Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яңа гына сафка бастырылган мәдәният йорты ачылды. Тантанада өлкә Губернаторы Сергей Морозов катнашты.

    Бүген үсеш юлыннан баручы бай тарихлы татар авылында яңа мәдәният йорты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «Культура» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төзелеп файдалануга тапшырылды.

    - Яңа культура йорты - балаларны да, яшьләрне дә, өлкән буын вәкилләрен дә үзенә тарта торган урын ул. Әлеге мәдәният йортын ачу көненә без адымлап килдек, дисәк тә hич ялгыш булмас. Аны төзү тәкъдиме, ягъни инициативасы белән авыл халкы чыккан иде. Урта Исәнтимер мәдәният йорты - 2019 елда «Культура» дип аталган масштаблы илкүләм проект өстендә эшләвебезнең уңай, күзгә күренерлек, сизелерлек нәтиҗәcе. Соңгы биш ел эчендә Урта Исәнтимер авылында без яңа ФАП, ягъни фельдшер-акушерлык пункты hәм 60 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзедек, мәктәп бинасын капиталь ремонтладык, юлларны өлешчә яңарттык, яңа почта бүлеге урнаштырдык,- диде Губернатор Сергей Морозов, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп.

    Төбәгебез башлыгы Әниләр көне уңаеннан Урта Исәнтимер авылында яшәүче күп балалы ана Асия Вәлиева белән Новочеремшанское бистәсендә көн күрүче өч бала анасы Гөлнара Галимовага Рәхмәт хатлары тапшырды, ә залда утыручы гүзәл затларның hәркайсын роза чәчәге белән сөендерде.

    Мәдәният йортының cәнгать җитәкчесе, «Бердәмлек» татар халык театры режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган культура хезмәткәре Рәйсә Шакурова авылдашлары исеменнән өлкә Губернаторы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Без бу көнне дистә еллар буе зарыгып көттек, ниhаять, хыялыбыз тормышка ашты, биредә иҗат белән шөгыльләнү, концерт hәм спектакльләр кую, очрашулар үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган, диде Рәйсә Ислам кызы.

    Ә өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин милләттәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләп, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шакуров җитәкчелек иткән культура йорты коллективына иҗат уңышлары теләде. Тамаша залы халык белән hәрвакыт тулы булсын, сәхнәдә татар җырлары, көй-моңнары яңгырап торсын, диде депутат.

    Район администрациясе башлыгы Анастасия Пуреськина да Урта Исәнтимер халкының олы шатлык-сөенечен уртаклашырга ашыкты.

    - Әлеге мәдәният йортын без өлкә Губернаторы Сергей Морозов hәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе булышлыгы белән төзедек. Федераль, өлкә hәм җирле бюджеттан барлыгы 16 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. «Җирле мәдәният йорты» проекты буенча яңа культура йорты өчен сәхнә пәрдәләре, 200 урынга исәпләнгән тамаша залына креслолар белән урындыклар сатып алдык. Бу бинада шулай ук авыл китапханәсе дә урнашкан. Хәзер Урта Исәнтимердә ун клуб берләшмәсе - иҗат коллективы эшләп килә, шуларның җидесенә 14 яшькә кадәрге балалар йөри. Якын арада тагын дүрт иҗат берләшмәсе оешачак, алар арасында Актив озын гомерлелек үзәге белән яшьләр өчен аралашу зонасы да бар,- диде район җитәкчесе.

    Анастасия Пуреськина яңа мәдәният йортын салучы «Аврора Малыкла» ширкате җитәкчесе Марк Шульганы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ә ул, үз чиратында, Гакыйль Шакуровка символик ачкычлар белән бильярд өстәле юнәтү өчен сертификат тапшырды.

    Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин яңа гына ачылган мәдәният йортына чиксез соклануын белдереп, татар теле hәм мәдәнияте үсешенә hәрьяклап булышлык күрсәтүе өчен район администрациясе башлыгы Анастасия Пуреськинага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов озак еллар дәвамында бөтен көчләрен hәм тырышлыкларын куеп, милләтебезгә тугрылыклы хезмәт итүче Гакыйль hәм Рәйсә Шакуровларга рәхмәт сүзләрен юллады.

    Мәдәният йортын ачуга багышланган концерт программасында Ульяновск hәм Димитровград шәhәрләренең, авыл районнарының милли сәнгать коллективлары катнашты. Милләттәшләребез Татар мәдәният үзәге солистлары Илдар Насыйров, Алсу hәм Айгөл Альметовалар, танылган гармунчы Рафаэль Мостафин чыгышын аеруча җылы кабул итте.

    Мәдәният йорты фойесында районның татар авыллары уңган хуҗабикәләре әзерләп килгән милли аш-су, кул эшләре hәм Әниләр көненә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәләре оештырылган иде. Ә зирәкләр hәм тапкырлар шахмат тактасы артында үзләренең осталыкларын сынап карадылар.

    Исхак ХӘЛИМОВ.