Мин-минлектән исерәбезме, Солтан булып?..

*       *       *

Кайчандыр...

Кайчандыр очканмын биеккә,

Бөркетләр юл алган кыядан.

Күз тотып кәрваннар эзенә,

Юлчылар җан куйган зур юлдан...

Канатлы булганмын, һичшиксез -

Очкан, күк, җилкәнле ак кораб!

Юл чатын саклаган каберташ,

Зимагур җилләрдән юл сорап...

Пиштәре биш бауга эленгән,

Җәяүле кызыккандыр миңа!?

Һәм баткак комлыктан тилмереп,

Күз салган Киек каз юлына...

Ирекле булганмын элек тә -

Чикләрнең аерып пәрдәсен.

Бөек көч саклаган яшеннән,

Гонахлар кылганда тәүбәсен...

...Күкләрнең чикләүсез әмере -

Яңадан яшәүгә лаеклы!

Бу җирдә тагын бер сыналу...

Бу юлы, тик күңел канатлы...

Шуңадыр, йолдызлар чын юлдаш!..

Яңгырый яңа көн Азаны!

...Кабаттан басканмын кыяга.

Түбәндә... упкынның казаны...

*         *         *

Җырлар

Күңел кылларыннан туган моңга,

Энҗе өстәп шигъри юллар чигәм.

Җырлар булып туган уйларымны,

Авызлыклап, чаптарларга җигәм.

Үз иркендә, юкса тотып булмас -

Шул кадәрле азатлыкка гашыйк!

Канатлана кошлар кебек күктә,

Дәръяларга әверелә, ташып.

Юллар озын. Күчеп чордан – чорга,

Меңъеллыклар алышыныр гөрләп!..

Җилгер уйлар, киртәләрне урап,

Ашкынудан - янар дөрләп-дөрләп!..

*        *       *

Елмая сириннәр

Елмая сириннәр.

Дулкынлы иреннәр

Ашкына –  үгеттән ирекле...                                                     

Мин сине очраткан,

Син мине яраткан

Бу язлар өметле. Өметле!

Елмая пар күзләр,

Шашына күңелләр -

Язлар бит әфсенсез сихерле!..

Пакъ хисләр түгелгән

Чәчәккә күмелгән

Язлар да сөюдән исерде...

Яратам. Яратам!

Дулкыннар тарата

Сафлыкта тибрәлгән уйларым.

Син минем язмышым!

Мин синең язмышың.

Ап-акка киенгән язларым!..

Бәхеткә тулганга -

Рәхмәтле җиһанга!

Без икәү - бу дөнья сөекле!

Син мине яраткан,

Мин сиңа ышанган -

Бу язлар өметле! Өметле!

*         *         *

Көзге таң

Дымланган тәрәзә. Суык таң.

Бозлы чык җемелди чирәмдә.

Мамыктан сырылган юрганның

Куенында җылылык. Тирәмдә -

Тынлыкта уйнаган ал нурлар,

Челтәрнең бизәкле шәүләсе.

Кояшка елмайган тәрәзнең,

Бүген дә кормаган пәрдәсе...

Көн җылы булырга охшаган!

Таң имри кошларның җырыннан...

Күңелгә сыенган рәхәтлек!..

Көз үтеп бара күк турымнан -

Яфраклар сибелә кулыннан...

*       *       *

Кагылма

Көземә - кагылма!

Әйтмә сүз көземә!..

Мин түзәм... шаккатып,

Түземсез үземә!?.

Көземне хурлама,

Яңгырлы чагында.

Яфраклы хәтфәсен

Аягың астында -

Таптама!.. Тагын көз,

Җилләре әче, дип -

Сагышка күмсә дә,

Фасылны гафу ит!

Күпме бар, шулкадәр

Яңгырны йота җир...

...Җаныма кагылма... -

Хак кылса да тәкъдир!..

Кабул ит!.. Рәнҗетмә,

Битәрләп тагын да:

Җәйләрнең соңгы көн -

Җан биргән чагында...

Ваемсыз, син... көлдең...

Мин елап – акладым.

Томанлы карашта

Шәфкатьлек тапмадым...

Соңгача, алар ник,

Тик миңа жәл икән?!

Ә синең йөрәктә

Кыйпылчык - боз микән?..

Туң өстәп, кагылма!..

Хисләрем талгын, бик...

Өметләр... өзелеп,

Җәйләрдә калган, ник?..

Көземә юл биреп,

Җәйләр дә узган бит!..

*        *        *

Көзге төн

Үпкәле төннәрнең куенында,

Сыкраган җан кыла тәүбәсен.

Онытылмас үткәннәр юлында,

Нахакның алҗыган шәүләсе...

Яман сүз, нәфрәтнең утында

Өтелгән, сөйрәлә канаты.

Ничә кат көл булып – яралган,

Яшәргә талпынып, җан атып!..

Кичерер?! Кичергән ничә кат?

Әрнемәс, кушылып төннәргә!

Әлсерәү йөрәге көч табар,

Чәбәле җепләрен өзәргә!..

Суыктан бозланган хисләрнең,

Үтәли җил талкый моң-зарын...

Туктаусыз үкседе көзге төн,

Сагынып бәхетле таңнарын...

*        *        *

Саклыйк сөюне!

Соң инде, димә... Бәлки соң түгел -

Чал көзге иртә?..

Ашыкмыйк тирән хисләргә каршы

Куярга киртә.

Ничек соң булсын - якты көннәрнең

Кабат кайтуы?!

Көзләрдә - язы, мәхәббәт назы,

Гүя, Каф тавы!..

Син - минем җаным! Ике арада,

Беләм, зар барын...

Каян көч алыйм, нинди сүз табып,

Аңлатыйм тагын?!.

Икебез гаеп. Тормышмы кәмит?

Язмышмы хәким?

Бәллүр савытта шиңгән гөлчәчкә

Калырмы ятим?

Өрфия сарай, бер йотым бәхет -

Безгә  аз, димәк?..

Ничек бар, шулай - саклыйк сөюне!

Син миңа кирәк!

Сиңа мин кирәк!..   

 *        *        *

Картлык

Шәфәкъ алсу...

Берәү күптән уяу.

Йокы алмый кемне бу вакыт?

Иртәнге намаз укылып, тәмам...

Көн ачылып килә, таң атып.

Шыгыр-шыгыр идән такталары,

Адым саен сыгыла, шаккатып:

Озакка бармады төнге тынлык,

Булмады инде, дип, тик ятып!?.

Теләмичә, өй алдына ишек

Ачыла, үз-үзеннән сискәнеп.

Келәсенең җебе җебегәнме,

Әллә ябыла шак-шок, җил бәреп?

Пар адымнан һәрьяк шалтыр-шолтыр,

Атлы гаскәр, гүя, уяна!

Йорт хуҗасы, бичара бер ялгыз -

Тагын бер көн, диеп, куана!..

*        *       *

Пар күгәрчен

(Мәүлет, Равилә Саюковларның

40 еллык гомер бәйрәменә багышлана)

Пар килгәнсез, гүя, пар күгәрчен -

Рәсемнәрдә күреп, сокланам!

Нинди бәхет бит ул - парың булу!

Сезнең кебекләрдән таң калам!..

Давылларны, утны-суны кичкән -

Яшәү дәртен күңел җуймаган!

Яшәү – бәхет! Иңгә-иңне куеп,

Пар канатлар кагынып туймаган!..

Күкләр кавыштырган парлар гына,

Бергә атлый гомер юлларын.

Еллар түгел, акса, аксын шаунап,

Сөю ташкынының сулары...

Санамагыз үткән еллар санын.

Тик шатлыкка атсын ал таңнар!

Ак күлмәкле туйлар артта калса,

Алда – зөбәрҗәт һәм алтыннар!

Киләчәктә ак бәхетләр көтсен,

Ал чәчәккә төреп язларын;

Саекмасын күңел җылысы һәм

Карашларда сөю назлары!..

*        *        *

Сеңелемә...

Әни сыман оста булмагандыр:

Хәтеремдә - сине биләүләвем.

Елаганда үрсәләнеп, үксеп -

Бер туктаусыз бишек тирбәткәнем.

Аса алдым микән муеныма?

Җиде яшьлек апа – саплы аяк...

Искә төшә – егылып, елаганда,

Әрнегәнем синең өчен, аяп.

...Хәтереңдә юктыр... үсеп җиткәч,

Аерылгач – сине сагынганым?

Балаларың тугач, сезнең янга -

Күрешергә зарыгып, ашкынганым!

Араларны якынайтыр өчен,

Сез яшәгән шәһәргә кайтканым!

Тормыш юлларының бер чигендә,

Каерылып, өзелеп калганым...

...Күп нәрсәләр башкачадыр сиңа,

Үз күзлеге аша карый кеше.

Мизгел килеп баса күз алдына...

Бер тасмага җыя минем ише...

Тик бер нәрсә бөтен, мөһим миңа:

Туганнарым – көче йөрәгемнең.

Берсе – ул син, алар арасында.

Ышанычы – якты теләгемнең!

...Балачаклар – кая инде алар?!. -

диярсең син.

Дөрес сүзләр, беләм...

Тик мин генә... - сиртмәле бишекнең

Чыбылдыгын ачып,

                                бит алмаңны үбәм...

*       *      *

Кызыма

Ана булу бәхете - синең бүләк!

Сине иркәләүдән көч алдым.

Бәхет бишегендә тибрәлдем дә,

Татлы исләреңнән назландым.

Кызым, бәгърем – яшәү язым минем!

Кирәк булса – бирәм җанымны...

Һәр мизгелләр сиңа бәхет телим,

Үземә алып булган зарыңны.

Кызым, балам, кояш нурым минем,

Йолдызым, төннәрен якты ай!

Бу дөньяның бар рәхмәтен бирсен,

Бар нигъмәтен бирсен бер Ходай!

Яратканым минем, йөрәк парәм,

Уңыш чәчәк атсын таңыңда,

Шатландырсын сине сөйгән балаң,

Пар канатың булсын яныңда!

Фәрештәләр саклап йөртсен сине,

Мин булмаган мизгел - якында.

Бәхетле гомерләр сорыйм һәр таң,

Бер Ходайдан, синең хакыңда!..

*       *       *

Шагыйрьләр

Һәвәслек* иленнән – дөньяга,

Күкләрдән өн килеп, туганнар...

Кем өчендер - бер зат... Кемгәдер,

Шагыйри киң күңел булганнар.

Туры сүз, ә кайчан өрфия -

Җиңеллек һавасын тетрәтә!..

Кайтарып булмаслык таралган,

Башкалар күңелен тибрәтә.

Ник, дисәң, канатлы - уй-фикер!

Кояшның нурыннан үрелгән

Һәм чиксез галәмдә, энҗе күк -

Айлы төн күгендә сибелгән!..

...Шагыйрьнең асылы – санаулы.

Ялгышып, авыр сүз әйтмәгез:

Бик нечкә, әрнүле күңелен,

Тагын да яралый күрмәгез!?.

Җәннәтне, тамугны сыйдырган,

Шагыйрьләр күңеле – сәгадәт*.

Бу дөнья - иҗатка чак өлге.

Яшәүгә – мизгелләп бер сәгать...

Күктәге кошларга, бары тик,

Җигәрсез уйларга - иркенлек.

Авазда яңгырар шагыйрьләр!

Хак сүзләр бу җирдә мәңгелек!..

һәвәслек* - страстность

сәгадәт* - счастье, благоденствие

 *        *        *

Роза апа Гайнуллинаны искә алып

...Сәхнәләрдән күккә аша җырчы...

Тыныч кына “китә" шагыйрьләр.

Чагылып - китә. Моң, җыр булып кала...

Җир өстендә ятмый җәүһәрләр...

Бу заманның кырлы асыл ташы:

Янәшәдә алар – данәләп.

Гади кеше гомерен яши – тыйнак,

Ә хакларын булмый бәяләп!..

Сукыр, чукрак дөнья артык суык:

Бәргәли дә кайчак, типкәли;

Ваемсыздан, нечкә күңелләрен

Яралый да, өзеп, телгәли...

Яши алар. Бу дөньяны сөя!

Яшь аралаш — ихлас ярата:

Яралы йөрәкле җан җылысын,

Сүрелмәс мәхәббәт тарата!

...Әйтелмәгән соңгы сүзе кала,

Кемнәрнеңдер карап күзенә...

Әманәте - шигырь китабында...

Ышандыра һәрбер сүзенә.

*        *        *

Тагын бер яз...

Тагын бер яз...

Ак чәчәкле язлар,

Күпме кышлар үтте кар иләп?..

Синсез үткән гомер азагында,

Язмыш көлеп тора, ни теләп?..

Ургып акты

Күпме ташкын-сулар,

Канлы яшьләр акты - зар елап?..

Күңел сыкрый, яралары тирән...

Бер туярмы тәкъдир - газаплап?!.

Үтте еллар...

Ялгыз - кара сагыш...

Бу иркенлек аңа - тар урам:

Шомлы төндә көрсендергән уйлар -

Үтә суык... Үкерә кар-буран...

Тагын бер яз...

Ничәнче яз – синсез...

Ялгыз түгел күктә йолдызлар.

Алар арасында - югалган эз...

Юкка чыкты, хәттә, йөз еллар...

*       *       *

Халкым

Татар халкым, утлы канлы халкым,

Тарих күкри: чыны - кем соң, Син?!.

Казаннарга салып болгатылган,

Мәхшәр чорларны да үткән, Син...

Бөек халкым, Алтын Чорда яшәп,

Шәһәрләр торгызган Хан, бит, Син!

Көлгә калган, колач канат ярган,

Мәңге яшәр халкым - көчле, Син!

Газиз халкым, җиңелү белмәс халкым,

Канга-кан кушылган тәнле, Син.

Болгарларың, нугайларың белән,

Мишәрләрең белән төрле, Син!

Шанлы халкым, курку белмәс халкым,

Тамырларың тирән, чыдам, Син.

Эзләреңнән мәңге җитә алмас

Тарихка - яшен, Син! Кояш, Син!..

 *    *    *

Мактаныгыз!

Акладыкмы бу Заманны -

Ниләр кылдык?

Авыллардан чыгып китеп,

Кемнәр булдык?..

Мактаныгыз! Гамәлләрне

күрә халык:

Рәнҗетмәдекме кемне, без -

Зыян кылып?!

Йөзне ертып йөрибезме,

Кемдер булып?

Мин-минлектән исерәбезме,

Солтан булып?

Мактаныгыз! Бүген безгә

Карый Җиһан:

Изгелек һәм яхшылыкны

Безме кылган?!

Хакыйкатькә бүген Сүзнең

Иң хаклысы:

Бәяләсен гамәлләрне

Һәм акласын!

Мактар микән, канәгатьме

Бездән Заман?

Кайтардыкмы бурычларны

Умырып алган?..

Пакъмы воҗдан?

Акмы йөзләр -

Безме алар?..

Гөлсинә Ханәфи

Димитровград - Зирекле Куак

*        *        *