Димитровград шәhәрендә Мәүлид бәйрәме

Димитровград каласының «Восход» мәдәният йортында сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылган иде. Анда Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашты.

    Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагындагы мәхәллә тырышлыгы белән үткәрелгән Мәүлид бәйрәменә диндәшләребез тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде. Алар фойеда җәелеп киткән бай эчтәлекле күргәзмә - дини hәм милли китаплар, кием-салым үрнәкләре белән таныштылар.

    Ә өлкә Губернаторы Сергей Морозов бәйрәм башланыр алдыннан Димитровград шәhәре, Мәләкәс, Яңа Малыклы hәм Иске Майна районнары мәчетләре имамнары, татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Анда өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, көнчыгыш мөхтәсибәте имам-ахуны, Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов hәм шәhәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Гатауллин чакырулы иде.

    Губернатор мөселман кардшләребезне күркәм бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә бәхәте теләде hәм безнең  җирлек өчен традицион саналган рухи-әхлакый кыйммәтләрне күз карасыдай сакларга өндәде. Ул шулай ук яшь буында өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү hәм төбәктә демографик ситуацияне яхшырту темасына да тукталды. Сергей Иванович Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирде. Әлеге проектлар халыкның тормыш сыйфатын яхшы якка үзгәртүгә, территорияләрнең социаль-экономик үcешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип белдерде төбәгебез җитәкчесе. Очрашуда шулай ук шәhәрнең көнбатыш өлешендә мәчет төзүгә hәм медицина радиологиясе үзәгендә намаз уку бүлмәcе ачуга бәйле мәсьәләләр дә тикшерелде.

    Илдар хаҗи Сафиуллин, Ильяс хәзрәт Мухутдинов, «Биләр» мәдрәсәсе мөгаллимнәре hәм башка дин әhелләре Мәүлид бәйрәменең әhәмияте, фазыйләтләре турында тирән эчтәлекле вәгазьләрен җиткерделәр.

    Тәбрикләү cүзләре тәмамланганнан соң, мәркәзебез Казан кунаклары - дини җырлар, нәшидләр башкаручы Ильяс Халиков җитәкчелек иткән иҗат төркеме мөселман кардәшләребез игътибарына мәдрәсәдә белем алу темасына багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.