Әти-әниебез - туган йортыбызның күрке

Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында гомер итүче  Фидаи Нурулла улы белән Магмурә Ибраhим кызы Гильметдиновлар Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

    Авылыбызга кайтып җитеп, туган йортыбызның ишеген акрын гына ачып өйгә керәбез. Анда әти белән әни пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, матур гына сөйләшеп утыралар. Гомер узган саен ул кадерле вакытлар ешрак искә төшеп, бераз моңсу булып китә. Алар шулай еш кына яшь чакларын, авылдашларын, туганнарын, тормышларында булган кызыклы хәлләрне искә алалар. Ә без, алтмыш ел бергә яшисез, hаман сөйләшеп туймыйсыз, дип шаяртабыз. Yзебез рәхәтләнеп әти-әнине тыңлап утырабыз, бергәләп хатирәләрне яңартабыз. Безнең балачакта укучыларның урам тутырып мәктәпкә барулары, шаулашып, уйный-уйный өйләренә кайту мизгелләре күз алдына килеп баса.

    Әтиебез белән әниебезнең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килә. Әтиебез Фидаи Нурулла улы Гильметдинов - 1935 елда, әниебез Магмурә Ибраhим кызы Минигуллова 1940 елда Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында гади крестьян гаиләләрендә туалар. Бик күп кыенлыклар күреп үскәннәр. Ачлы-туклы яшәү, салкыннан туңып өшү, шешенү нәрсә икәнлеген әле дә булса яхшы хәтерлиләр.

    Әтиебез унике яшеннән колхозда эшли башлый. Ул балачактан ук шук малай була, бөтен нәрсә белән кызыксына. Тимер-томырда, тракторда казынырга аеруча ярата. Ә буш вакытында гармунда уйнарга өйрәнә hәм авылның оста гармунчысына әверелә. Ул тальян гармунын сузып җибәрүгә авылга матур моң тарала, егетләр hәм кызлар җыела. Гармун телләрен баса-баса, чибәр кызларга күз салырга да өлгерә. Шулар арасыннан зәңгәр күзле, сылу Магмурәне сайлап ала.  Алар 1959 елның декабрь аенда тормыш корып җибәреп, дүрт бала - ике малай белән ике кызга яхшы тәрбия биреп үстерәләр. Хәзер аларга сигез онык белән сигез оныкчык та өстәлде.

    Безнең әтиебез гомере буе диярлек иң изге эшне башкарды. Ул - игенче, җирдә икмәк үстерде. Көзләрен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кап-кара җирне трактор белән сөреп барганда, Кара диңгездә ялгызы гына йөзгән кебек буласың, дип искә ала ул. Ә җәйләрен комбайнда иксез-чиксез иген кырларында өлгергән бодай, арыш, солыны урып җыя. Yзе чәчә, үзе эшкәртә, үзе җыеп та ала - ул безнең әти, дип шаяртабыз. Без - балалары, кызу урак өстендә әтиебезне сирәк күрә идек. Ул иртә таңнан торып кырга китә, караңгы төшкәч, төнлә генә өйгә кайта. Өсте-башы тузанлы, кап-кара битендә күзләре генә ялтырый. Әниебез - аның ярдәмчесе, 14-15 яшькә җиткәч, энеләрем Рәшит, Рәис hәм сеңелем Илhамия дә чиратлап булыша иделәр.

    Әтиебез тыйнак, сабыр, гадел, түземле, бик тырыш, эшчән, уңган, алдынгы игенче булып гомере буе колхозда хезмәт итте. Туганы Нурани абый белән иген җыю буенча районыбызда ел саен диярлек беренче hәм икенче урынны алдылар. Берничә тапкыр Ульяновск өлкәcе күләмендә алдынгылар рәтендә булдылар. Аларның фамилиясе, безнең Фрунзе исемендәге колхоз зур трибуналардан телгә алынды. Алар икесе дә төрле орден-медальләр белән бүләкләнделәр. Без алар белән горурланабыз!

    Әтиебез – гаиләбезнең, тормышыбызның терәге, таянычы, ә әниебез - йортыбызның нуры, безне hәм балаларыбызны игелеккә, изгелеккә өйрәтүче. Әниебезнең күңел җылысы hәммәбезгә дә җитәрлек. Кунакчыл йортыбызда hәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, пәрәмәч-коймаклар белән сыйлап, безне елмаеп каршылап, догалар укып, матур теләкләр теләп, озатып калучы да ул. Әтиебез тынычлап, тырышып эшли алсын өчен бөтен мөмкинлекләрне булдыручы, олыларны, газизебезне хөрмәт итәргә өйрәтүче дә ул. Без - балалар, әнидән еш кына: «Әтиегезнең эше авыр, ул бик арый, аңа ял итәргә кирәк, тыныч булыгыз, шыпыртыгыз, әтиегез белсә, ачуланыр»,- дигән сүзләрне еш ишетә идек.

    Безне - дүрт баланы тәрбияләү дә, йорт эшләре дә күбесенчә әни өстендә иде. Ул колхозның төрле эшләрендә дә катнашты. Җәен чөгендер, мәк утау, без - балалар белән бергә аларны җыю кебек эшләрне башкарырга кирәк иде. Шуңа күрәдер инде, без - авыл балалары, күптән шәhәрдә яшәсәк тә, эшләргә яратабыз, эшсез торалмыйбыз. Барны юк итүе бик тә җиңел, юкны бар итүе, ай-hай, авыр, булганны бөртекләп саклый белергә кирәк, дигән халык әйтемен әниебез еш кабатлый. Без бүген дә әти-әниебездән үрнәк алып яшибез.

    Әтиебез белән әниебез безне укытып, зур тормыш юлына бастырдылар. Дүртебезнең дә туйларын матур итеп уздырдылар. Ул вакытта туйларны атналап уйныйлар иде. Туйда тукмак та бии, дип җырлап-биеп күңел ачулар хәтердә cаклана. Әлә дә булса күз алдында: әтиебез өздереп гармунда уйный, әниебез очып-очып бии, кода-кодагыйлар, кодачалар мәш килә.

    Әти-әниебезнең менә шулай гөрләп эшләп, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, бергәләшeп яшәүләренә алтмыш ел булды. Аларның Бриллиант туйлары килеп җитте. Әлбәттә инде, язмыш аларны да, безне дә төрлечә сынады. Кайгылар да, зур югалтулар да, әрнеп елаулар да бергә кичерелде. Еллар узган саен ешрак артка борылып карыйсың. Узган гомер юллары, кылган гамәлләр күз алдына килеп баса.

    Аллага шөкер, бүген туган йортыбызда әти-әниебез исән-сау булып, пар аккошлар кебек матур гына яшиләр. Аларга киләчәктә дә туган өебезнең нуры булып, шатлыкта, бәхеттә рәхәтләнеп гомер кичерергә насыйп итсен.

    Розалия ХАЛИЛУЛЛОВА.