Димитровград татар мәктәбе - өлкәбез горурлыгы

2004 елның көзендә Димитровград шәhәрендә 22 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәп тантаналы рәвештә ачылган иде. Өлкәбез башлыгы Сергей Морозов ярдәме белән булдырылган әлеге милли мәгариф учагы хәзер сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртә.

    Димитровград каласында менә инде 15 ел дәвамында бик тә уңышлы эшләп килүче 22 нче мәктәптә федераль дәүләт белем бирү стандартларында каралган мәҗбүри фәннәргә өстәмә рәвештә татар теле белән әдәбияты аерым предмет буларак тирәнтен өйрәнелә. Һәрдаим гыйлемгә омтылучы балалар шулай ук инглиз hәм гарәп телләрен, мәгълүмати технологияләр серләрен үзләштерәләр, факультатив дәресләргә hәм түгәрәкләргә йөреп татар мәдәнияте hәм сәнгате, аерым алганда, милли музыка, бию hәм сынлы сәнгать үрнәкләре белән танышалар.

    Яхшы даны еракларга таралган әлеге мәктәп Татарстан мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Ульяновск өлкә hәм Димитровград шәhәр татар милли-мәдәни автономияләре, Казан шәhәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясе, Саратов, Самара hәм Мәскәү калаларының татар мәктәпләре, Татарстан Республикасының Спас район мәгариф бүлеге белән бик тә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Алар татарча дәреслекләр hәм уку-укыту әсбаплары юнәтүдә булышлык итәләр, методик ярдәм күрсәтәләр.

    Бу мәктәптә белем алучы барлык балалар да татар телен hәм әдәбиятын аерым фән буларак өйрәнәләр. Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку-укыту программасы нигезендә дәресләрне бай тәҗрибәле, үз эшләренә иҗади якын килә белүче педагоглар алып бара. Алар өлкә мәктәпләре укытучылары өчен еш кына семинарлар, мастер-класслар hәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәрәләр.

    2004 елда, ягъни ачкан вакытта 22 нче санлы мәктәптә 118 укучы исәпләнсә, хәзер аларның саны 265кә кадәр җиткән инде. Педагогия коллективына талантлы, милләт җанлы мөгаллимә - Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, РФнең гомуми белем бирү Почетлы хезмәткәре Мөнирә Мәвлет кызы Джумаева җитәкчелек итә. Ул – сиксәненче еллар уртасында татар иҗтимагый хәрәкәтенең чишмә башында торган, шәhәрдә татар милли мәгариф системасын булдыруга үзеннән бәhасез өлеш керткән hәм хәзер дә халкыбыз язмышы өчен борчылып, җан атып яшәүче чын фидакарь шәхес. Мәктәптә үсеп килүче буынга сыйфатлы белем hәм тәрбия бирү, уку-укыту процессын замана таләпләренә туры китереп оештыру өчен бөтен шартлар hәм мөмкинлекләр тудырылган. Биредә хезмәт куючы ике дистәдән артык педагогның 80 проценты югары hәм беренче квалификацион категориягә ия. Бу мәктәп укытучылары төрле дәрәҗәдәге профессиональ конкурсларда актив катнашалар. 2017 елда Гүзәл Илдус кызы Сәмигуллина Казан шәhәрендә “Иң яхшы татар теле hәм әдәбияты укытучысы” конкурсында җиңүче итеп танылды, аннары ул “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы вә дәрәҗәле исемгә лаек булды.

    Мәктәпне тәмамлаучы егетлeр hәм кызлар ел саен ЕГЭ нәтиҗәләре буенча югары баллар җыеп, Димитровград, Ульяновск, Самара, Мәскәү hәм Казан вузларына укырга керәләр. Шушы вакыт эчендә егермедән артык укучы “Белем алуда аеруча зур уңышлары өчен” (“За особые успехи в обучении”) медале белән бүләкләнгән. Шунысын аерым ассызыклап үтәсе килә: әлеге мәктәп балаларының белем сыйфаты елдан-ел яхшыра бара. Алар татар теле hәм әдәбияты буенча Бөтенроссия hәм Халыкара олимпиадаларда, биология, математика, химия, география hәм тарихтан муниципаль hәм региональ бәйгеләрдә катнашып, hәрвакыт призлы урыннар алалар яки җиңүче булып кайталар. Ана теле буенча олимпиадада җиңгән укучылар – Зилә Сиразева (2008 ел), Алсу Вәлиуллова (2011 ел), Гүзәл Хаметова (2012 ел), Алмаз Зиядиев (2014 ел), Фәнил Абдулганиев (2015 ел), Рамил Афзалетдинов (2017 ел) – мәктәпнең горурлыгы.

    Мәктәпнең талантлы hәм сәләтле укучылары “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалының “Җырлыйк әле!”, “Тамчы шоу” hәм “Җырлы-моңлы балачак” тапшыруларында катнашу бәхетенә ирештеләр. Милли мәгърифәт учагы шәhәрнең 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә балалар мәктәптә үк музыкаль белем алу, җыр hәм бию ансамблендә үзләренең иҗади осталыкларын сынап карау мөмкинлегенә ия. Укучылар татар мәдәниятен hәм сәнгатен өйрәнү максатында вокал, бию, рәсем ясау белән бик теләп шөгыльләнәләр hәм Халыкара, Бөтенроссия конкурсларында катнашып, призлы урыннар алалар. Ә Алия Шарафутдинова белән Илүзә Вәлиуллова татар мәктәбен тәмамлап, укуларын Казан дәүләт мәдәният hәм сәнгать университетында дәвам иттеләр. Хәзер аларны Казан сәхнәсендә күрергe мөмкин.

    Мәктәп коллективының бөтен тырышлыгы укучыларда җаваплылык хисе булдыруга, милли үзаң hәм милли горурлык,  тормышка патриотик караш, конкуренциягә cәләтлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шушы максаттан чыгып, мәктәптә ел саен “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Сабантуй” кебек йола бәйрәмнәре, “Умырзая” татар җыр фестивале уздырыла.

    2011 елда мәктәп йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бюстын ачу тантанасы милли мәгариф учагы тарихында күркәм hәм истәлекле вакыйгаларның берсенә әверелде. Ә 2016 елның 27 июлендә Димитровград шәhәр Думасы карары нигезендә, 22 нче санлы мәктәпкә Г.Тукай исеме бирелде. Кыска гына вакыт эчендә татар халкының, Димитровград шәhәре hәм Ульяновск өлкәсенең горурлыгына әйләнгән бу мәктәптә милли тарихыбыз hәм мәдәниятебезгә, күренекле шәхесләргә багышланган туган якны өйрәнү музее  эшләп килә. Өлкәбез башлыгы Сергей Морозов ярдәме белән тиздән спорт залы булдыру мәсьәләсе дә ахыргача хәл ителәчәк. Бердәнбер татар мәктәбе бүген тулы канлы тормыш белән яши hәм иртәгәсе көнгә зур өмет-ышаныч белән карый.

    И.ХАСИБОВ.