Герой-анага - 95 яшь!

Чынлы районы Кәшә авылының хөрмәтле кешесе Рәбига Галим кызы Гайнеева  95 яшьлек юбилеен каршылады.

    Рәбига Галим кызы 1924 елның 10 ноябрендә Кәшәдә туа. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Шакур улы Гайнеевның тол хатыны. Гайнеевлар бөтен гомерләрен «Волга» колхозында тырышып хезмәт итүгә багышлаганнар. Гаилә башлыгы - танылган тимерче, ә хуҗабикә ветлечебницада ярдәмче булып эшләгән, төрле эшләр башкарган. Алар матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Рәбига Галим кызы - «Хезмәт ветераны» hәм «Герой-ана» дигән мактаулы, дәрәҗәле исемнәр иясе. Бәхетле Ак әбинең бүген инде 15 оныгы белән 23 оныкчыгы да бар.

    Халыкны социаль яклау бүлеге hәм Кәшә авыл администрациясе вәкилләре Герой-ананы юбилейлы туган көне уңаеннан кайнар котлап, Россия Президенты Владимир Путин hәм Чынлы район хакимияте башлыгы Геннадий Мулянов имзалаган открыткалар белән истәлекле бүләкләрне тапшырдылар.

Әлфия ХАНАФИЕВА,