бөтен дөньяга таралды. Безнең мохтарият тырышлыгы белән үткәрелгән күпсанлы чаралар, бәйрәмнәр башка регионнар вәкилләрендә соклану тудыра. Билгеле ки, Ульяновск өлкә татар автономиясе эшчәнлегенә ак көнләшү белән караучылар да юк түгел. Сезнең кебек булдыклы, уңган, заманча уйлый белүче җитәкчеләр барында киләчәктә дә алдынгылыкны беркемгә дә бирмәбез.

    Хөрмәтле Рамис Фарукович! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәбез hәм исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗат уңышлары, әле тагын озак еллар дилбегәне нык тотып, милләтебезгә хезмәттә булуыгызны телибез.

    Ир-егетнең асыл сыйфатлары

    Күркәм эштә hәрчак күренә.

    Кыю бөркет сыман армый-талмый

    Менәсез Сез Гомер yренә.

Котлы булсын күркәм  бәйрәмегез,

Саулык теләп зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

         «Өмет» газетасы редакциясе коллективы.