Рәхмәт сиңа, әнкәй!

Николаевка районы Әхмәтле авылы мәдәният йортында гомерләрен тырыш хезмәткә, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләп үстерүгә багышлаган үрнәк аналарны хөрмәтләделәр.

    Рәхмәт сиңа, әнкәй! Рәхмәт сиңа!

    Өйрәткәнсең ана теленә,

    Иң элгәре күкрәк сөте белән

    Салгансың уй минем күңелгә.

    Yсә төшкәч, тагын, тагын бер кат

    Аңладым мин аның кирәген,

    Бүген беләм, татар каны белән

    Тибә, яши минем йөрәгем.

    Рәхмәт сиңа, әнкәй! Рәхмәт сиңа!

    Саф татарча исем биргәнгә,

    Yз дәүләтең, үз милләтең барын

    Онытма син, кызым, дигәнгә.

    Әйе, әниләребез әйткән hәр сүзне күңел түрендә, хәтеребездә саклыйбыз, ә васыятьләрен үтәргә тырышабыз.

    Авылыбыз мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм быел да матур итеп оештырылган иде. Бай эчтәлекле  программаны, hәрвакыттагыча, Мәрьям Шамил кызы Кәримова оста алып барды.

    Әниләр көне – hәммәбез өчен дә мөhим hәм әhәмиятле бәйрәм.  Без җир йөзендәге иң кадерле hәм газиз кешеләргә - әниләребезгә түләп бетергесез дәрәҗәдә бурычлы. Назлы, ягымлы әнкәйләребез безне бала вакытта гына түгел, үсеп буй җиткәч тә иркәлиләр, ярдәмгә ашыгалар, терәк hәм таяныч булып калырга тырышалар. Бөтен көчләрен hәм тырышлыкларын куеп, тәрбияләп үстерүләре, олы тормыш юлына бастырулары hәм гомере буе кайгырып, борчылып яшәүләре өчен аларга чиксез рәхмәтлебез.

    Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйhиссәлам үзенең хәдисендә, җәннәт - аналарның аяк астында, дигән. Без якты дөньядан бакыйлыкка күчкән әнкәйләребезне догалар белән шатландырып яшибез. Менә бу бәйрәмдә дә барча әрвахларның рухларын шатландырып, үзебезгә, бала-оныкларыбызга исәнлек-саулык, тыныч тормыш насыйп итүен теләп дога кылдык.

    Аннары «Дуслык» вокаль группасы башкаруында «Әнием», «Без биш бала үстек» hәм «Бәхетле ана» дигән моңлы җырлар яңгырады.

    Очрашуга социаль сфера хезмәткәрләре hәм пенсионерлары чакырылган иде. Алар - 30-40 ел эшләгән әниләр, олы хөрмәткә лаек кешеләр. Авыл администраторы Рәмзия Рәшит кызы Перемячкина, муниципаль хезмәт ветераны Розалия Кәбир кызы Мустеева, мәдәният йорты директоры Әлфия Сәбит кызы Шафеева hәм «Дуслык» актив озын гомерлелек үзәге җитәкчесе  Мәрьям Шамил кызы Кәримова мөхтәрәм аналарга җылы тәбрик сүзләрен hәм изге теләкләрен ирештергәннән соң, үзешчән сәнгать осталары Сания апа Муськина, Сания апа Хузиахметова, Рәмзия Перемячкина «Әнкәмнең догалары», «Әниемә», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» дигән җырларны башкардылар.

    Yрнәк әни дә, әби дә, опекун әби дә булган якын, чат күршем Гөлфия Ахмәтша кызы Муртазина турында аерым язып үтәсем килә. Ул «Алга» колхозында сыерлар савучы булып эшләде. Тормыш иптәше Кәрим Рәшит улы белән фермада танышып кушылдылар hәм менә 32 ел инде аңлашып, дус-тату яшиләр, өч кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Гөлфия - уңган хуҗабикә hәм кайгыртучан ана. Кызлары мәктәптә тырышып укыдылар, барлык чараларда, спорт ярышларында актив катнаштылар. Олы кызлары Кадрия ике югары белем алды, экономист булып эшли. Ә Гөлнара Ульяновск дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Павловка урта мәктәбендә рус теле hәм әдәбиятыннан балаларга белем бирә. Икесе дә кияүдә, яраткан ирләре белән балалар үстерәләр. Кече кызлары Клара бик иртә, 29 яшендә безнең арабыздан китеп барды. Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел булсын. Ире Азат ике бала - 9 яшьлек Алинә hәм 3 яшьлек Али белән ялгызы утырып калды. Кияүләре эшләп йөри, ә сабыйларны бабалары белән әбиләре карый. Гөлфия - бик тә тырыш, игелекле әби. Оныгы Алинә «4» hәм «5» билгеләренә генә укый, бар яктан да үрнәк бала. Инсульт кичерүе сәбәпле, сәламәтлеге чамалы гына булса да, Гөлфиябез ата-аналар җыелышларына, авылда hәм мәктәптә үткәрелгән барлык чараларга йөрергә мөмкинлек таба. Ул – ярдәмчел, киң күңелле кеше. Ире - авылның янгын сүндерү частендә машина йөртүче, көне-төне диярлек эштә.

    Авыл администрациясе башлыгы Наил Аббәс улы Бирюков Муртазиннар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды, ә Сания апа Хузиахметова аларны «Балан» дигән җыры белән сөендерде.

    Мәрьям Шамил кызы бәйрәмне дәвам итеп, әниләрне хөрмәтләү кирәклеге турында искиткеч гыйбрәтле хәлне сөйләде.

    ...Еракта яшәүче улы олы яшьтәге әнисен бәйрәм белән котлау максатында туган якларына кайта. Аяк өстендә көчкә басып торучы ана кеше калтыранган куллары белән улына чәй табыны әзерли башлый. Бүген Әниләр көне бит, әйдә, әнием, мин сине кафега алып барып сыйлыйм әле, ди улы. Әнисе күпме генә каршы килсә дә, улының cүзеннән уза алмый. Улы әнисен матур гына киендереп, кыйммәтле машинага утыртып, хәләл кафега алып китә. Анда газиз кешесен тәмле ризыклар белән сыйлый, әнисенең калтыранган кулларыннан коелган валчыкларны җыя hәм битен, авызын кулъяулык белән сөртә. Кафеда утырган кешеләр аларны зур игътибар белән күзәтәләр. Ашап-эчеп, рәхмәтләр әйтеп чыгып китәргә җыенганда, кафе хуҗасы аларга, без сезгә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә рәхмәтлебез, чөнки газиз әниегезгә карата җылы мөнәсәбәтегез белән кафеда утыручы барча халыкка да үрнәк күрсәттегез, чын мәгънәсендә, сабак бирдегез, дип әйтә.

    Аллаhыга шөкер, безнең авылда да бик күпләргә үрнәк булырлык уллар hәм киленнәр бар. Мәзгуть Җиhанша улы белән Нәсиха Әсгать кызы Аюшевлар әнә шундыйлардан. Алар икесе дә «Алга» колхозында утыз елдан артык хезмәт иттеләр, бернинди эштән дә читләшмәделәр. Нәсиха сыерлар сауды, бозаулар үстерде, ире белән бергә сарыклар карады. Ә Мәзгуть күп еллар хуҗалыкның сарыклар фермасына җитәкчелек итте. Иртәдән кичкә кадәр эшләп, ике кыз бала – Алисә белән Айсылуны тәрбияләп үстерделәр, аларга белем бирделeр. Хәзер кызлары тормышта үз урыннарын табып, сөекле тормыш иптәшләре белән матур гына яшиләр, балаларын аякка бастыру өчен тырышалар. Нәсихабыз каенанасы - минем яраткан беренче укытучым Зәйтүнә Билал кызы hәм каенатасы Җиhанша Зәйнетдин улы белән кырык елга якын дус-тату, аңлашып яшәде. Картлар шактый вакыт авырып яттылар, мәрхәмәтле, игелекле киленнәре Нәсиха Әсгать кызы больницада hәм өйләрендә дә яннарыннан китмичә, аларны кадерләп карады. Ә инде якты дөнья белән хушлашкач, ислам дине йолаларына туры китереп соңгы юлга озаттылар hәм матур итеп ясин укыту мәҗлесләрен үткәрделәр. Ә хәзер Нәсиханың әнисен - 88 яшьлек тыл хезмәтчәне Шәрифҗамал апаны нәкъ менә сабыйны караган кебек тәрбиялиләр. Алар ялгызы гына көн күрүче әбекәйне үз яннарына алдылар. Шундый шәфкатьле, кешелекле киленнәр сирәк очрый, әмма бар алар. Хөрмәтле Нәсихабыз күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан район агитпоезды очрашуында авыл администрациясе башлыгы Наил Аббәс улы Бирюков аны кайнар тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырды. Ә Фәриха апа Айбулатова, яшәгән саен яшисе килә сез, дуслар белән, дигән шигъри юллар аша котлап, «Әлдә дуслар бар әле» җырын яңгыратты.

    Сания апа Хузиахметова «Әниемә хат» дигән җыры белән күңелләрне тагын да күтәреп җибәргәннән соң, барыбыз да бергә рәхәтләнеп чәй эчтек, аралаштык, моңлы халык көйләрен суздык hәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләребезне юлладык.

    Әни күңеле кебек назлы, җылы

    Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

    Әни сөюе кебек тирән

    Җир йөзендә hичбер диңгез юк.

    Аллаhы Тәгалe барлык аналарга да исәнлек-саулык, ак бәхетләр, гыйбадәтле озын гомер, җан тынычлыгы, бала-оныкларының игелеген күреп, шушы якты, матур дөньяда озак яшәргә насыйп итсен.

    Розалия МУСТЕЕВА,

    муниципаль хезмәт ветераны.

    Әхмәтле авылы.