Хезмәте белән дан казанган Герой-Ана

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылына баргач, җирле администрация башлыгы Камил Гомәр улы Хайретдинов, безнең авылда ун бала тәрбияләп үстергән, гомерен намуслы хезмәткә багышлаган Герой-Ана бар, шуның турында газетага язсагыз иде, дип гозерен белдерде. Билгеле, без бик теләп ризалаштык hәм Асия апа Валиева яшәгән йортның ишеген шакыдык.

    Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Асия Мингач кызы Әниләр көне уңаеннан өлкә Губернаторы Сергей Морозов белән очрашуга барырга җыена иде. Матур күлмәген киеп, ак яулыгын бәйләп куйган. Безне дә колач җәеп, ачык йөз белән каршы алды.

    Асия апа Мингач бабай белән Сара әбинең сигез балалы тату гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш чоры баласы буларак, ул кече яшьтән үк тормыш арбасына җигелә. Көче җиткән барлык эшне дә яратып, җиренә җиткереп башкара. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, колхоз фермасына сыер савучы булып урнаша. Озак та үтми, унбиш яшьлек кыз ферма мөдиренә кияүгә чыга.

    - Безнең өй авылның икенче башында урнашкан иде. Көн саен эшкә йөрергә ерак дип, тоттым да, фермага якын гына яшәүче Гаязыма кияүгә чыктым,- ди Асия апа, уенын-чынын бергә кушып.

    Ул чакта яшь кызның йөрәгендә мәхәббәт уты кабынгандыр, мөгаен.  Бәлки, абруйлы, җитди hәм аталарча кайгыртучы мөдиргә карата соклану хисе көчлерәк тә булгандыр.

    Гаяз абый белән Асия апа 60 ел буе иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлыйлар. Матур, күпләргә үрнәк булырлык гомер кичерәләр. Валиевлар ун баланы - Флера, Илдар, Иршат, Ирек, Гөлсирә, Илhам, Искәндәр, Гөлсинә, Илнур белән Илнарны тәүфыйклы, тәрбияле, тырыш итеп үстерәләр. Бүген аларның 17 оныклары hәм 1 оныкчыклары да бар инде.

    - Кызганычка каршы, үткән җәйдә ярты гасырдан артык бергә гомер иткән иремне соңгы юлга озаттым,- ди Асия апа, күз яшьләрен сөртеп.

    Югалту ачысын, ялгызлыкны бик авыр кичерә ул. Билгеле, бала-оныклары газизләрен ярдәмнән ташламыйлар. Атна саен кайтып хәлен белешеп торалар.

    - Йөрәк парәләрем иртә таңда телефоннан исәнлегем турында кызыксыналар. Авылда төпләнеп калган улым Искәндәр, киленем Ирина, оныкларым Алия белән Юлиягә аеруча рәхмәт. Алар көн саен килеп, йорт эшләрен башкарырга булышалар, аш-су әзерлиләр,- ди Асия апа.

    Герой-Ана, мин гади сыер савучы гына бит, дисә дә, олуг мактауга hәм хөрмәткә лаек шәхес. Ул кырык ел буе колхоз сыерларын сауган, илебез халкын сөт белән тәэмин итүгә бәhасез өлеш керткән.

    - Кул белән иртә-кич – 25әр, саву аппаратлары кайткач, 40ар сөтлебикәне сава идек,- ди Хезмәт ветераны.

    Тырыш, булдыклы hәм уңган Асия апа Валиева хезмәт ярышында кырык ел буе алдынгылыкны беркемгә дэ бирми. Фоторәсеме еш кына өлкә hәм районның Почет тактасында урын ала. Шуңа күрә бүген ул олылауга, рәхмәт сүзләренә бик тә лаек.

         Рузия ХӘЛИМОВА.