Традицион исламга тугрылык саклап яши

Новоспасское районы Репьевка авылы мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Фазлов шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан ул Россия мөcелманнары Yзәк диния нәзарәтенең истәлекле медале белән бүләкләнде. Традицион исламга тугрылык саклап яшәүче мөхтәрәм дин әhеленә дәрәҗәле бүләкне региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы әгъзасы, меценат Кәрим Аделов тапшырды.

    Гомеренең шактый өлешен динебезгә хезмәткә багышлаган Шәүкәт хәзрәт данлыклы авылдашлары - педагогик хезмәт ветераннары Камил хәзрәт белән Акилә абыстай Хәмзиннарны үзенең остазлары итеп саный. Заманында алар аны гарәп графикасы нигезендә укырга hәм язарга өйрәткәннәр. Ә бабасыннан рухи мирас булып калган олы ядкарьне - 1907 елда басылган Коръән китабын ул өендә күз карасыдай кадерләп саклый.

    Шәүкәт хәзрәт Репьевка мәчетен төзүдә булышкан эшмәкәрләргә олы рәхмәт сүзләрен юллый.

    - Мәчетебезне Кәрим хаҗи Аделов белән бергә төзедек, дип hич тә икеләнмичә әйтә алам. Ул эшчеләргә хезмәт хакын түләде. Ә Эдуард хаҗи Ганеевның хәләл малы хисабына пристрой, ягъни янкорма салдык. Танылган меценат безгә әле искиткеч матур манара да бүләк итеп бирде. Зур Чирекле авылы егете Дамир Вагапов мәрмәр плитәдән крыльца ясатуга бәйле чыгымнарны каплады. Крупозавод директоры Омар Тюпаевич Сагаев та баштагы мәлдә бик нык булышты. Ә районыбыз башлыгы Александр Вражнов унбиш мең штук кирпеч бүлеп биргән иде. Пластик тәрәзәләрне Кәрим Аделов белән Шамил Хөснетдинов куйдырдылар. Самарада яшәүче якташыбыз Рәcим Ахтәмовка да чиксез рәхмәтләбез,- ди хәзрәт.

    Нәкъ менә ун ел элек ачылган мәчеткә җомга намазларына ике дистәгә якын кеше йөри. Өлкәннәр белән бергә намазга басучылар арасында мәктәп яшендәге балаларның булуы аеруча сөендерә. Аларны башка милләттән булган аналары китерә икән. Әти-әниләре hәм әби-бабалары янәшәсендә сабыйлар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Ә вәгазьләрне Шәүкәт хәзрәт татар hәм рус телләрендә ирештерә. Гыйбадәтханәдә ифтар hәм корбан мәҗлесләре үткәрү күркәм традициягә әверелеп бара. Бүген мөселман оешмасы бистәдә көн күрүче 150 милләттәшебезне, ягъни 55 татар гаиләсен бергә туплап, үзенә тартып тора.  

    Шәүкәт хәзрәт Красносельский авыл хакимияте җитәкчелеге белән уртак тел табып, мөселман зираты булдыру өчен җир участогы алу чарасын да күргән. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә аны кыска гына вакыт эчендә рәшәткә белән тотып алганнар.