Бабабыз белән горурланам!

Бабабыз - укчылар ротасы командиры өлкән лейтенант Әгъзам Шәмшетдин улы Насыров 1943 елның 19 cентябрендә Орел өлкәсенең Дубровск районында барган hөҗүм операциясе вакытында тәвәккәллек hәм батырлык үрнәге күрсәткән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

    Минем бабам Әгъзам Шәмшетдин улы 1910 елда дөньяга килә. Ул шактый вакыт Абдулла авыл Советы рәисе булып эшли. Ә 1941 елның сентябрь аенда доброволец буларак фронтка китә. Әбиебез ике бала белән ялгызы утырып кала, олысына - сигез яшь, ә кечесенә өч яшь тулган була. Бабам кече командирлар әзерләүче өч айлык курсларны кече лейтенант званиесендә тәмамлый.

    1941 елның декабрендә Әгъзам Насыров 5 нче армиянең 108 нче укчылар дивизиясе 539 нчы укчылар полкы составында Можайск шәhәрен фашистлардан азат итүдә катнаша. 1942 елның февраль аенда ул хезмәт иткән часть Смоленск өлкәсе чигенә барып җитә. Шуннан соң Жиздра шәhәре янындагы плацдармны оборонада тоталар. Ә 1943 елның мартында бабабыз яралана. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, Курск-Орел сугышында тир түгә. 1943 елның 17-19 июлендә Болхов-Знаменское шоссесы өчен каты бeрелешләр вакытында совет гаскәрләре 3 мең кешесен югалта, ә дошман ягыннан 7 меңгә якын кеше hәлак була hәм 37 танк юк ителә. Шушы сугыш өчен дивизия Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

    1943 елның 19 cентябрендә Орел өлкәсенең Дубровск районында барган hөҗүм операциясе вакытында тәвәккәллек hәм батырлык үрнәге күрсәткән өчен укчылар ротасы командиры өлкән лейтенант Әгъзам Шәмшетдин улы Насыровны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Кызганычка каршы, аңа дәүләт бүләге исән чагында тапшырылмыйча кала. 72 ел узганнан соң, аның өчен Кызыл Йолдыз ордены таныклыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан газиз баласы - Роза Әгъзам кызы Сагирова (Насырова) алды.

    Өлкән лейтенант, 9 нчы укчылар ротасының 539 нчы укчылар полкы 108 нче укчылар дивизиясе командиры Әгъзам Шәмшетдин улы Насыров 1943 елның 27 октябрендә батырларча hәлак була hәм Беларусь Республикасының Могилев өлкәсе Славгород районы Березовка авылы янында туганнар каберлегенә җирләнә.

    2013 елда миңа туганнарым белән бергә бабабызның каберен зиярәт кылырга hәм ул дошманга каршы сугышкан урыннарда булып кайтырга насыйп итте. Туганнар каберлеге Могилев өлкәсенең Славгород районы Березовка авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

    Бөек Ватан сугышы елларында бабабыз явыз дошманга каршы сугышкан данлыклы 108 нче укчылар дивизиясенең батырлыклары турында генерал П.А.Теремовның «Пылающие берега» дип исемләнгән китабында укырга мөмкин.

    Березовка авылының үзәгендә Ватаныбыз азатлыгы хакына hәлак булган солдатлар hәм офицерлар истәлегенә hәйкәл куйганнар. Анда бабабызның исем-фамилиясе дә ташка уеп язылган.

    Әбиебез, карт әниебез Маhирә Фатыйх кызы Насырова 1913 елда туа. Ул искиткеч кешелекле, саф hәм киң күңелле кеше иде. Без аны бик тә яраттык, хөрмәт иттек. Карт әниебез нужалы сугыш чорында hәм сугыштан соңгы авыр елларда ике баласын тәрбияләп үстерә. Аннары безне - оныкларын hәм оныкчыкларын кеше итү, аякка бастыру өчен бөтен көчен куйды.

    1941 елда бабабыз фронтка киткәндә аңа нибары 28 яшь була.  Ул соңгы сулышына кадәр бердәнберенең - бабабызның өйгә кайтып керүен көтте, иренең сугыш кырында мәңгелеккә ятып калуына ышанмады. Карт әниебез 1997 елның 24 июнендә фани дөньядан бакыйлыкка, мәңгелек йортыбызга күчте.

    Самат НАСЫРОВ,

    Чардаклы районы «Алга» авыл хуҗалыгы производство кооперативы (колхозы) рәисе.