Сабыр булу - тату гаиләнең нигезе

Гомер көзенә пар канатлы булып керү, бала-оныклар рәхәтен парлап күрү - олы бәхет. Ульяновск районы Салмановка авылында гомер кичерүче Харис абый белән Рина апа Куняшевлар картлык көннәрендә дә бер-берсенә терәк булып яшәүне язмыш бүләге дип кабул итә. Күптән түгел генә алар Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

    1959 елда ике яшь йөрәк бер-берсенә ныклы вәгъдәләр биреп гаилә коралар. Иске Кулаткы районы Бахтеевка авылының төз гәүдәле, баhадир егете Харис Әхәт улы әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән чибәр укытучы кызга гашыйк була. Өлкәнең икенче почмагында - Чардаклы районы Yрәнбаш авылында туып үскән Рина Борхан кызы да Иске Кулаткы төбәген, Бахтеевка егетен үз итә, күңеле белән яратып өлгерә. Шулай итеп, яңа гаилә барлыкка килә.

    Харис абый гомерен туган колхозында хезмәт итүгә багышлый. Ул лаеклы ялга чыкканчы трактор белән Бахтеевка җирләрен эшкәртә, язын-көзен кырда эшли, икмәк үстерә, чөгендер игә. Ә Рина Борхан кызы кырык ел дәвамында мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем hәм тәрбия бирә. Шушы вакыт эчендә ул бер меңгә якын баланың яраткан укытучысына, сердәшенә, киңәшчесенә, әниләре сыман кадерле кешегә әверелә. Мөгаллимәнең тырыш, намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә - ул «Мәгариф отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек табыла. Укучылары бүген дә аны сагынып искә алалар, hәрвакыт хәл-әхвәлен белешеп торалар, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җитәләр. Минем өчен бу иң зур бүләк, ди фидакарь педагог.

    Авылдашларына бөтен яктан да үрнәк булып, тату, матур яшәүче Куняшевлар гаиләсендә ике ул hәм бер кыз туып үсә. Алар бервакытта да иң кадерле кешеләренең битенә кызыллык китермиләр, тәрбияле, эш сөючән, тырыш балалар булып буй җитәләр. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, өчесе дә югары белем ала. Бүген олы уллары Фаил Германиядә гомер кичерә. Әти-әнисенә өч онык, биш оныкчык бүләк иткән. Кызлары Резедә гаиләсе белән Сызрань шәhәрендә яши, уллары үсеп килә. Ә төпчек уллары Наил олы яшьтәге әти-әнисенең яшәү урыны үзгәрүенә сәбәпче була. Ульяновск районы Салмановка авылы хуҗалыгында мал табибы булып эшләүче Наил ата-анасын Бахтеевкадан үз янына алып килә. Хәзер ул гаиләсе белән Ульяновскида гомер кичерсә дә, әти-әнисенә hәрьяклап ярдәм итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп яши. Ә Харис абый белән Рина апа соңлап кына дөньяга килгән балдан татлы оныклары Мәдинәне сөеп туялмыйлар, аңа карап көч-куәт, яшәргә дәрт алалар.

    Харис абый белән Рина апа Куняшевларны Бриллиант туйлары уңаеннан «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова да котлады. Ул әлеге сөйкемле пардан бәхетле гаилә булып яшәү серләре белән дә кызыксынды.

    - Өлкән яшьтә, яратам, дип сөешеп утырмасак та, бер-беребезнең кадерен белеп, ярты сүздән аңлашып, юл бирешеп яшибез. Матур, тату гомер итү өчен, беренче чиратта, сабыр булу, түземлек күрсәтү кирәк,- диләр Куняшевлар.

    Язмыш сукмагыннан бергә атлаучы Харис абый белән Рина апага киләчәктә дә исәнлек-саулык, тыныч картлык, бала-оныкларының игелеген күреп яшәргә насыйп итсен. Тормыштан ямь табып гомер итүче шундый күркәм гаиләләр яшь парлар өчен үрнәк булып торалар.

    Рузия ХӘЛИМОВА,

    Ульяновск районы.